«Милли китап» нәшриятының 2018 елда дөнья күргән басмалары исемлеге

Алдым каләм, яздым сәлам...: хатлар / төз. Р.Ф.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 180 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 21 нче китап).

Археографик сериянең әлеге китабында 1822-1934 еллар арасында төрле кешеләр тарафыннан язылган 44 хат тексты туплап бирелгән.

Хатларның авторлары – мөфтиләр, ахуннар, муллалар, хаҗилар, Ш. Мәрҗанинең туганнары һәм шәкертләре һ.б. Хатларда үз чорларының төрле мәсьәләләре чагылыш тапкан, гыйшык-мәхәббәт хатлары, кешенең рухи кичерешләре, уй-борчулары, шатлыгы һәм хәсрәте ачыктан-ачык күренеп тора.

Җыентыкка гомуми кереш мәкалә һәм һәрбер хатка карата искәрмәләр язылган.

Әхтәмҗан Габделхан. «Гыйлем эстәү – язмышым» / мөх-рләре: Р.И.Вәлиев, И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 190 б. – Рус телендә.

Галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия чит илләр эшләре министрлыгының 1 нче дәрәҗәле киңәшчесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемен мәңгеләштерүдә зур гамәлләр кылган фидакяр зат Габделхан Әхтәмҗанның бу китабы истәлекләрдән тора. Ул аларны үзенең Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында 70 елга якын хезмәт итүенә багышлап язган.

Габделхан балачагыннан ук әнисеннән кабат-кабат ишетеп торган «Укы, улым!» дигән сүзләрне һәм изге васыятьне тулысынча үти. Кызганыч ки, әнисе генә улының нинди уңышларга ирешкәнен күрә алмый. Улының тормыш авырлыкларына һәм гаделсезлекләргә бирешмичә, киң күңелле, игътибарлы, зыялы, кешелекле булып калуы белән Ана чын күңелдән горурланыр иде.

Китапта бер кешенең үз тормышы белән бәйләп бәян иткән истәлекләре, төпле уй-фикерләре тарих, фән, сәясәт белән кызыксынучы бик күпләр өчен әһәмиятле булыр.

Китапханә – тигез мөмкинлекләр тудыручы урын: Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең физик мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларга хезмәт күрсәтү буенча эш тәҗрибәләре: җыентык / төз. К.Б.Фәтхиева; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 75 б. – Рус телендә.

Бу җыентык Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге тарафыннан 2018 елда Республика муниципаль китапханәләре арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга хезмәт күрсәтү буенча эш тәҗрибәләрен өйрәнү максатыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә һәм 2016–2018 елгы эш хисапларына нигезләнеп төзелгән. Кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар кулланган китапханәләрнең эшчәнлегенә тулырак тасвирлама бирелгән. Шулай ук кушымталар һәм фотосурәтләр дә урын алган.

Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең 2017 елдагы эшчәнлеге турында доклад / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе, фәнни-методик бүлек; [төз.: С.Р.Дәүләтшина, О.И.Зуева, К.Б.Фәтхиева, Н.Г.Чепик, М.А.Толовенкова; таблицалар Р.Р.Гаязова; мөх-рләре А.Р.Габделхакова, И.Г.Һадиев; чыг. өчен җав.  С.Р.Җиһаншина]. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2017. – 138 б.: табл. – Рус телендә. 

Еллык докладта гомум файдаланудагы республика һәм муниципаль китапханәләрнең 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган һәм 2018 елга бурычлар билгеләнгән. Шулай ук әлеге китапханәләрнең торыш-халәтен саннар ярдәмендә һәрьяклап тасвирлаучы таблицалар, диаграммалар да урнаштырылган.

Илең турында уйласаң – гомерең озын була...: күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган методик-библиографик ярдәмлек / төз. З.Ә.Җамалиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 24 б.

Ярдәмлек Фатих Кәримнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәбият белән эшләү өчен китапханәчеләргә тәкъдим ителә. Бирелгән материалларны семинарлар, әдәби кичәләр, фикер алышулар һәм башка мәдәни чаралар үткәрүдә файдаланып була.

Лев Толстой: язучы, фикер иясе, публицист: күргәзмә каталогы, 1 сентябрь – 31 октябрь, 2018 ел / төз. Л.Г.Сәфәрова; җав. мөх-ре Г.Ф.Кочкарина. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 48 б. – Рус телендә.

Каталог Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык документларның библиографик тасвирламаларын үз эченә ала. Бу каталог ике ярдәмче күрсәткеч белән тәэмин ителгән:  исемнәр күрсәткече һәм серияләр күрсәткече.

«Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында библиографик язмалар төзү буенча методик күрсәтмәләр / төз. Э.В.Ямалутдинова; җав. мөх-ре Г.В.Пичугина. Тулыланд. 2-че басма. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 95 б. – Рус телендә.

Методик тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан, республика китапханәләренә җыелма электрон китапханә каталогын булдыру эшенә ярдәм итү йөзеннән әзерләнгән. Тәкъдимнәр укыту материалы буларак китапханәләрнең практикасында кулланылырга мөмкин.

Милли китап: үткәне һәм бүгенгесе, киләчәккә караш: I–V Кәримуллин укулары – халыкара фәнни-гамәли конференцияләр материаллары (Казан, 2003–2016 еллар). 2 кисәктә. / төз.: И.Г.Һадиев, А.Җ.Заһидуллин; фәнни мөх-рләре: Р.И.Вәлиев, А.Р.Габделхакова; җав. мөх-ре С.Р.Җиһаншина. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2017. –Татар һәм рус телләрендә.

