Бездә - бәйрәм, бездә - туй!.. (Илдар Юзеев)

Чыганак: Мәдәни жомга.- 2003.- 6 июнь.

Бездә - бәйрәм,
Бездә - туй!..

Кемнәр башын түбән игән?
Зарларыңны өз дә куй...
Кил әле безнең урамга –
Бездә - бәйрәм, бездә - туй!
Күреп торам йөзегездән:
Сездә сагыш, сездә уй...
Кил әле безнең өстәлгә -
Бездә - бәйрәм, бездә - туй!
Челтер-челтер килсен табын –
Өстәлләргә тез дә куй...
Кой әле, кой касәләргә -
Бездә - бәйрәм, бездә - туй!
Ал гармуның, җырла дустым,
Үзәкләрне өз дә куй...
Кайгыларга урын бирмә -
Бездә - бәйрәм, бездә - туй!
Тыпыр-тыпыр биеп җибәр:
Сездә - гәүдә, сездә - буй!
Ташла дөнья борчуларын –
Бездә - бәйрәм, бездә туй!
Син үзеңне читтә тойма,
Чын безнеңчә бездә той...
Рәхәтләнеп җырлыйк-көлик –
Бездә - бәйрәм, бездә туй!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International