Бүлек Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы кул астындагы китапханәләр челтәре белән оештыру-методик җитәкчелекне гамәлгә ашыра. Еллык эш хисаплары кабул итә, аларга йомгак ясый һәм республика китапханәләре эшенең торышын анализлый. Китапханәләрнең киләчәк үсешен фаразлый, муниципаль китапханәләр эшчәнлегенең төп теоретик һәм фәнни-методик юнәлешләрен тикшерә, китапханә гыйлеме өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Республика китапханәләре эшенә кагылышлы законнар һәм башка норматив документлар әзерләүдә катнаша.

Бүлектә түбәндәге хезмәт күрсәтү төрләре бар:
- Татарстанда, БДБ илләрендә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга, шулай ук төрле милләт вәкилләренә хезмәт күрсәтүче китапханәчеләрнең белемнәрен күтәрүне оештыру;
- төрле система һәм ведомство китапханәчеләренә китапханә эшен оештыру методикасы буенча киңәшләр бирү;
- методик ярдәм күрсәтү максатыннан командировкаларга бару, китапханәләрдә булу;
- китапханәләр эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә караган методик ярдәмлекләр чыгару;
- «Ел китабы» Республика конкурсын оештыру;
- Татарстан Мәдәният министрлыгының «Лидер» (елның иң яхшы үзәкләштерелгән китапханәләр системасын билгеләүче) һәм «Иҗади эзләнү» (аерым китапханәләрнең китапханәчелек өлкәсендәге яңача эшчәнлекләрен бәяләүче) еллык конкурсларын оештыру;
- бүлек эшенә бәйле барлык төр белешмәләрне үтәү;
- китапханәнең уку залында вакытлыча куллану өчен китап, китапханә һәм библиография гыйлемнәренә караган басмаларны биреп тору;
- ксерокүчермә ясау.

Бүлекнең белешмә аппараты:
- бүлек фондына систематик каталог (тулаем фондка – каталог карточкалары, 1994 елдан соң килгән китапларга – электрон каталог);
- бүлек фондына топографик каталог;
- мәкаләләрнең систематик картотекасы (каталог карточкаларында һәм электрон рәвештә);
- китапханәләр челтәре картотекасы;
- республиканың китапханә хезмәткәрләре картотекасы;
- үзәкләштерелгән китапханәләр системалары паспортлары һ.б.

Фәнни-методик бүлек басмалары 

Татарстан Республикасы китапханәләрендә татар әдәбияты белән эшләү формалары һәм алымнары (презентация)

 

 

Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: К.Маркс ур., 36
Телефон: (843) 292-54-17
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International