Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның композитор Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате

Чыганак: http://president.tatar.ru/tat/pub/view/12563

Хөрмәтле ватандашлар!

Быел без күренекле татар композиторы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Ул лаеклы рәвештә халкыбызның бөек уллары исәбенә керә. Аның иҗаты татар милли музыкаль мәдәнияте үсешендә яңа чор башлаган. Әкренләп хәзерге заман татар музыка сәнгатенең нигезен тудырган Нәҗип Җиһанов югары профессиональ мәдәниятне һәм халык иҗаты казанышларын яңа мәгънәви дәрәҗәдә берләштерүгә ирешкән. Нәҗип Җиһановның күпкырлы эшчәнлеге аны Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә ХХ гасыр музыка мәдәниятенең иң талантлы вәкилләренең берсе дип атарга мөмкинлек бирә.

Нәҗип Җиһанов классик музыканың күп жанрларында беренче булып иҗат иткән. Ул безгә бай мирас калдырды - сигез опера, шул исәптән - милли классикага әверелгән “Җәлил” һәм “Алтынчәч”, өч балет, унҗиде симфония, симфония һәм камера җанрындагы күпсанлы әсәрләр. Искиткеч осталыгы, көйләренең кабатланмас аһәңе, музыкаль образларының матурлыгы аркасында аның иҗаты Татарстаннан читтә дә киң таралды. Ә инде “Кырлай” симфоник поэмасы, татар темасына Сюита, “Сабан туе” симфониясе һәм башка әсәрләре аша татар симфония музыкасы Россия мәдәниятендә үзенчәлекле күренеш буларак танылды.

Ул һәрвакыт яңалыкка, рухи камиллеккә таба хәрәкәт итүче рәссам иде. Нәҗип Җиһанов шәхесенә хас иҗади ялкын аның күпкырлы дәүләт, җәмәгать һәм педагогия эшчәнлегенә дә күчкән.

Ул - Казан дәүләт консерваториясе оештыруны башлап йөрүче һәм кырык елдан артык, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, аның ректоры булды. Татар дәүләт филармониясе - аның беренче симфониясе белән, ә Татар опера һәм балет театры аның “Качкын” операсы белән ачылган. Сәләтле балалар өчен консерватория каршында махсус музыка мәктәбе оештырылу, Казанда симфония оркестры барлыкка килү һәм Татарстан музыка мәдәнияте тарихындагы башка мөһим гамәлләр дә Нәҗип Җиһанов исеменә аерылгысыз бәйләнгән.

Дүрт дистә ел диярлек Нәҗип Гаязович республиканың Композиторлар берлеген җитәкләгән, чирек гасырдан артык СССР Композиторлар берлеге секретаре, Россия Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы булган.

Нәҗип Җиһанов - үз халкына фидакарь хезмәт итүнең иң ачык үрнәкләреннән берсе. Ватаныбыз аның хезмәтен югары бәяләгән: ул Социалистик Хезмәт герое, СССР ның халык артисты исеменә, Габдулла Тукай исемендәге премиягә, өч тапкыр СССР ның Дәүләт премиясенә һәм күп кенә башка бүләкләргә лаек булган.

Бүген Татарстанның башкаласы - мең яшьлек Казан - опера һәм филармония шәһәре, бездә тулы музыкаль белем алу өчен кирәкле барлык уку йортлары бар. Моңа, һичшиксез, Нәҗип Җиһановның һәм аның фикердәшләренең олы хезмәте кергән. Композиторның бөек казанышларын хөрмәт итү - шушы күркәм традицияләрне саклау һәм үстерү ул.

Нәҗип Җиһановның туган көнендә һәрбер татарстанлының йөрәгендә һәм бөтен республикада аның безгә яшәргә һәм эшләргә рухи көч бирүче мәңгелек музыкасы яңгырасын иде!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

2011 елның 15 гыйнваре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International