Акыл һәм җан берлеге (Тәлгать Галиуллин)

Чыганак: Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра : әдәби тәнкыйть, хикәяләр.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. - 192 б.

Татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Хәсән Туфан - фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь. Ул, нахакка гаепләнеп, 16 ел туган иленнән читтә, төрмәдә һәм Себердә яшәргә мәҗбүр була, шул чорда якыннарын югалта, бихисап михнәт-кыенлыкларны башыннан кичерә. Әмма Хәсән Туфан давылларда, җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмый, милләтенең йөрәк җәрәхәтләрен дәвалаучы, аңа җан җылысы бирүче күренекле сүз остасы дәрәҗәсенә күтәрелә. Иҗатының тирән эчтәлеге, заманчалыгы, сәнгатьчә яңачалыгы белән ул - бу сүзнең югары мәгънәсендәге халык шагыйре, акыл белән җан берлегенә ирешкән олы сүз остасы.

Хәсән Фәхри улы Туфан Татарстан җөмһүриятенең Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Укырга-язарга әтисеннән, табигать матурлыгын, мохитне аңларга шигъри җанлы, хисчән әнисеннән өйрәнә. 1905 елда авылларында мәктәп ачылгач, Хәсән белем алуны шунда дәвам иттерә.

1914 елның язында ул, өлкән абыйларына ияреп, Себер якларына чыгып китә, бакыр руднигында эшли, көзен туганнары аны Уфага, шул чорның алдынгы мәдрәсәләреннән берсе - «Галия»гә укырга җибәрәләр. Анда булачак язучы Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек әдипләр белән аралаша.

1917 ел вакыйгаларын Туфан Уралда, эшчеләр арасында каршылый, 1918-1924 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә, 1924-1928 елларда Казанның Бишбалта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1930-1934 елларда Татарстан радиокомитетында редактор, аннан соң берничә ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе хезмәтләрен башкара.

1940 елда Хәсән Туфан кулга алына. Аны милләтчелектә, совет властена каршы астыртын көрәш алып баруда, «Ант» (1935) поэмасында идеализмны яклауда, шәкли якка өстенлек бирүдә гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Туфан, җәлладны көтеп, алты ай Казан төрмәсендә утыра. Язучылар идарәсенең, үзенең һәм хатыны, актриса Луиза Сәлиасгарованың тырышлыгы, үзәк оешмаларга мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә булса кирәк, үлем җәзасы ун ел каторга белән алыштырыла. Аннан соң да әле ул ун ел туган җиреннән читтә, Себердә яшәргә мәҗбүр була.

Сталин үлгәч, 1956 елда шагыйрь Казанга кайта.

Әдәбиятка Хәсән Туфан егерменче еллар уртасында килә һәм тиз арада үз фикере, үз шигъри аһәңе булган шагыйрьләр белән бер рәткә баса. Әдәбият тарихында сирәк очрый торган мондый уңышның, киң җәмәгатьчелек тарафыннан шулай тиз танылуның сәбәбе нәрсәдә иде соң? Сүз дә юк, бу уңышы белән Туфан табигый сәләтенә, тормышны белүенә һәм яңа иҗтимагый чорга «бурычлы» иде. «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Иске Рәсәй үлде» (1927), «Бибиевлар» (1927), «Башлана башлады» (1927) кебек эпик әсәрләрендә яшь шагыйрь егерменче гасырның үзәк вакыйга-хәлләрен калкытып куя, чорның романтик рухына бәрабәр сурәтләү чараларын хәрәкәткә китерә, татар шигъриятен яңа географик һәм сәяси мохит, «соңгы мамонт» кебек, эре гәүдәле, катлаулы характерлы образлар белән баета.

Туфанның бу әсәрләрендә өермәле елларның чын күренешләре, үз биографиясеннән алынган вакыйгалар тасвирлана. «Алаканат» Минап, дуамал, бунтарь йөрәкле «ристан» Хабулларның прототиплары да бар», - дип яза ул поэмаларның үзәк каһарманнары турында.

