Күргәзмә залы

1994 елның апрель аенда ачыла.

Күргәзмә залында укучылар китапханә фондларына кергән яңа китаплар белән таныша алалар. Һәр атна саен яңа китаплар күргәзмәсенә 100дән алып 200гә кадәр исемдә яңа китап куела. Алар, түбәндәге тармак- бүлекләргә аерылып, укучыларга тәкъдим ителә:
  • Тарих
  • Икътисад
  • Дәүләт һәм хокук
  • Табигать фәннәре
  • Техника
  • Авыл һәм урман хуҗалыгы
  • Сәламәтлек
  • Дин
  • Фәлсәфә
  • Психология
  • Сәнгать
  • Мәдәният. Фән. Мәгариф.
  • Иҗтимагый фәннәр
  • Филология фәннәре
  • Матур әдәбият
  • Туган як турындагы һәм татар телендәге әдәбият
  • Чит телләрдәге китаплар


Һәр атнаның дүшәмбе көнендә күргәзмә яңартыла: яңа килгән китаплар куела, ә җыеп алынганнары китапханәнең бүлекләренә һәм китап саклагычына тапшырыла. Бер елга уртача 50 шундый күргәзмә оештырыла, аларда 7-8 мең яңа китап күрсәтелә.
Моннан тыш, күргәзмә залында укучылар китапханәнең универсаль фонды белән таныша ала. Фондның универсальлеген күргәзмәләрнең тематик яктан күптөрлелеге раслый. Ел буена мондый күргәзмәләргә 2 меңнән 5 меңгә кадәр китап куела.

Күргәзмә залында укучылар:

  • соңгы вакытта дөнья күргән һәм китапханәгә килгән яңа басмаларны күзәтеп, үз белгечлекләренә караган әдәбият, фән һәм техниканың заманча казанышлары, сәясәт һәм икътисад өлкәсендәге үзгәрешләр белән танышып бара алалар;
  • үзләренең белем алуга һәм мәгълүмат туплауга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр.

Күргәзмә залы - укучыларга китапханә фондын үзләре өчен яңача ачу мөмкинлеге.

Күргәзмә каталогы
Kүргәзмәдән өзекләр

Эш сәгатьләре:

дүшәмбе, пәнҗешәмбе сәгать 12 дән 19 сәгатькәчә,
сишәмбе, чәршәмбе сәгать 9 дан 19 сәгатькәчә,
шимбә сәгать 9 дан 18 сәгатькә кадәр.


Күргәзмәләр залы мөдире: Юревич Любовь Петровна

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International