Мансур Мозаффаров

Чыганак: Совет татарстаны композиторлары / төз. З.Хәйруллина.- Казан: Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1957.- 143 б.



Манср Әхмәт улы Мозаффаров 1902 елның 6 мартында Казан шәһәрендә туа. Балачактан ук ул музыка ярата, халык җырларын бик бирелеп тыңлый һәм үзе дә скрипка, мандолина уйнарга өйрәнә, еш кына татар драма труппасы «Сәйяр» куйган музыкаль спектакльләргә йөри. Яшүсмер егет булып җиткәч, ул шул труппаның оркестрында уйный һәм шул оркестрда эшләгәндә нота өйрәнә башлый.
Мансур Мозаффаров, инде бөтенләйгә музыкант булырга карар биреп, 1919 елны Казан музыка училищесына кларнет классына укырга керә. Шушы елларда ул беренче тапкыр татар халык җырларын язып эшкәртә.
1923 елда училищены тәмамлагач, Мозаффаров, музыкаль белем алуын дәвам итәр өчен, Москва консерваториясенә җибәрелә. Биредә аны күренекле совет композиторлары: профессор А. Н. Александров һәм С.; Н. Василенколар укыта. Аннары М. Мозаффаров консерваториянең фәнни композиторлык факультетының этнография бүлегендә дә укый.
Шушы елларда М. Мозаффаров композитор буларак үзенең иҗат юлын башлап җибәрә. Татар халык көйләрен фортепиано белән җырлау өчен яки төрле инструментларда уйнау өчен эшкәртү аның иҗатында беренче хезмәтләр була. Ул күбрәк халыкның борынгы озын, моңлы, үзенчәлекле метроритмлы көйләрен сайлап ала. Ул эшкәрткән көйләрнең кайберләре, мәсәлән: «Кара урман», «Тәзкирә», «Зәңгәр шәл» утызынчы еллар башында Музгиз тарафыннан бастырылып чыгарыла. Консерваториядә укыган вакытында М. Мозаффаров Москва татар эшче театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшли. Оркестр белән якыннан эш итү, аның киң, ачык яңгырашлы мөмкинлекләрен өйрәнү М. Мозаффаровта инструменталь музыка язып карарга кызыксыну уята. Күп тә үтми, ул оркестр өчен марш яза. Бу маршы аның Москвада үткәрелгән конкурсларның берсендә премия ала.
Консерваторияне тәмамлагач, М. Мозаффаров 1931 елдан алып 1934 елгача Татарстан радиокомитетында музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. Радиокомитеттагы җанлы оператив эш аның иҗатын активлаштыра. Күп кенә җырлар язып, ул илебездә булган әһәмиятле вакыйгаларга, яңалыкларга үзенең музыкаль җавабын биреп бара. Аның бу еллардагы җырларыннан — «Колхозчылар маршы», «Ударниклар маршы», «Металл җыры», «Пионерлар маршы», «Октябрь җыры» һәм башкалар совет массовый җырлары рухында язылганнар. Энергияле, дәртле булулары белән аерылып торган, ачык, кыю интонацияләргә бай булган бу җырларның иң характерлы ягы шул, аларның кушымталарына (припевларына) татар музыкасының борынгы бер тавышлы, ике тавышлы музыка элементлары сизелер-сизелмәс кенә булып үтеп керә.
Мозаффаров алган музыка белеме белән һаман канәгатьләнми. 1934 елдан алып 1938 елгача ул тагы Москва консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. Дирижерлык бүлегендә укуы белән бергә, ул консерватория каршындагы Башкорт опера студиясендә теоритик фәннәр буенча укыта һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли, иҗат эшен дә дәвам итеп, күп кенә музыкаль әсәрләр яза. Аның симфоник оркестр өчен татар темаларына увертюрасы, лирик сюитасы шушы елларда язылган. Шунысы кызыклы, оркестр өчен киң рамкада язылган әсәрләрдә дә автор халык көйләренә хас үзенчәлекләрнең характерын үзгәртә, яңарта.
1937 елда Казанда Татар җыр һәм бию ансамбле оеша. Мозаффаров, ул вакытта әле Москвада яшәсә дә, бу ансамбль белән иҗат дуслыгын башлый, ансамбль өчен татар халык көйләрен эшкәртә, хор өчен җырлар яза.
