Мәсгут Латыйпов. Биобиблиографик белешмәлек

2013 елның 23 июлендә танылган композитор һәм дирижер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Гали улы Латыйповның, тууына (1913-1987) 100 ел тула.
Мәсгут Латыйпов вокаль-симфоник поэмалар, инструменталь камера музыкасы, тынлы оркестр өчен сюиталар, инструменталь ансамбльләр өчен пьесалар, романслар һәм җырлар иҗат итеп калдырды. Композиторның бөтен тормыш һәм иҗат эшчәнлеге, аның әсәрләре, ул оештырган музыкаль коллективлар, музыкант-дирижер буларак зур эшчәнлеге милли сәнгатебезне үстерүдә зур адым булып торалар.
Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек композиторның юбилее уңаеннан төзелде. Биредә күренекле сәнгать эшлеклесенең тәрҗемәи хәле, әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр белән танышып була. Соңыннан М. Латыйпов әсәрләре, аның хакындагы әдәбият исемлеге, Интернет челтәрендәге аңа багышланган сайтларга сылтамалар урнаштырылды.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр

Әсәрләре. Ноталар

Мәсгут Латыйпов урамы

Библиография

 

 


 

Соңгы яңарту: 2023 елның 9 октябре, 09:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International