Раббани (Әхәт Гаффар)

Чыганак: Шәһри Казан.- 2011.- 5 июль (№ 73).- Б.11

Мәңгелек Сабан туе мәйданнарындагы
татар көрәшләрендә җиңгән, һич җиңелмәгән
каһарман батыр Раббанига багышлыйм.


Сабан туе- Көрәш иле
Һәр авылда, һәр җанда.
Җырлыйсыңмы, елыйсыңмы.
Гайбәт салма вөҗданга.
Данга үрелү түгел бу,
Сабан туе - эндәшсез.
Хакыйкатьне чүт таптасаң,
Үчен алыр тиңдәшсез.
Көрәшләрдә һәрбер йөрәк -
Җан көйрәгән чүлмәк ул.
Ут-күршедә күмер сүнсә,
Һәммәбезгә үлмәк ул.
Сабантуй хыянәт кылмас
Кыямәт килгәндә дә,
Иблис каберен без татарлар
Мәңгегә күмгәндә дә.
Ә көрәш үлә димени
Утка су сипкән ише?
Сөлгеңне бир бил алмашка
Син - татар дигән кеше!
Ни генә ничек булса да,
Яшәү - безнеке ич ул.
Күк - Йолдызлы
Җир - Сабантуй,
Безнең көрәшер кич ул.
Ташлар атсын бәгъзе берәү
Көрәшләргә -
Күк күмәр!
Көрәш туе узар мәйдан -
Менә шул безнең гомер.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International