Бу чорда күп тавышлы хор өчен эшкәртелгән «Салкын чишмә», «Эрбет», «Яз да була» кебек татар халык көйләре хор өчен әле чагыштырмача гади эшкәртеләләр. Тавышлар бер-берсен кабатлыйлар, күп тавышлы чын яңгыраш әле үсмәгән, җитлекмәгән була. Вакыт-вакыт кына автор аерым хор партияләренә чагыштырмача мөстәкыйльлек кертергә омтыла.
Утызынчы елларның икенче яртысында М. Мозаффаров күп кенә җырлар һәм романслар иҗат итә. Аның «Сайра, сандугач» (М. Садрый сүзләре), «Җиләк җыйганда» (М.; Җәлил сүзләре) җырлары лаеклы рәвештә бик нык популярлашты. Ә «Тын бакчада», «Беренче мәхәббәт» (Ә. Ерикәй сүзләре) романслары үзләренең матур мелодияле, лирикага бай булулары белән халыкның игътибарын тарттылар. Татарстанның башка композиторлары белән бергә, Мозаффаров күренекле дата — бөек шагыйрь А. С. Пушкинның үлеменә 100 ел тулу көнен билгеләп «Җырлама син, иркәм» дигән романсын язды (1937 ел). Бу романс аның бәхәссез уңышы. Пушкин текстларына Татарстан композиторлары язган романслар арасында иң яхшылардан саналган бу романста автор шушы текстны музыкада гәүдәләндергән рус классик композиторлары (аерым алганда Рахманинов) традицияләренә иярә һәм шул ук вакытта чын милли музыкаль әсәр тудыра. Романсның интонацияләре кайбер татар халык көйләренә хас бормаларны хәтерләтә. Тулаем алганда, автор бу романсында моңсу назлылыкны, шуның белән бергә, рус композиторларының музыкасына хас булган Көнчыгыш образларын сурәтләүче дәртлелекне бирүгә ирешкән.
Ул елларда Мозаффаров балалар музыкасы өлкәсендә дә эшли. 1939 елны басылып чыккан «Балалар җырлары» (Ә. Ерикәй сүзләре) исемле җыентыгында эчтәлеге белән әһәмиятле «Ленин турында җыр», «Яшь солдатлар без» кебек шатлыклы марш рухында язылган патриотик җырлары һәм «Яңгыр», «Кыш», «Буран», «Кызыл мәкләр — күбәләкләр» кебек табигать күренешләренә багышланган, «Песи», «Чаптар ат», «Күгәрчен» кебек балалар ярата торган йорт кошлары һәм йорт хайваннары образларын тасвирлаган кечкенә әсәрләре тупланган.
1938 елда Татар опера студиясен беренче тәмамлаучылар белән бергә Мозаффаров та Казанга кайта. Композиторның иҗади эшчәнлегендә яңа чор башлана. Ул зур күләмле музыкаль сәхнә әсәре язу эшенә керешә, 1939 елда күренекле язучы Мирхәйдәр Фәйзинең популяр драмасы «Галиябану»ының сюжетына нигезләп, революциягә кадәрге татар авылы көнкүрешен чагылдырган лирик опера тудыра. «Галиябану» драмасы революциягә кадәрге татар кызының газаплы язмышы турындагы халыкның яраткан «Галиябану» көенә нигезләнеп туган әсәр.
Гади крестьян кызы Галиябану һәм аны яратучы ярлы егет Хәлилнең трагик язмышын уртаклашып, тирән борчуга төшәсең, чын күңелдән кызганасың. Операның либреттосын шагыйрь Ә. Ерикәй яза, шагыйрьнең дә бу эше музыкаль сәхнә әсәре язуда беренче тәҗрибәсе була.
«Галиябану» операсының музыкасында күп кенә уңышлы урыннар бар. Мәсәлән, операда әһәмиятле роль уйнаган халык хорлары шундыйлардан. Халык көйләренә нигезләнгән җырларга композитор хор өчен хас төрле алымнарны файдалана, драматик ситуацияләргә ярашлы итеп халык көйләренә вариацияләр, бөтен хорның гомуми яңгырашына әһәмиятле гармоник буяулар таба. Операның кайбер хор җырлары аерым әсәрләр булып популярлашты. Бу операны 1939—40 елгы сезонда Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәгә куйган иде, ләкин операның либреттосында уңышсыз урыннар һәм музыкаль-драматургик. яктан кимчелекләр булганга күрә, спектакль репертуарда озак тора алмады. Композитор да, либреттист та опера жанрының спецификасын әле үзләштереп бетермәгән булалар. Ачык һәм көчле конфликтка керерлек капма-каршы куелган образлар, индивидуальләштерелгән музыкаль характеристикалар бирә, әсәрдәге төп үсеш линиясен ачыклап, ахыргача үстереп җиткерә алмыйлар.