Эпик дастаннарны хәтерләткән бу поэмаларга фикерләү киңлеге, ил, күк, җир, йолдызлар белән эш итү һәм күпмәгънәлелек, куе сурәтлелек хас. Шагыйрь, лирика чараларына киң таянса да, нигездә, фикергә, зиһен эшчәнлегенә өстенлек бирә, метафора-чагыштыруларның куеларын, берсен-берсе кысрыклап килгәннәрен ярата, халыкның мәкаль-әйтемнәренә киң таяна.

«Башлана башлады» поэмасыннан берничә мисал китерик: «маузер пистонының чакмасы күк, күтәрелде безнең уебыз», «двигатель ходка киткән кебек, уылдады бердән бөтен зал», «аяк тавышы, ватык мотор тавышы шикелле», «ана сөте белән кермәгәнне тормыш үзе кертә күңелгә».

Дәреслекләрдә шигырьне аңлы рәвештә катлауландыру үрнәге буларак китерелә торган өзекне укып карыйк.

Кара сыер төсле кара төнне
Кемдер суйды:
Ялкынлы кан китте бугаздан...
Домналар ул,
Вулкан уянган күк,
Йолдызларга пожар сузалар.
(«Урал эскизлары»)

Замана рухына ярашырга тырышса да, лирик зат ахыр чиктә шук, шаян авыл егете булып кала.

Җил килде дә ашыгып, кысып үпте,
Аерылганда үпкән кыз кебек,
Онытмаска булды: кепкамны ул
Алып китте минем төс итеп...
(«Урал эскизлары»)

Туфанның егерменче еллар иҗатын, Урал табигатен, инкыйлаб давылларында үзләрен эзләгән, кырыс холыклы кешеләрне сурәтләүгә генә кайтарып калдыру берьяклы булыр иде. Яшь шагыйрь уңай каһарман, яңа гаилә, әхлак, мәхәббәт кебек «вак-төяк» мәсьәләләр хакында да уйлана. «Ташла, кызый» (1927), «Тегеләрнең кызы» (1927), «Җырланмаган җырлар турында» (1926), «Көнчыгышның яңа баласы» (1927) кебек шигырьләрендә ул әхлакый сафлык, рухи бөтенлек, үзе чын күңелдән инанган яңа җәмгыять төзү өчен барган бәйгенең аерылгысыз өлеше итеп бәяли. 1928 елда Туфан ил буйлап, җәяүләп сәяхәткә чыгып китә. Аның берничә елга сузылган бу зиярәте татар поэзиясен Урта Азия, Кавказ табигате, яңа тирәлек белән баетты, «кыңгыр ятып челем тарткан Урал», «күксел таулар», «аксак болытлар» янына дала, сәмум, чүл сурәтләре өстәлде. Шагыйрь иҗатының икенче чорына керде.

Утызынчы елларда каләменнән төшкән «Ак каен» (1933), «Узып барышлый» (1939), «Күмелгән эзләр истәлеге» (1939), «Ташкент багларында» (1940), «Очрашырбыз әле» (1940) кебек шигырьләрендә Туфан табигать белән кеше, тарих белән шәхес арасындагы катлаулы һәм үзгәрә килгән мөнәсәбәтләрне калкытып куя, табигать тормышында тирән эчке фәлсәфи мәгънә, каен яфрагы зарында, төнге йолдызлар җемелдәвендә, ком бураннары шавында олы яшәешнең, мәңгелекнең мизгелләрен күрә. Бу чор иҗатында халыкчанлыкка, лиризмга борылыш көчәя.

Татар халкының борынгы бабалары, хәзер кардәш халыклар яшәгән Урта Азия табигатен, тарихын сурәтләүгә, адәм баласы белән тирәлек арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә Туфан соңрак янәдән кайтып төшә. 1947 елда ул теләсә кайсы шагыйрьнең сайланмасын бизәрлек югары кимәлле «Халыклар капкасы» янында», «Каплан-Кырда», «Кәрван», «Кара-Ком ягында» шигырьләрен иҗат итә.

