Нәзер аты (Сибгат Хәким)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Миңлебикә арттан килгән атка
Әйтә ел да нәзер:
“Язгы ямьле сабан туйларына
Кайтып керер Назир...”

Егерме ел артка калды атлар,
Җирән, туры атлар...
Мәйданнарны үзе тоткан Назир
Җирдән туры атлар.

Чапты атлар басу юлларыннан,
Ә юл, ә җир каты...
Башын иде чуклы сөлгеләрдән
Җиргә нәзер аты.

Назир ауды Ватан сугышында.
Тояк тавышлары
Ишетелә күк мәйданнардан, ләкин
Ерак тавышлары.

Батырларны соңлап булса да бер
Таба эзләп заман;
Өметләрен өзми көткәннәргә
Ул хәбәрләр – яман.

Хат ташучы кызның – Назирәнең
Кулда әзер хаты...
Олы мәйдан, Миңлебикә шунда,
Шунда нәзер аты...

Шаулап торган мәйдан уртасында
Сагынып елады ул,
Бар гәүдәсе белән ат муенына
Сарылып елады ул.

Кайта юлдан, Миңлебикә кайта
Боек нәзер аты;
Соңлап хәбәр китергәне өчен
Исеме: Назир аты...

Миңлебикә белән аның хәлен
Аңлаучылар атлар...
Егерме ел артка калды атлар.
Алмачуар атлар...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International