Хәзер композитор Мозаффаров, Хәй Вахит белән берлектә, бу операны яңадан эшләде: күп кенә урыннарда, либретто яңадан язылды, берничә яңа күренеш кертелде.
Бөек Ватан сугышы елларында М. Мозаффаров, актив иҗат итеп, поход маршы тибындагы массовый җырлар яза: «Туган ил өчен», «Поход җыры» (Ә. Исхак сүзләре), «Сугышка, иптәшләр» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Кулъяулык» (Ә. Бикчәнтәена сүзләре) җырлары шул елларда языла.
«Кулъяулык»— фронт лирикасыннан бер үрнәк. Җиңү бәйрәме көненә багышланган «Бәйрәм безнең урамда» (С. Урайский сүзләре) җыры авторның уңышлы хезмәте. Моңлы, сагышлы, шул ук вакытта батырларча һәлак булган совет кешесенең якты истәлеген югары күтәргән лирик җыр «Син кайтмадың» да (С. Урайский сүзләре) халык арасында тиз популярлашты.
Сугыш беткән елны Мозаффаров үзенең беренче симфониясен яза. Симфониягә нигез итеп татар халык көйләренә бик якын музыкаль темалар алына. Традицион дүрт кисәкле симфонияләрдә контраст образлар капма-каршы куелып, ул образларның үсеше гомуми классик принципта ничек бирелгән булсалар, бу темалар да шул принципта хәл ителәләр. Симфониянең беренче һәм өченче салмак кисәкләрендәге лирика аеруча матур яңгырый.
Сугыштан соңгы елларда композитор төрле жанрда эшләвен дәвам итә. Аның иҗатында шактый әһәмиятле роль уйнаган хор өчен язылган «Бәхет юлы» сюитасы (Хәй Вахит сүзләре) ТАССРның 30 еллыгына багышланган зур бүләк булды.
Сюитаның беренче кисәге («Безнең тормышыбыз авыр иде») Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр татар халкының авыр тормышын сурәтли. Бу кисәктәге музыкада кайгы, хәсрәт белән аралашып нәфрәт, протест һәм үч алу тойгылары да ишетелә.
Икенче кисәгендә («Кояш чыкты») татар халкының Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, рус халкы белән кулга-кул тотынышып ирек яулап алуы турында сөйләнелә. Бу кисәктә кыю, өндәүле, революцион һәм совет массовый җырларына хас интонацияләр күп.
Өченче һәм дүртенче кисәкләр татар халкының бәхетле тормышын сурәтлиләр. Хор һәм солистлар (баритон, бас) гигант төзелешләр, заводлар, мул уңыш бирүче иксез-чиксез иген кырлары, социализм төзүдәге зур җиңүләр турында җырлыйлар.
Сюитаның бишенче кисәге («Казан турында җыр») Совет Татарстанының яңарып, үсеп, көннән-көн матурлана барган башкаласына багышланган. Бу кисәктәге музыка ялгыз меццо-сопрано һәм хор тарафыннан башкарыла. Интонациясе белән ул татар халкының уен җырларына охшашрак. Формасыннан да, язылыш манерасыннан да авторның халык көйләре традициясеннән үрнәк алганы сизелә: җырның төзелеше куплетлар формасында, аннары һәр куплет вариацияләрдә бирелә, ә кушымта ике тапкыр башкарыла.
Бишенче кисәк («Бәхет турында җыр») бәхетле халыкның туган илебез киңлегендә яңгыраган җырлары турында образлы итеп сөйли., Бу өлештәге музыка халкыбызның борынгы озын лирик көйләрен хәтерләтә.
Җиденче кисәк («Бәхетле Татарстан») — Туган илнең бөеклеген һәм халык образын мактап җырлаучы тантаналы гимн — апофеоз тибында иҗат ителгән. Авторның бу сюитасында халык тормышындагы актуаль зур вакыйгаларны чагылдыручы монументаль әсәр тудыруга омтылуы әһәмиятле. Сюитаның аерым кисәкләреннән «Казан турында җыр», «Бәхет турында җыр» бигрәк тә популярлашып, еш кына аерым җыр булып башкарылалар.
