Хәсән Туфан. Биобиблиографик белешмәлек


 
2010 елның 9 декабрендә татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанның тууына 110 ел тула. Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләп тора. Әдәбиятка ул егерменче еллар уртасында килә. Аның “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” , “Җырланмаган җырлар турында” кебек әсәрләре беренче чор иҗат җимешләре. “Ак каен”, “Очрашырбыз әле”, “Узып барышлый” шигырьләре утызынчы елларда дөнья күргәннәр. Хәсән Туфан иҗатының иң җитлеккән чоры – кырыгынчы – җитмешенче елларга туры килә. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын били. “Тамчылар ни диләр?”, “Гүзәл дә түгел кебек син”, “Иртәләрем-кичләрем”, “Кайсыгызның кулы җылы”, “Әйткән идең” һ.б. әсәрләре Х. Туфан иҗатының энҗеләре.Ул фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь.

Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек күренекле шагыйрьнең юбилее уңаеннан төзелде. Бу белешмәлек 10 бүлектән тора. Анда шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләрнең тулы текстларын табарга, Х. Туфанның шигырьләре белән танышырга була. Биредә Х. Туфанның иҗатына багышланган сценарийларга да урын бирелде. Фотоархивта каләм остасының тормыш сәхифәләрен яктырткан фотосурәтләр тупланган. Шулай ук Х. Туфанга багышланган шигырьләр, шагыйрь турында каләмдәшләренең фикерләре, танылган рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән портретлары (“Х.Туфан сәнгатьтә” бүлегендә) урнаштырылды. Библиография бүлегендә шагыйрьнең бүгенге көнгәчә нәшер ителгән басмалары, аның турында соңгы ун ел эчендә дөнья күргән, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләрнең исемлеге бирелде.

Соңыннан Х. Туфанга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар күрсәтелде. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Х. Туфанның тәрҗемәи хәле Х. Туфанның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр Х. Туфан турында истәлекләр

Фотоархив

Видеоархив

Х. Туфан сәнгатьтә

Х. Туфан шигырьләре

Х. Туфанга багышланган шигырьләр

Х. Туфанга багышланган сценарийлар Х. Туфан турында каләмдәшләре

Библиография


 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International