Беренче адымнар (Ш. Әхмеров)

Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б.

Салих Сәйдәшев бик яшьли музыка белән мавыкты. Ул бала чакта ук гармун уйный иде. 11—12 яшьлек Салихның татар халык көйләрен моңлы һәм матур итеп уйнавын әле дә онытасым юк. Ул үзенең гармун уйнавын өйдәгеләрдән башкаларга белгертмәскә тырыша иде. Әнисе белән апасы да бу турыда беркемгә дә әйтмәделәр. Салих уйнавын башта миннән дә яшерде. Ул: «Җизни, музыканы яратмый торган кеше булса кирәк»,— дип уйлаган, ахрысы. Салихның миннән тартынуын сизеп, аңа музыканы яратуым, кешеләрнең төрле музыка коралларында уйнаулары турында сөйләдем. Шул көннән Салих, минем алда чишелеп китеп, тартынмый уйный башлады.

Мин аңарда музыкаль сәләт барлыгы, музыканы үзләштерергә омтылуын күрдем һәм уңайлы шартлар тудыру өчен кулымнан килгәннәрнең барысын эшләргә булдым.
Шулай бервакыт бер танышымны очратып:

— Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы икән? Кыйммәт булмаса, алыр идек,— дидем. Танышым Салихны белә һәм аны ярата иде. Ул куанып:

—Салих өчен рояльне җир астыннан да табарбыз,— диде.

Дүрт-биш көн үтмәгәндер, танышым рояль табып, аны безгә китереп тә куйды. Салих өйдә юк иде. Ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдым да:

—Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа зур уңышлар телим,— дидем.

Салих бик шатланды. Дүрт-биш көн үтмәгәндер, ул рояльдә уйный да башлады. Әтисе ягыннан булган агалары Салихны музыкага укытуга каршы иделәр. Алар баланың тормыш юлын алдан ук билгеләп куймакчы булдылар. Салих, мәктәпне тәмамлауга, Казан байларының берсендә кибеттә эшләп сатучылыкка өйрәнгәч, үзенең кибетен ачарга тиеш янәсе. Ләкин Салих андый юлны сайламады. Агалары яшь музыкантны үгетләп тә, куркытып та карадылар. Әмма егет юлыннан тайпылмады. Инде алай да эш барып чыкмагач, Салихның олы агасы Сабир беркөнне кич хатыны белән безгә килде. Өстәл янында кардәшләренең хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң, Сабир ага мина болай диде:

—Кияү,— диде,— Салихны эшкә урнаштырасы иде.

Ул минем: «Нинди эшкә?» —дип соравыма каршы:

—Галиевләрнең Печән базарындагы читек-кәвеш кибетенә өйрәнчекләр алалар икән, шунда эшкә урнаштырып булмасмы дим. Баланың өс-башы да рәтләнер, аз булса да, үз кулына акча керер иде,— диде.

Минем моңа ачуым килде. Ләкин сиздермәскә тырышып, басынкы тавыш белән җавап бирдем:

—Бу көнгә кадәр Салих ертык чалбар, тишек ботинкадан йөрмәде. Инде тормыш мәсьәләсенә килсәк, без сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ түгел. Вакыты җиткәч, Салихны эшкә үзем урнаштырырмын. Сез бу хакта хафаланмагыз. Салих, приказчик булып, Печән базары баткаклыгына беркайчан да кереп чуммас.

Сабир ага, эчә торган чәен эчеп тә бетермичә:

—Ярый, өстемнән бурычымны төшердем,— диде дә карчыгы белән китәргә ашыкты.

Мин кечкенә Салихның музыканы нык яратуын, аның талантлы бала булуын күрдем: аңа музыкаль белем бирерлек укытучы — музыкант табарга кирәк иде. Андый укытучыны таптым. Заһидулла ага Яруллин Салихны музыкага теләп өйрәтәчәге турында әйтте һәм ул беркөнне безгә килеп тә чыкты. Мин Салихны аның белән таныштырдым. Заһидулла ага рояль янына барып утырды да, клавишларга, баскалап:

—Яхшы рояль тапкансыз,— диде һәм уйный да башлады.

Соңыннан Заһидулла ага Салихның рояльдә ничек уйнавы белән кызыксынды. Алар беркөнне инструмент янында шактый озак утырдылар. Танылган музыкант китәр алдыннан миңа:

—Салихның рояльдә уйнавы миңа ошый. Аның музыкаль сәләте бар. Шулай булгач, аңа ярдәм кулыбызны сузарбыз,— диде.

Мин Заһидулла аганың бу сүзләреннән бик канәгать булып:

—Баланың таланты югалып калмасын иде. Сез аны бер төпле программа буенча укытсагыз, яхшы булыр иде,— дидем.

Заһидулла ага шул көннән Салихны музыкага өйрәтә башлады. Качып-посып кына гармун уйнаган Салихыбыз әнә шул көннәрдән башлап музыка сәнгате өлкәсендә профессиональ югарылыкка омтыла башлады.