Хәзерге көндә дә композитор заманыбызның әһәмиятле темаларына үзенең җырлары белән актив җавап бирә. Тынычлык өчен көрәшкә багышланган һәм бөтендөнья хезмәт ияләре арасындагы дуслык, бердәмлек турындагы җырлары аның («Кытай халкына сәлам» — Ә. Ерикәй сүзләре, «Тынычлык солдатлары» — С. Хәким сүзләре) уңышлы хезмәтләреннән санала. Шулай ук аның иҗатында совет кешеләренең фидакарь хезмәтен чагылдырган әсәрләр дә бар («Татарстан нефтьчеләре турында җыр»— Ә. Ерикәй сүзләре).
Яшьләргә багышланган җырлар М. Мозаффаров иҗатында зур урын тота. Тыңлаучылар «Ике йолдыз» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Шәһәр кызы» (Ә. Бикчәнтәева сүзләре), шулай ук «Энесенә ул апа» (М. Мазунов сүзләре) дигән җырларын бик яраттылар. «Энесенә ул апа» 1953 елда Татарстан совет язучылары союзы һәм Композиторлар союзы, Культура министрлыгы тарафыннан иң яхшы җырларга оештырылган конкурста премия алды.
Мозаффаров җырлар язганда татар халык көйләре белән органик бәйләнештә иҗат итә, рус революцион һәм совет массовый җырларыннан өйрәнә, аларны үзенә иҗат үрнәге итеп куя, бигрәк тә лирик җырлар язганда, аның рус композиторлары җырларыннан, романсларыннан үрнәк алуы сизелә.
М. Мозаффаров, аерым җырлар язу белән бергә, халык көйләрен хор өчен эшкәртүен өзлексез дәвам итә. Көйләрне хор өчен эшкәрткәндә, М. Мозаффаровның гаҗәп бай мөмкинлекләр таба белүе, төрле вариацияләр бирүе, ачык тембрлы тавышларны капма-каршы куюы аның иҗатының бик характерлы ягы булып тора. Композитор характерлары белән төрле булган көйләрне: бию көе «Әнисә», озын моңлы кәй «Зиләйлүк», шаян җыр «Дисәнә», лирик кәй «Сакмар»ларны сайлап алып, аларның эчтәлекләре һәм жанр үзенчәлекләренә карап эшкәртә. Ике тавышлыдан алып, дүрт, хәтта алты тавышта җырлау өчен эшкәртеп, ул күп тавышлылыкның төрле-төрле элементларын куллана. Хор партияләрен баетып, М. Мозаффаров үзе эшкәрткән күп кенә әсәрләрдә ачык һәм матур сурәтләүгә ирешә. М. Мозаффаров эшкәрткән халык көйләре татар хоры культурасы үсешендә зур әһәмияткә ия булып торалар.
Композитор шулай ук симфоник музыка язу өлкәсендә дә тырышып һәм бирелеп эшли. Беренче симфониясеннән, лирик сюитасыннан башка ул тагы зур симфоник поэма һәм симфониэтта иҗат итте. Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган 1950 елда язган симфоник поэмасы аның бигрәк тә әһәмиятле хезмәте. Ул бу әсәрендә үзенең музыкасы белән бөек шагыйрь образындагы патриотик билгеләрне тирән чагылдырып, патша Россиясенең авыр шартларында газаплы тормыш кичергән, шулай да якты киләчәккә зур өметләр баглаган талант иясен гәүдәләндерә. Бу симфоник поэманың матур музыкасы халык көйләренең йөрәкне тетрәтерлек сагышлы, лирик җырлары характерындагы интонацияләргә бик якын яңгырашта иҗат ителгән. Тукайның «Анам кабере янында» дигән шигыре белән җырлана торган халык көен файдаланып, композитор поэманың музыкаль материалын гаять баета. Бу поэманы тыңлаганда, ирексездән бөек шагыйрь Габдулла Тукайның, «Милли моңнар» шигырендәге:
Күпме михнәт күргән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңеленнән,
дигән юллары искә төшә. Бу юлларны язса да, шагыйрь үзенең халкын ирекле һәм бәхетле итеп күрергә тырышты, аны изелүгә каршы чыгарга өндәде.. Поэманың музыкасы нәкъ менә шушы протестны һәм көрәшкә чакыруны үзенең драматик кичерешле яңгырашы белән ачып бирә. Поэманың финалында кара көчләр өстеннән якты көчләрнең җиңеп чыгачагына өмет һәм ышаныч яңгырый.
Бу симфоник поэмасы композиторның башка симфоник әсәрләренә хас булган кимчелекләрен бетерә барып, иҗатында үсеш ясавын күрсәтә.
