Сабан туен күрми калганмын (Роберт Миңнуллин)

Чыганак: Мәдәни җомга.-2003.- 6 июнь

Сабантуйлар! Бәйрәм хөрмәтенә
Табигать тә шундый яшәргән.
Авылдашлар кайткан Сабантуйга,
Авылдашлар кайткан шәһәрдән.

Бу Сабантуй җыйган авылымның
Бүгенгесе белән узганын.
Без килмешәк түгел!
Авылыма
Зимагорлары да үз аның.

Сабантуйда – барыбыз да тигез,
Барыбыз да Шәммәт кешесе.
Мин дә кайттым Сабантуйга диеп,
Сәлам бирә олы-кечесе.

Кул бирәләр.Хата булыр иде
Онытканнар диеп уйласаң.
Кочаклап ук йөртәчәкләр әле
Тагын бераз сабантуйласаң.

Күрше абзый килеп кулны кыса:
- Кайттыңмы соң, энем, күпкә?- ди.
Кыстый башлый аннан.
Кире каксаң.
Борылып ук китә үпкәли...

Яшь егетләр килә гармун тартып,
Мин җырларга булам ияреп.
Җырлары да яңа, тик үзләре
Нәкъ элекке көйләр диярлек.

Тальян күрегеннән ургып чыга
Балачакта җанда калган моң...
Шундый сагынылган !...
Җырлый-җырлый,
Сабан туен күрми калганмын.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International