Сабантуй (Харрас Әюп)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Яланнарда сабантуйлар гөрли,
Яшь егетләр сыза гармунын,
Уйнаклатып җилләр алып китә
Еракларга гармуннар моңын.

Вак-вак атлап биегән кызлар ялгыш
Йөрәгеңә басар кебекләр.
Җаен табып кына сылуларга
Каш сикертеп уза егетләр.

Көрәш кыза мәйдан уртасында,
Дулкынлана халык: кем жиңәр?
Көрәшчеләр әле бил бирмиләр,
Чыдасыннар гына сөлгеләр!

Гасырларның йөген күтәргәндә
Бөгелмәгәч, бер кат сыналган.
Гер ташларын чөйгән чакта гына
Бу беләкләр, беләм, сыгылмас.

Бәйгеләрдә — җилдән җитез атлар.
Дагалардан очкын чәчелә.
Ат өстендә килгән үсмерләрнең
Ут кабыныр сыман чәченә.

Яланнарда сабантуйлар гөрли.
Бәхетлесе илнең бүген мин.
Хәтфә кебек яшел яланнарга
Ачып салган халкым күңелен...

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International