Грим тартмасы (Л. Шакирҗан)

Чыганак: Сәхнә.- 2011.- № 10.

(Фатыйма Ильскаяга Нәкый Исәнбәт бүләге)

Нәкый ага гүзәл Фатыймага
Тартма биргән, истәлеккә диеп.
Сәхнә йолдызына лаек, затлы
Бүләк тапкан. Димәк биргән сөеп.

Сөймәслекме, я баш имәслекме
Сәхибҗамал, Гөлсем, Фатыймалар...
Милли театрны иңнәрендә
Күтәрешкән ил кызлары алар.

Ил кызына – Фатыймага диеп,
Нәкый ага бүләк багышлаган.
Зәвыгына көнләшерлек аның –
Шәрык ханнарыннан калышмаган.

Кытайлардан кайткан бу тартманы
Тоткан, диләр, ханым кадердә.
“Истәлеккә...” дигән язу белән
Уйландыра тартма хәзер дә.

Һәм искәртә безгә үткәннәрне.
Изге саный хәтер бу ядкарьне –
“Истәлеккә...” диеп Нәкый ага
Бүләк биргән гүзәл Фатыймага...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International