***Белми калдым, күрми калдым

Чыганак: Туфан, Х. Сайланма әсәрләр.- Казан : ТаРИХ, 2004.- 431 б.

***
Белми калдым, күрми калдым:
Киттең... хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.

Кайсы коштыр исемең белән
Сиңа кычкыра кебек;
Урмандагы һәрбер чәчәк
Сине юксына кебек...

Истәлеккә эзләреңдә
Зәңгәр гөлләр үсәләр...
Кемнәр мине юатырлар,
Гөлне карлар күмсәләр?..

1958
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International