***Тын сукмакта тал тирбәлә

Чыганак: Туфан, Х. Сайланма әсәрләр.- Казан : ТаРИХ, 2004.- 431 б.

***
Тын сукмакта тал тирбәлә:
Кулың талга тиядер.
Йөрәк әйтә: сагынгандыр,
Су буена киләдер...

Таллар тагын талпындылар:
Иеләләр, күрәсең;
Чәчләреңне сыйпап синең
Сөенәләр, күрәсең...

Таллар шулай тирбәлүне
Киләсеңдер син дисәм,
Син түгел лә, син түгел шул,
Син түгел ул, җил икән,
Җил икән...

1958
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International