Сөйлә, изге Җаек даласы,
Сөйлә миңа үткән көннәрне:
Хәзәр, болгар кайдан килгөнне,-
Мин аларның кандаш баласы,
Сөйлә, изге Җаек даласы...
(«Халыклар капкасы» янында») *

*Халыклар капкасы - Каспий диңгезе белән Урал тавы арасындагы дала.

Бу шигырьләрдә эзсез югалган җанлы үткәнне сагыну, үлем, караңгылык, вәхшилек, явыз көчләр белән көрәш фаҗигасе үзәккә алына.

Кәрван йөргән элек бу кырда,
Юл сабуны йөкләп ишәккә...
Юлда яткан коры сөяктә
Сызгыра җил үткән турында:
«Кәрван йөргән элек бу кырда...»
(«Кәрван»)

Субутай* күк усал сызгырып,
Аягүрә баса өермә.
Ком тауларын алтын игенгә -
Идел ягына әйди ыжгырып,
Юлбасар күк усал сызгырып.
(«Кара-Ком ягында»)

*Субутай - Чыңгыз ханның бер баһадиры.


Мисаллардан күренгәнчә, Туфан, нигездә, реалистик поэзия һәм халык иҗаты ачышларына таянып, тарих һәм кеше язмышы турында тирән уйларын, йөрәк җылысы белән сугарылган хисләрен шул юнәлешкә ышанып тапшырса да, зарурият булганда, фикерен, ярсулы кичерешләрен укучыга тулырак җиткерү, шәхесне калкурак сурәтләү нияте белән, куе буяуларга, романтик алымнарга да мөрәҗәгать итә, хыял уенына, кискен чагыштыруларга таяна.

«Гыйбрәт» (1947), «Гүзәл» (1957) кебек лирик парчаларында, «Ант» поэмасында, «Упкыннар өстендә» (1960) балладасында шагыйрь тормыш хакыйкате белән сәнгать дөреслеге арасындагы реалистик поэзиядә кабул ителгән чик-күләмнәрне дә онытып җибәрә, «санга сукмый» шикелле. Чынында романтик шартлылык, кеше белән табигатьне соң чиккәчә якынлаштыру, күпертү, арттыру, тормышны, яшәешне, кеше рухын яңача сурәтләргә, иңләбрәк күрергә мөмкинлек ача.

Уйланды нигәдер,
Моңайды океан...
Һәм әйтте сержантка:
- Гафу ит, капитан,
Тик сезгә баш иям
Беренче мәртәбә.
(«Упкыннар өстендә»)

Туфан иҗатының өченче, иң җитлеккән чоры - кырыгынчы - җитмешенче елларга туры килә. Дөрес, бу дәвердә шагыйрьнең фикерләү рәвеше, өслүбе шактый үзгәрешләр кичерде. Кайбер сыйфатларны югалтты, аның урынына яңалары килде. Әмма поэзиясенең төп сыйфаты - туган илгә мәхәббәт, халыкның киләчәгенә, хакыйкатьнең ахыр җиңәчәгенә ышаныч, шигъри яңалыкка вә нәфислеккә омтылыш сакланды.

Сөрде аны император Август
Көн итәргә мәңге еракта.
Әйтерсең лә мәңге дигән нәрсә
Үзгәрмичә тора бу якта? –

дип яза шагыйрь язмышы үзенекенә охшаган каләмдәше турында («Овидий Назон», 1951).

Туфан лирикасының Татарстаннан читтә, сөргендә башланган дәвере, еракта гөрселдәгән дәһшәтле сугышны шәхси фаҗига, тоткын язмышы аша тасвирлаган «Авырган минутларда», «Хәят», «Каеннар сары иде» кебек 1942 елда иҗат ителгән шигырьләре белән башланып китә. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы шагыйрь вәхшилекне, явызлыкны кире кагу, туган илне яратуны якын кешеңне сагыну аша сынландыру, табигать белән аның таҗы, югары казанышы - кеше арасындагы мөнәсәбәтне үзе өчен ахыргача ачыклау кебек иҗади кыйбласына турылыклы калды. Туфан иҗатының офыгы киңәя, чынбарлыкны һәм кешене сурәтләү алымнарына байый.