Ике музыкант арасында иҗади атмосфера урнашып, алар аерылмас дусларга әверелделәр. Заһидулла ага Салихны халык көйләре энҗеләреннән ничек файдаланырга, музыкаль әсәрләргә халыкчанлык рухы өрергә өйрәтте. Яшь музыкант үз нәүбәтендә, зур тырышлык күрсәтеп, музыка сәнгатенең сихри серләренә төшенә барды. Ул башка музыка белгечләреннән дә дәресләр алды, музыка түгәрәкләренә йөрде. Күп тә үтмәде, Салих, үзе дә музыка түгәрәге оештырып, аңа җитәкчелек итә башлады. Ул «Шәрекъ клубы»нда үткәрелгән кичәләрдә чыгышлар ясый, оркестрда уйный иде. Салих әнә шулай үсте.

Салихның ата-аналары

Салихның атасы — Җамалетдин Бикчәнтәй улы Сәйдәшев хәзерге Дөбъяз районы Өбрә авылыннан. Авыр крестьян тормышыннан котылу теләге белән, ул бәхет эзләп Казанга килә. Башта төрле кара эштә була, аннан ул чүәк тегәргә өйрәнә. Салих әтисен белми-күрми кала. Чөнки әтисе Салих туганчы үлеп китә.

Салихның әнисе — Мәхүбҗамал Миңлебай кызы Сәйдәшева Казанның Пороховой бистәсендә үсә. Аның әтисе дә читекче була. Әнисе кәләпүшләр чигә. Мәхүбҗамал ун бала таба. Сигезе нәни чакта ук үләләр. Ун баладан бары тик икесе: Әминә белән Салих кына исән-сау үсәләр.

Мәхүбҗамал зифа буйлы, сөйкемле хатын иде. Бик тә кешелекле, сабыр, мәрхәмәтле, якты йөзле җан иде. Салих үзенең холкы белән әнисенә ифрат та охшаган иде.

Салих музыкаль сәләте белән кемгә охшаган? Музыкальлек әтисеннәнме, әнисеннәнме күчкән? Бу сорауларга өздереп кенә җавап бирә алмыйм. Ул заманнарда эшче бистәсендәге татар хатын-кызының музыкаль сәләтен ачыклау шактый авыр мәсьәлә иде. Мәхүбҗамалның музыкальлеген мин, әлбәттә, белә алмадым, ә Салихның әтисе мин ул гаилә белән туганлашканчы ук үлгән иде инде.

Салихның гаилә тормышы

Салихның беренче хатыны — Валентина Мухина. Ул Казан дәүләт университетының медицина факультетында минем сеңелем Зәйнәп Әхмерова белән бергә укый иде. Салих белән Валя безнең өйдә очрашып дуслаштылар һәм 1925 елда өйләнештеләр.

Валя чибәр, киң күңелле, кешеләрне аңлый белүчән ханым иде. Ул Салихны тирән аңлый, һәрвакыт аның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итәргә хәзер иде. Салих бәхетенә туры килгән бу ханым, кызганычка каршы, кыска гомерле булды.

1926 елны Валя бала тапканда үлә. Баласы исән кала. Аңа Альфред дип исем кушалар. 5—6 яшькә кадәр баланы Салихның әнисе карый, аннары малай Валяның әнисе тәрбиясенә күчә. Альфред Казан университетының юридик факультетын тәмамлый. Казанда эшли.

Икенче хатыны-—Сафия. Ул берничә ир бала тапты. Әмма алар нәни чакта ук үлделәр. Сафиянең бер улы — 1930 елда туган Нәүфәл исән. Ул Казанда яши.

Салихның танышлары

Мин нашир буларак, бик табигый хәл, заманыбызның язучылары, шагыйрьләре белән аралаша идем. Нәшрият конторасы өем белән янәшә булганлыктан» теге яки бу йомыш белән нәшриятка килгән әдипләр, конторада мине очрата алмасалар, өйгә сугылалар иде. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай бик еш керә иде, аның бездә кунып калган чаклары да була иде. Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан һәм башка язучыларны да бездә очратырга мөмкин иде. Артистлар белән дә дуслык бар: Габдулла Кариев, Нури Сакаев һәм башка сәхнә осталары да безнең өйнең кунаклары иделәр.

Салих алардан бик яшь булса да, әдипләребез, артистларыбыз аның белән хөрмәтләп исәнләшәләр, сөйләшәләр, уйнавын үтенәләр. Салих, ялындырмыйча гына, өйрәнә торган әсәрләрен — классик музыканы уйный. Кунаклар, аны бирелеп тыңлаганнан соң, яшүсмерне канатландырырлык мактау сүзләре әйтәләр: «Бу баланың киләчәге зур, аңар ярдәм итәргә кирәк»,— ди торганнар иде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International