1 нче кисәк. – 278 б.

2 нче кисәк. – 224 б.

Җыентыкка I–V  Кәримуллин укулары – халыкара фәнни-гамәли конференцияләр материаллары тупланган. 2003–2016 еллар арасында Казан шәһәрендә узган әлеге укуларда Литва, Белоруссия, Украина, Казакъстан, Төркиядән, шулай ук Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Симферополь һәм Махачкала шәһәрләреннән килгән галимнәр катнашты. Милли китапчылык темасы докладларда заманча фән таләпләре югарылыгында яктыртыла. Докладларның текстлары авторлар редакциясендә бирелә.

Китап укуны алга этәрүдә китапханәләрнең яңача эш алымнары / авт.-төз. О.И.Зуева. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 56 б. – Рус телендә.

Бу методик басмада, китапханәләр эшчәнлегендә киң кулланыла торган «китапханә акциясе», «квест», «китапханә бульвары» кебек эш формалары белән беррәттән, әлегә сирәк очрый торган «сторителлинг», «китапханәдә экскурсияләр», «әдәби печа-куча» (әдәби сафсата яки интеллектуаль караоке) кебек яңа формаларга күзәтү бирелгән. Аерым бүлек китапханәләр эше практикасында мультимедиа технологияләре куллануга багышланган.

Солдат Ярулла дәфтәре: бәетләр һәм мөнәҗәтләр. 1905–1906 еллар / төз. Р.Ф.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 92 б. – («Татар археография­се» сериясе; 22 нче китап).

Археографик сериянең әлеге китабында 1904–1905 еллардагы рус-япон сугышында әсирлеккә эләккән татар солдаты Ярулла Шаһиәхмәт улының утыз кәгазь күләмендә сакланып калган дәфтәрендәге бәет-мөнәҗәтләр һәм кыска җырлар туплап бирелде. Бәет-мөнәҗәтләрнең авторлары кем булганлыгы турында кыскача мәгълүмат теркәлгән.

Җыентыкка гомуми кереш мәкалә һәм һәрбер бәет-мөнәҗәткә карата искәрмәләр язылган.

Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2019 / төз. Г.Ш.Җомаголова; жав. мөх-ре Р.И.Вәлиев; мөх-рләре И.Г.Һадиев, А.Р.Габделхакова. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 168 б. – Татар һәм рус телләрендә.

Календарьга кертелгән истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.

Календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

«Туган җирем, туган телем, туган анам, сезне сөям, сезгә мәңге тугры калам»: туган якны өйрәнүдә китапханәләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм формалары / төз. Р.Р.Гаязова; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 40 б.

Җыентык Республика үзәкләштерелгән китапханәләр системаларының еллык эш хисапларына нигезләнеп төзелгән. Китапханәләрнең туган якны өйрәнүгә багышланган эшчәнлегенә күзәтү, экология тәрбиясе һәм хәрби-патриотик тәрбия темаларына бүленеп, фотолар белән тулыландырылып бирелә. Җыентык китапханә сайтларында (виртуаль киңлекләрдә) туган якны өйрәнү эшчәнлеген шулай ук экологик һәм хәрби-патриотик тәрбия юнәлешләрендә яктырта.

Гаилә бәхете формуласы: күргәзмә каталогы, 1 – 30 май, 2017 ел / төз. Л.Г.Сәфәрова; җав. мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап нәшрияты»,  2018. – 50 б. – Рус телендә.

Күргәзмә каталогы һәр ел саен 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык документларның библиографик тасвирламаларын үз эченә ала. Каталог ике ярдәмче күрсәткеч белән тәэмин ителгән: исемнәр күрсәткече һәм серияләр күрсәткече.

Татарстан шәһәрләрендәге муниципаль китапханәләр хезмәтләреннән файдаланучыларның китап укуы: социологик тикшеренү нәтиҗәләре / төз. Э.Г.Хөсәенова; җав. мөх-ре. И.Г.Һадиев. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2018. – 80 б. – Рус телендә.

Бу басма Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендәге  муниципаль китапханәләрдә китап уку торышын өйрәнгән социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән. Тикшеренүдә катнашучыларның уку максатлары, аларның кайда укуга (өйдә, китапханәләрдә һ.б. ) өстенлек бирүе, мәгълүмати ихтыяҗлары, респондентларның китапханә фондлары турындагы фикерләре һәм, гомумән, республика шәһәрләрендәге муниципаль китапханәләрнең китап уку культурасын саклауда һәм басма китапны алга этәрүдә роле каралган.

Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман: рес­публикакүләм фәнни-гамәли конференция матери­ал­лары (Түбән Кама, 2018 ел, 6 апрель) / төз. Л.Р.Петрова; мөх-ре Г.Ш.Гыйбадуллина; җав. мөх-ре Г.Р.Арсланова. – Казан: «Милли китап» нәшрияты , 2018. – 84 б.

Бу басмада Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре галимнәренең, язучыларының, китапханәчеләренең, музей хезмәткәрләренең, мәшһүр мәгърифәтче-реформатор, атаклы галим, халкыбызның күренекле улы, Шигабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Түбән Кама Үзәк китапханәсендә уздырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышлары урнаштырылган. Биредә тәкъдим ителгән материаллар Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗатын өйрәнүчеләр өчен кызыклы һәм файдалы булыр.

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 феврале, 10:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International