Гер күтәрү

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Бу төр буенча ярышлар, ике өлешкә бүленеп, бер көн эчендә үткәрелә.
Гер күтәрүчеләр ярышында 17 яшьтән дә ким булмаган һәм врачтан рөхсәт алган ир-егетләр катнаша.
Ярышны үткәрү урыны буйга да, иңгә дә 2 шәр м лы күперчектән тора. Аңа келәм җәяргә мөмкин. Күперчекнең уртасына гер куела. Аның белән янәшәдә санаучы судья урын ала. Ярышны үткәрүдә, аннан тыш, врач, вакытны исәпләүче судья катнаша.
Гер күтәрүчеләр ярышы герне бер кул белән әкренләп күтәрүдән (жим) башлыйлар. Хәбәр итеп торучы судья чакыргач, ярышчы күперчеккә чыга. Ул аяк очларын бер сызыкка турылап баса да герне күкрәгенә ала. Санаучы судья «Башларга!» дигәнне белдереп кулын чәбәкләүгә, вакытны исәпләүче судья сәгатен (секундомерын) җибәрә, ә ярышчы герне әкренләп баш очына күтәрә. Кулны өскә сузып турайтуга, ул герне тотып торган килеш судьяның санаганын көтәргә тиеш. Шуннан соң гына гер яңадан күкрәккә төшерелмичә аска — ике тез арасына төшерелә һәм күтәрү дәвам итә. Бер кулы арыгач, ярышчы герне күперчеккә төшермичә генә икенче кулына күчерә һәм күтәрүне дәвам итә. Ләкин ул бу кулы белән тегесеннән артык күтәрергә тиеш түгел, ягъни ике кулы белән дә бер үк санда күтәререгә тиеш. Шуңа да, гадәттә, ярышчы күтәрүне көчсезрәк кулы белән башлый. Бу күнегүне башкарганда аяклар тездән бөгелмәскә, гәүдә бер якка авышмаска, аяк табаны күперчектән аерылмаска, гер күкрәктән түбән төшмәскә тиеш.
Ике герне ике куллап («толчок») күтәрә башлаганчы да күкрәккә алалар. Шуннан алар бер хәрәкәт белән баш очына күтәрелә. Бу вакытта гәүдә дә билдән бөгелми. Ә аякларны тездән бөгәргә рөхсәт ителә. Герләрне күкрәккә төшергәндә аларны иң башында туктатырга яисә күперчеккә тидерергә ярамый.
Герне бер кул белән кинәт күтәргәндә («рывок») аяклар да, гәүдә дә туры торырга тиеш. Бу адымны башкарганда да герне күперчеккә куярга, әкренләп күтәрергә яисә буш торган кул белән гергә, күперчеккә, икенче кулга, аякка, гәүдәгә кагылырга ярамый.
Ярышчы шул таләпләрне бозган очракта санаучы судья «Санамаска!» күрсәтмә бирә. Ярыш таләбе өч мәртәбә рәттән үтәлми икән, ул чакта санаучы судья «Туктарга!» боера. Мондый команда ярышчы герне күперчеккә яисә гәүдәсенең тыелган өлешенә тидергән очракта кисәтүсез дә яңгырый һәм ярышчыны урыннан мәхрүм итә. Чөнки күтәрү алымнарының берсен генә башкарганда да нуль билгесе алган ярышчы ярыштан төшеп кала.
Судья чакыргач, 2 минут буе күперчеккә чыкмый торса яисә чыгып та күтәрергә әзерләнеп бетә алмаса, ярышчы шулай ук ярыштан чыгарыла.
Әгәр дә команда вәкиле судьяларның мондый карары белән риза булмый икән, күперчеккә башка ярышчы чыкканчы баш судьяга мөрәҗәгать итә ала. Телдән бирелгән бу протест тикшерелеп, бер карарга килгәнче ярыш туктатылып тора.
Герне кинәт күтәргәндә (ике кулда да башкарылган «рывок») һәм ике герне ике кул белән («толчок») бер мәртәбә күтәргән өчен ярышчыга 1 әр очко языла.
Шушы ике төрле адым белән күтәреп иң күп очко җыйган ярышчы җиңүче дип табыла. Берничә ярышчының очколоры тигез булса, беренчелек җиңелрәк үлчәүлесенә бирелә. Күрсәткечләре ул яктан да тигез булган очракта, өстенлеккә ике герне ике кулы белән күбрәк күтәрүче ирешә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International