Безнең көч ул! (Әхәт Гаффар)

Чыганак: Ватаным Татарстан.- 2003.- 6 июнь

Сабан туе - Кояш иле,
Һәр йөрәктә, һәр җанда,
Җырлыйсыңмы,
елыйсыңмы,
Аяк чалма вөҗданга!
Кызларның ак яулыгына
Түбәтәйләр эндәшсен;
Сөюләргә хилаф кылсаң,
Гомрең үтәр тиңдәшсез.
Көрәш үлә димени соң
Утка су сипкән ише?
Сөлгең чыгар бил алышка
Син - килен дигән кеше!
Чәчәк күрсен, дисәң, күзең,
Сандугач җырын ишет:
Сабантуй чыкты дөньяга
Күлмәк изүен чишеп.
Ни генә, ничек булса да,
Яшәү безнеке ич ул!
Күк- йолдызлы,
Җир - кояшлы,
Сабантуй безнең көч ул!
Һичкайчан хыянәт кылмас
Кыямәт килгәндә дә,
Безнең Көрәш һич бетмәс ул
Кояш иелгәндә дә.
Бәхилләсен,
мәдәт бирсен
Җанның яшәү ташына.
Нәзер әйтеп соңгы атка,
Татар алга ашкына.
Күмерләрдән күтәрелдек
Зөһрә йолдызга чаклы;
Күр, дөнья;
бүген татарны
Фәрештәләр кочаклый!..
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International