Туфан 1941-1945 еллар сугышында, мәгълүм сәбәпләр аркасында үзе катнашмаса да, халкы, якыннары, дуслары тартып кертелгән бу афәт турында күп яза. «Ераккарак китеп карау» вакыйга-хәлләргә киңрәк бәя бирергә мөмкинлек тудыра. «Илдә ниләр бар икән?» (1944), Муса Җәлил хатыны Әминәгә багышланган «Иртәләр җитте исә» (1944), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Ни булды бүген сиңа?» (1947), «Сугыш» (1947) кебек шигырьләрендә Туфан егерменче гасырның иң олы фаҗигасен ачык, төгәл вакыйгалар, фәлсәфи уйлану-нәтиҗәләр, шуларга бәрабәр камил шигъри калыплар аша сурәтли. Сугыш һәлакәтләре турында ирләрчә кыюлык белән, язмышның күзенә карап бәян итә:

Тыныч кына әйтте: -
Башыма төбә.

Минем җаным шунда - башымда.
Туган җирен өзелеп сөйгән өчен
«Гаепле» ул фашист каршында... ...
Үксеп үскән җилдә чәчәк сибелә,
Чәчәк күмә Яңа каберне...
(«Чәчәк сибелә җилдә», 1947)

Вәхшилекне шундый ышандыру көче белән кире кагып, һәм эзлеклелек белән, табигый итеп олы талантка ия булган шагыйрь генә тасвирлый ала.

«Моабитны күрдем төшемдә» (1947), «...Ә җир барыбер әйләнә!» (1933), «Нишләтик сине, йөрәк?» (1947) кебек лирик мәрҗәннәрендә явызлыкны фаш итүгә нечкә психологик күзәтүләр, рухи дөнья чагылышларын сурәтләү аша килә. Мәхбүс шагыйрьгә, ерактагы сөйгәне турында уйланганда, таң ату вакытында кар зәңгәр күренә («Тельманнар каны тамган камерада»), күңеле кемнедер юксынып өзгәләнгән, йөрәге телгәләнгән чорда табигать тә кайгылы, болыт та моңсу тоела («Табигатьнең үзе кебек»). Туган иленнән читтә каңгырып яшәргә мәҗбүр ителгән ялгызак үз хәсрәте белән кыр казлары арасында якынлык таба, эчке охшашлык сиземли.

Безнең дә бит шулар сыман
Киткән еллар бар иде: —
Кыйгак-кыйгак илем ерак, —
Дигән чорлар бар иде.
(«Киек казлар», 1956)

Туфан еш кына кичереш киеренкелеген төс-бизәкләр, табигать сурәтләре, күп очракта гөл, чәчәк образларын сынландыру аша чагылдыра.

Шигъри пөхтәлекнең, композицион җыйнаклыкның үрнәге - «Иртәләр җитте исә» әсәренең үзәгендә ике төс - ике капма-каршы көч арасында тартыш бара. Шатлык, бәхет, мәхәббәт символы ак төскә үлем, сүнү, алдану тоткасы - кара төс каршы чыга. Шагыйрь ихластан үзенең каһарманына сөенечле очрашу, кавышу теләсә дә, хәятның аерым шәхес теләгенә буйсынмый торган үз кануннары бар. Сагынып көтелгән сөеклебез илен, халкын яклап һәлак булган икән. Бу хакта хәбәре булмаган ханым очрашу өмете белән яши, күлмәгенең «карасын кими», һаман да «аклысын кия». Адәм баласын өмет яшәтә, фани тормышына эчке мәгънә, нур бөрки.

Шулай ук сугыш темасына багышланган «Кырда ике ак канат ята» (1953) табигатьтәге, яшәештәге һәр гамәлнең бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булуын раслаучы, ифрат камил һәм шул ук вакытта киеренке композицияле әсәр. Туфанның шигъри үрләреннән берсе. Ул бер-бер артлы ачыла килгән өч психологик рәттән-хәрәкәттән тора. Беренче баскычта шагыйрь якынын югалткан аккошның «төннәр буе» кемгәдер эндәшеп, моңаюын искәртә, үзгә хәл-әхвәлләрне кабул итәргә әзерли. Сәбәбен дә ача: «ята кырда ике ак канат...», «төлке тагы иснәнә җилне».

