Казанның күренекле кешеләре: Федор Иванович Шаляпин

Чыганак: http://www.museum.ru/alb/image.asp?15359

Казан – Федор Иванович Шаляпинның туган шәһәре. Монда ул туган, монда аның балачагы һәм яшүсмер чорлары узган,  монда беренче тапкыр театр сәхнәсенә аяк баскан, бирегә ул күренекле җырчы булып танылгач та кайткан һәм казан тамашачысы аны бик җылы кабул иткән.

Шаляпин Казанны бик яраткан. Горькига язган хатларында аны «дөньядагы иң матур шәһәр» дип атаган. Казан үзенең бөек улын онытмый. 1999 нчы елда Бауман урамына бөек җырчыга куелган һәйкәл хәзерге Казанның Шаляпинга багышланган истәлекле урыны булып тора.

Һәр ел саен 13 нче февральдә, Ф. И. Шаляпинның туган көнендә, казанлылар үзләренең данлыклы якташларын искә алу өчен әлеге һәйкәл янына җыелалар. Февраль ае – Казанда Шаляпин ае. Бу вакытта Ф. И. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале уздырыла.

Әлеге тематик белешмәлек бөек җырчының тууына 145 ел тулуга багышланып төзелде. Биредә җырчының тәрҗемәи хәле, аның тормышы һәм иҗаты турындагы чыганаклар, әсәрләре, Шаляпинга багышланган методик материаллар белән танышырга була. Шулай ук библиография һәм фотоархив та урнаштырылды. Чыганаклар сайлап алып бирелде. Төп игътибар Ф. Шаляпинның Казан белән бәйләнеше һәм туган ягында бөек җырчы турында хәтер саклауга юнәлтелде.

Тәрҗемәи хәле. Белешмә мәгълүматлар 

Ф. Шаляпин әсәрләре (рус телендә)

Фотоархив

Шаляпинның тормышы һәм иҗаты турында 

Ф. Шаляпин һәм Татарстан. ТР ның Ф. Шаляпин турындагы мәгълүмати чыганаклары

Видеоматериаллар 

Ф. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале

Ф. Шаляпин музее (Казан)

Шаляпин стипендияләре (рус телендә)

Шаляпин һәйкәле (Казан)

Ф. Шаляпинга багышланган методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 7 марты, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International