Мансур Мозаффаров. Биобиблиографик белешмәлек


 
2012 елның 6 мартында композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулды.
Мансур Мозаффаров татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. Аның исеме татар профессиональ музыкасы тарихында тирән эз калдырган С. Сәйдәшев, С. Габәши, Н. Җиһанов, Җ. Фәйзи, А. Ключеров, 3. Хәбибуллин, һ. б. композиторлар белән бер рәттә тора.
Композиторның иҗаты күпкырлы. Аның сугыштан соңгы еллардагы иҗатында камера музыкасы әсәрләре аеруча зур урын алып тора. Шулай ук бу чорда ул лирик, шаян-лирик җырлар, романслар да иҗат итә.
50 нче елларда Мансур Мозаффаров аеруча нәтиҗәле эшли, һәм аның хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә: композитор орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә, ә 1959 елда ике симфоник поэмасы («Тукай истәлегенә», «М. Вахитов истәлегенә») өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Татар хатын-кызының революциягә кадәрге тормышын тасвирлаган «Галиябану», «Зөлхәбирә» опералары да аерым игътибарга лаек. «Галиябану» операсы - Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның «Качкын» һәм «Ирек» операларыннан соң куелган өченче спектакль.
М. Мозаффаров төрле вокаль һәм инструменталь төркемнәр өчен зур күләмдә татар милли көйләрен эшкәртә.
Ул 30 га якын камера инструменталь әсәрләре, 130лап җыр һәм романс иҗат итә. Композитор «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Сайра, сандугач», «Җиләк җыйганда», «Җырлама син, иркәм», «И туган ил», «Кайда да йөрәктә» һ.б. күп кенә җырлары белән татар җыр сәнгатен баетты.
Композиторның юбилеен истә тотып «Мансур Мозаффаров» дигән белешмәлек дөнья күрде. Ул 7 бүлектән тора. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фоторәсемнәр, аның әсәрләре (аудиофайллар, ноталы әсәрләр) белән танышырга була. Композиторның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләргә дә зур урын бирелде. Аңа багышланган шигырьләр, сценарийлар урнаштырылды. Белешмәлек «Библиография» бүлеге белән тулыландырылды. Татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

М. Мозаффаровның тәрҗемәи хәле

М. Мозаффаровның тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

М. Мозаффаров әсәрләре

М. Мозаффаровка багышланган шигырьләр

М. Мозаффаровка багышланган сценарийлар

Библиография

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 20 июле, 13:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International