Икенче рәттә явызлык корбаны - аккош канатлары «Освенцимда үтерелгән кыздан Салдырылган ак күлмәк...» белән янәшә куела. Әле бу чагыштыруда лирик затның киеренке кичерешләренә якынлашу чарасы гына икән. Үзәк хисси фикер алда.

Өченче рәттә сөйгәненең йөрәк көзгесе - зәңгәр күзләре белән соклануы артыннан югалту, юксыну кебек авыр тойгы килеп керә. Янәдән далада моңайган аккош образы уяна, алкалы композиция төзелә, табигать сурәте кичереш дәрәҗәсен ачуга буйсындырыла («Моңаясың, аккош, далада. Безнең язмыш, бәлки, бер үктер...»).

Шагыйрьнең сугыш һәм кеше темасын үзәккә алган әсәрләренә, фаҗиганең үзен тасвирлаудан бигрәк, аның әхлакый эчтәлеген, нәтиҗәсен шәхси кичереш аша иңләү, киеренке лиризм һәм шигъри нәфислек хас. Җәлилгә, аның хатынына багышланган шигырьләрендә дә ул шәфкатьлелекне, миһербанлыкны байрагы итеп күтәреп, гомумән, иҗтимагый явызлыкка, кара көчләргә каршы чыга. Бу төр шигырьләре күңелдә нәфрәт хисе уята, тирән бер хис белән тормышка, аның шатлык-кайгыларына, мәхәббәт-нәфрәтләренә яңача карарга, кешене, яшәешне яратырга өйрәтә. «Бу чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яшибез ләса» («Сиңа», 1952) икәнлекне, исәннәр, онытмаска иде!

Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын били. Шагыйрь шәхесне үстерә, рухи баета, яшәвенә мәгънә бөрки торган олы хис турында саклык һәм нәзакәтлек белән яза. «Ай чыга Арча кырыннан» (1947), «Җилләр исә» (1957), «Тамчылар ни диләр?» (1957), «Гүзәл» (1957), «Гүзәл дә түгел кебек син...» (1957), «Тынма, давыл!» (1951) шикелле йөрәктән чыккан парчаларны кат-кат укыйсы, аерым юлларын кабатлыйсы килә. Алар үзара тыгыз бәйләнгән, бер-берсен дәвам иттергән мәхәббәт романын хәтерләтә. Кешенең эчке кичерешләрен, күңел серләрен гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу шигырьләр Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер рәткә куялар.

Күпчелек мәхәббәт шигырьләренең үзәгендә - моңсу хис, юксыну, сөйгәненең матурлыгына соклану, тәэсирләнү ята. Сөешеп тә, кавыша алмау, бер-береңә омтылып та, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә аерылышу, читләшү үкенечле элегик моңлы юлларга салына: «Упкыннарың берни түгел, батырма тик моңлыкка» («Тынма, давыл»), «Син дә киттең, Төсеңне тик миңа Гомерлек бер истәлек итеп», «Йөрәгемдә синең иреннәрнең Җылысын алып китәсе иде» («Сиңа»), «Аена түзәм, елына түзәм, мәңгесенә нишләрем?» («Иртәләрем-кичләрем»).

Фикер киңлеге, әхлакый сафлыкка омтылыш, сөйгәненә тугрылык сине тирән тойгылар, олы хисләр дөньясына алып керә, шигырьләрдәге кичерешнең садәлегенә, чынлыгына инандыра.

Туфанның байтак шигыре хатынына - дөньяда иң якын кешесенә багышланган: «Лу-и-зааа...» (1929), «Кайсыгызның кулы җылы?» (1956), «Әйткән идең» (1956). Беренче шигырьгә хас шаян рух, вәгъдә, киләчәктә очрашу шатлыгы икенчесендә авыр югалту фаҗигасе, сыктану белән алышына, өченчесендә сөйгән кешеңнең рухына, васыятенә тугрылыкның бөеклеге раслана:

Бирде дөнья кирәкне;
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне...
(«Кайсыгызның кулы җылы?»)

