Сөрән сугу

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Уенда атка атланган егетләр катнаша.
Бер капчыкка салам белән аралаштырып йомыркалар салына. Шуннан соң «казначы» билгеләнә. Бу рольне, гадәттә, иң елгыр ат хуҗасына тапшыралар. Ул, капчыкны алып, билгеләнгән юл буенча атын куа. Башкалар аны куып җитәргә омтылалар. Беренче булып куып җитүче «казна» белән бүләкне уртаклаша.
Йомырка салган капчыкны сабан туе комиссиясе билгеләгән приз белән алмаштырырга мөмкин.
Уенны командалар арасында да үткәрергә була.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International