Татарстан Республикасының Дәүләт флагы

Чыганак: Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Ул — яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Яшел тасма — өстә, кызылы — аста, алар арасында — флаг иңенец 1/15 тәшкил иткән кинлектәге ак тасма. Бертигез яшел һәм кызыл тасмалар һәрберсе флаг иңенең 1/7 тәшкил итәләр. Флагның иңенә буе — 1:2.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел — яз, яңарыш; ак — сафлык төсе; кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International