Х.Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда чәчелеп-сибелеп яткан шигырьләре «Гүзәл гамь» (1990) исемле җыентыкка керде. Бу китабында ул сәяси яктан җитлеккән шәхес, татар халкының башка милләтләр арасында тигез хокуклы булуын теләп, шуны таләп итеп, янып-көеп йөрүче көрәшче буларак күз алдына баса. «Татар дигән сүзне ишетү белән...», «Мәңгелек син...», «Әгәр шваль расист...», «Иман», «Гасыр үтәр кебек» шигырьләре шуңа дәлил. Ул халыкның холкы, характеры турында җитди уйлануларын шигъри юлларга сала:

Синең дә, и татар,
Сыйфатың, саның бар,
Холкыңда, йолаңда
Соклангыч ягың бар:
Синең төп сыйфатың
Батырлык, кыюлык.
Синең бу гадәтең
Байрагың булырлык!
(«И татар»)

Тормыш үзе биргән гадәтеңне
Кем танымый аны, кем белми:
Йә җиңелә татар, йә җиңә ул,
Ә бирелми, әмма бирелми.
(«Ил»)

Туфанның бөтен иҗаты буйлап үстерелә килгән яраткан алымнары, шигъри табышлары бар. Бер яктан ул, олы төшенчәләр, күләмле сурәтләр белән «Сингә» күчеп, дөнья белән иркен аралаша. Ул, исе дә китмичә, «кил әле, кил, үбим үзеңне бер - яратам мин сине, и Җирем! Кочагыма минем сыймасаң да, җаныма бит сыясың минем» дип, Җир шары белән «дусларча» гәпләшеп китә («Сәлам», 1953). Шундый ук фикерләү киңлеге «Ант» поэмасына, «Ә йолдызлар дәшми» (1937), «Очрашырбыз әле», «...Ә җир барыбер әйләнә!» кебек шигырьләренә хас.

Күпчелек әсәрләрендә Туфан олы төшенчә - мәгънәләрне, дөресе, бербөтенне аның ниндидер кисәге, гаять мөһим өлеше аша чагылдыру алымына өстенлек бирә. «Аралагыз мине...» (1956) исемле шигырендә лирик затның туып-үскән авылын, җирен, илен сагынуын, шул юксынуыннан «газиз башкае» авыртуын укучысына җиткерәсе килә. Әмма ул туган якның үзенә мөрәҗәгать итми, ә аның күрке - «яшел шәлле» ак каенга, миләшкә сүз ката:

Аралагыз мине, ак каеннар,
Аралагыз, миләш, баланнар: -
Ул фанатик ватанчы, - дип тирги
Экваторда мине бананнар...

Шәхес кичерешләре, күңел көзгесе - рухи дөнья турында уйланганда, Туфан сурәтне тарайта бара (метонимия алымы) һәм турыдан-туры йөрәк белән серләшеп китә: «Әй син, йөрәк, сансыз йолдызларның - Матдәнең бер җанлы кисәге! Каян алдың сөю, сагынуларны, каян алдың син бу хисләрне?!» («Каян алдың?», 1947); «Ә йөрәк? Яна да яна, янусыз көне сирәк. Нишләтик инде сине без, эх, йөрәк, йөрәк, йөрәк?» («Нишләтик сине, йөрәк?», 1947).

Шагыйрь йөрәк белән серләшә, юлына гөл-чәчәкләр утыртып бара, иң гүзәл уй-тойгыларын, шатлыгын-хәсрәтен табигатьнең җанлы кыйпылчыкларына ышанып тапшыра. Чәчәккә бу чаклы гашыйк башка татар шагыйре юктыр. Туфан еш кына чәчәкне шигъри фикерләвенең үзәк сурәте итеп үстерә. Чәчәк-табигатьтәге иплелек, тәңгәллек, гүзәллек билгесе. Шулай булгач, ул укучы белән шагыйрь хисләре арасында элемтәче, арадашчы була ала, шәхес күңелендә кичерешләр дулкынын, матурлык тойгысын уята. Гөл-чәчәк сурәтләре Туфан өчен ачык төсле, күзгә бәрелеп торган, «алтынсыман» бизәкле чагыштыру-сынландырулар ясауда таяныч-өлге.