М. Мозаффаров камерный музыка иҗат итү өстендә дә эшли. Композиторның соңгы елларда иҗат иткән камерный әсәрләреннән скрипка һәм фортепиано өчен язылган поэмасы аеруча игътибарга лаеклы. Ул поэма үзенең тирән эчтәлеге һәм матур мелодиясе белән характерлы. М. Мозаффаров камерный ансамбльләр өчен дә әсәрләр иҗат итә. Музыкаль хәзерлексез тыңлаучы өчен аңларга чагыштырмача кыен жанр булган бу төр әсәрләргә конкрет образлылык кертергә тырышып, ул татар халык көйләренә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән: кыллы квартет өчен борынгы лирик көй «Тәфтиләү» әкрен, матур яңгыраш белән эшкәртелгән, кыллы квартет өчен язылган сюита бөтенләе белән татар халык көйләре темасына нигезләнгән. Бу сюитада лирик көйләр, уен, бию көйләре: «Зәңгәр шәл», «Уракчы кыз», «Шөгер», «Әтнә» файдаланылган. Автор халык көйләрен инструментта башкару өчен болай гына «алмый», ә бәлки аларны вариацияләр белән бирә, аларны баета, үстерә. Композитор шулай ук фортепиано өчен сонатина, вальс, юмореска, «Көзге җыр» исемле әсәр һ. б. әсәрләр дә иҗат итте.
Хәзерге вакытта М. Мозаффаров күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов истәлегенә багышланган симфоник поэмасын тәмамлады. Бу әсәрендә ул герой революционер образын, аның трагик үлемен, ул көрәшкән хак эшнең җиңеп чыгуын күрсәтүне үзенең бурычы итеп куйды, Мансур Мозаффаров күп кырлы талантка ия булган, актив эшләүче композитор. Аның иҗатында музыкаль жанрларның бөтен төрләре диярлек бар. Ул опера да язучы, ул симфоник музыка да иҗат итүче, хор өчен дә, камерный ансамбль өчен дә әсәрләр язучы, җырлар, романслар, балалар өчен музыкалар, төрле инструменталь әсәрләр тудыручы да.
Мозаффаровның иң яхшы әсәрләре үзләренең эчтәлекле булулары белән, чын йөрәктән чыккан хисле булулары белән характерлы. Шушы сыйфатларга ия булган, шулай ук ачык, матур мелодияле, лирика белән сугарылган әсәрләре аны халык арасында киң популярлаштырды. Татар халык фольклоры белгече М. Мозаффаров татар музыкасын яңа художество алымнары белән баета. Татар халкының милли музыка сәнгате белән тыгыз бәйләнештә иҗат итүче композитор М. Мозаффаров әсәрләре гади совет кешеләренең уйларын һәм хисләрен дөрес чагылдыра, татар халкы тормышының һәм көнкүрешенең характерлы якларын сурәтли.
Соңгы еллардагы әсәрләре композиторның иҗат үсешен билгели. Бу әсәрләрдә драматизациягә, музыкаль фикер йөртүнең динамик үсешенә, бай эмоциональ яңгырашка омтылу сизелә. Ә бу сыйфатлар аның элегрәк язылган кайбер зур күләмле әсәрләренә хас булган кимчелекләрен — форма таркаулыгын, симфоник үсешнең зәгыйфьрәк бирелүен бетерә бару юлында тырышып эшләвен күрсәтә.
Мозаффаров композиторлык эшчәнлеге белән педагоглык эшен .бергә бәйләп алып бара. Казан дәүләт консерваториясе ачылган көннән алып, ул анда теория буенча дәресләр бирә. Берничә ел инде доцент Мозаффаров теория һәм композиция кафедрасын җитәкли. Шулай ук М. Мозаффаров тугандаш башкорт халкының музыкаль кадрларын тәрбияләүдә дә шактый хезмәт күрсәтте: Башкортстанның күп кенә күренекле музыкантлары үзләрен опера студиясендә укыткан һәм музыкаль тәрбия биргән Мозаффаровка күңелләрендә зур хөрмәт саклыйлар.
Мансур Мозаффаров Казан шәһәр советы депутаты. Сәнгать өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде һәм ул «Почет билгесе» ордены белән һәм берничә медаль белән бүләкләнде. Москва шәһәреңдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән хөкүмәтебез Мансур Мозаффаровны икенче орден — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Мозаффаров хәзерге көндә киң иҗат мөмкинлекләре булган композитор. Татар халкы аңардан яңадан-яңа әсәрләр көтә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International