Көянтә-чиләк белән йөгерү

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Ярышта күбесенчә кызлар катнаша. Алар ике сулы чиләкне көянтә белән иңбашларына күтәрәләр дә старт сызыгына тезеләләр. Сигнал бирелүгә, алдан билгеләп куелган арага (17—100 м) йөгерәләр. Беренче булып килгән һәм суы күбрәк калганы җиңеп чыга. Чиләкләр цилиндр формасында, бизәкле булса яхшырак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International