Табигать күрке еш кына шигырьнең исеменә чыгарыла. «Тәрәзәсе гөлле өйнеке» (1938), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Чәчәк сибелә җилдә» (1947).

«Ландыш» (1956) шигырендә чәчәккә тиң ак халатлы хатын авыруның кара куышына кереп, аны сихәтләндерсә, аякка бастырса, «Ромашкалар» да (1956) гөл сурәте тормыш фаҗигасен, мәхәббәт сагышын ачуга буйсына. Лирик зат бик борынгы халык ышануыннан калган «сөя микән, ярата микән» дип, ромашка чәчәгенең «канатларын йолка». Мәгәр бу уен шәхес күңелендәге йөрәк өзгеч шомны, юксынуны җиңә алмый. Лирик затның рухи халәтендә туган, яңа кичереш дулкынына бәйле рәвештә, табигать сурәте дә үзгәрә, «җилдә бер күренеп, бер күмелеп» утырган шаян ромашканы кабер өстеңдә үсеп утырган резеда чәчәге алыштыра.
Туфан лирикасының нигезендә тулаем фаҗига ятса да, шагыйрь шаяртып, көлеп, күңел көрлеге, тормыш бөтенлеге тудырган кешелекле юмордан, төрттереп алудан да баш тартмый («Табын җырлары», 1939; «...И безнең бикәләребез», 1939; «Җамали чамалый», 1947; «Туй «дога»лары», 1947).

Туфан туктаусыз лирик поэзиянең жанр кысаларын киңәйтү турында уйлана. Нәтиҗәдә, поэма, әкият, баллада янына якын дусты, каләмдәше Такташка багышланган «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», туган авылын олылаган «Кармәт истәлекләре» кебек шигырь бәйләмнәре туа.

Туфан үзенең остазлары рәтендә Көнчыгышның бөек лириклары Гомәр Хәйям, Хафиз исемнәрен атый. Мәсәлән, «Ант» поэмасында Гомәр Хәйямнан өзек китерә, аның белән киңәш-табыш итә, серләшә: «...Фиалкалар төсле болытлардан ясмин ява, Хәйям күрәмсең!» Тукайны еш телгә ала («Тукайның туганы», 1940; «Тукай тавышын эзләгәндә», 1953). Лирик композиция төзү маһирлыгына алардан өйрәнүен яшерми. Аерым алганда, беренче һәм бишенче юллары шул килеш кабатланып, әмма мәгънәви басымнары белән аерылып торган бишьюллык строфаны Туфан Көнчыгыш классикларыннан үрнәк-өлге итеп алганлыгын искәртә. Бу строфа аның дистәләгән лирик шигырьләрендә үстерелә.

Каплан-Кырда сөякләр ята...
Җилләр исә мине үгетләп: -
Чүлдә сиңа, кеше, ни кирәк? –
Күзен төбәп күкләргә таба,
Каплан-Кырда сөякләр ята.
(«Каплан-Кырда»)

Шул рәвешле Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләгән, үз шигъри мәктәбен тудырган шагыйрьләрнең берсе. Хәзерге шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсенә, аның аерым вәкилләренә Туфан исеме белән билгеләнгән юнәлешнең шифалы тәэсире зур һәм дәвамлы.

Аның иҗатын өйрәнүгә Хатип Госман, Мәсгуд Гайнетдинов, Нил Юзиев, Рафаэль Мостафин, Альберт Яхин кебек галимнәр зур өлеш кертте. Яңа буын әдәбият белгечләрен Туфанның кайнар хисле, тирән фикерле, гамьле поэзиясе белән очрашулар бәхете, яңадан-яңа ачышлар көтә.

1997
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International