Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Премиясе лауреатлары - ТР Халык шагыйре Ренат Харис, РФ һәм ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовский һәм ТР Атказанган артисты Нурлан Канетов белән очрашты

Чыганак: http://shaimiev.tatar.ru/tat/news/view/11912

15 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, 2005 ел өчен Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт Премиясенә лаек булган шәхесләр - ТР Халык шагыйре Ренат Харис, РФ һәм ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовский һәм ТР Атказанган артисты Нурлан Канетов белән очрашты.



Билгеле булганча, югарыда санап кителгән шәхесләр - Татарстан мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең йөзек кашлары, "Кыйссаи Йосыф" балеты аша дан казанды һәм агымдагы елның 9 июненнән РФ Президенты Указы нигезендә, мәдәниятләр диалогының заманча шартларында милли эпос традицияләре үсеше өчен РФ Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Нурлан Канетов Йосыф ролен башкаруы белән, Леонид Любовский көй авторы һәм Ренат Харис либретто авторы буларак тамашачы күңелен әсир итеп, премиягә лаеклыларны билгеләүче жюри әгъзаларының да мәхәббәтен яулады.
Минтимер Шәймиев шәхсән үз исеменнән, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм күп милләтле халык исеменнән, "Кыйссаи Йосыф" спектаклен тудыручыларны Зур бүләк белән тәбрикләде. "Бу уңышны сезнең уңганлылыгыз, тырышлыгыгыз һәм эзлекле рәвештә мәдәнияткә, сәнгатькә һәм халыкка хезмәт итүегезнең саф җимеше дип саныйм, киләчәктә дә шул рәвешле матур итеп иҗат итәргә язсын", - дигән изге теләкләре белән мөрәҗәгать итте ул. "Әсәрнең тирән фикерләре белән Көнчыгышның зур киңлеге колачлап алынган, аның сюжеты һәм эчтәлегенең кайбер өлешләре Коръәндә,Тәүратта һәм шәрыкъ шигъриятендә дә чагылыш таба", - дигән сүзләре белән Президент бу әсәрнең кыйммәтен югары бәяләп, аның ерак чикләргә дә таралуын билгеләп үтте. Минтимер Шәймиев "Кыйссаи Йосыф" әсәрен барлык вакытлар һәм халыкларга хас әсәрләр санына кертте. "Еллар узу белән, һәркайсыбыз бу әсәрнең асылына әйләнеп кайтып, аның мәгънәсенә төшенергә тырышачакбыз һәм ничек гамәлгә ашырылуы турында уйланачакбыз", - диде ул. "Бу эшне, уй-фикерләрегезне тормышка ашырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Әлеге казаныш - озак еллар дәвамындагы тырыш хезмәт, теләк-омтылыш нәтиҗәсе һәм сезнең, иҗади шәхесләр хыялының чынга ашуы", - дип котлады республика җитәкчесе РФ Дәүләт премиясе лауреатларын.
Балетны тудыру идеясе Санкт-Петербург балетмейстеры Николай Боярчиков карый. Либретто нигезенә Иосиф Прекрасный турындагы притча, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" һәм Ренат Харисның "Зөләйха" поэмасы салынган. Иосиф Прекрасный турындагы сюжет Тәүрат язылыр алдыннан ук барлыкка килә, аннан Мәңгелек Васыятькә һәм Коръәнгә, шуннан көнчыгыш әдәбиятка да үтеп керә. Кол Гали поэмасында туганнар көнчелеге яктыртыла, әмма ата һәм ул, Йосыф белән Зөләйха арасындагы көчле һәм тугры мәхәббәт, гаделлек, миһербанлылык, поэманың кызыклы озын гомерен тәэмин иткән. "Зөләйха" драматик поэмасын Ренат Харис композитор Рөстәм Яхин үтенече белән иҗат итә. Иосиф Прекрасный турында опера булдыру нияте белән, кызганычка каршы, ул якты дөнья белән хушлаша. Ренат Харис операга либретто яза, әмма эшен төгәлли алмый.
Бирелгән сюжет буенча балет тудыру кысаларында, Николай Боярчиков үз либретто вариантын әзерли һәм Леонид Любовскийга тәкъдим итә. Әмма композитор эчтәлеккә төшенү өчен Кол Гали поэмасын укырга мәҗбүр була һәм ярдәм белән Ренат Хариска мөрәҗәгать итә.
"Кыйссаи Йосыф" спектакле быел Казанда Нуриев исемендәге фестивальне ачып җибәрде. Шуны да билгеләп узу мөһим: ул РФ Дәүләт Премиясенә беренче мәртәбә 2002 елда дәгъва кыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 15 июнь 2006 ел.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International