Агыла да болыт, агыла... (Бакый Урманче)

Чыганак: Ак чәчәк атар иде : Хәсән Туфан турында истәлекләр / төз. Х. Әюпов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - 368 б.

Хәсән Туфан. Әдәбиятыбызда, хосусән шигърият аланыбызда һич үчерелмәслек эз калдырган әдип. Әдәбият, мәдәният һәм тарихыбызда түрдәге урыннарның берсен биләгән шагыйрь. Бу — билгеле. Моны купшы сүзләр белән дәлилләп маташырга хаҗәт юк.

Хәсән романтик, серле, моңлы бер сима буларак минем күз алдыма килә. Ул тойгы һаман шулай, моның сәбәбен чынлап тикшереп караганым юк. Арабызда самимият дип әйтерлек якын танышлыгыбыз да булмады. Шунлыктан дус идек, моңдаш идек, дип әйтергә хакым булмаса кирәк. Бигрәк аз очраша идек. Аккош күлендәге әдипләр җәйлегендә мин гомеремдә бары бер тапкыр булдым. Мәрхүм Сибгат Хәким чакырган иде. Хәсәннең көнкүреше хакындагы белгәннәрем башкаларның хикәяләренә нигезләнгән.

Бер-ике тапкыр портретын ясарга керешкән идем. Уңышсыз булды диясем килми. Ак-кара рәвешендә, эскизланган хәлдә калдылар. Сеансларыбыз өзелде, ни сәбәптәндер, дәвам итә алмады. Бу рәсемнәрнең берсе минем альбомга куелган. Максудым соңыннан скульптурага күчерү иде, үзе исән чагында натурадан ясау насыйп булмады...

Хәсән белән кайчан, кайда, нинди шартларда танышкан булуым исемдә юк. Һәрхәлдә, шулай сирәк очрашкан булуыбызга карамастан, аның белән борыннан, бик күптән таныш булганмын сыман.
Була шундый кешеләр, аларның күңелендәге рухани җәүһәр үзе нурын чагылдырып тора, мәфтүн буласың, ул кеше үзе синең күңелеңдә хөрмәтле урын ала. Ләкин бу әле шагыйрьнең бөтен сурәтен, кешелеген, иҗади хезмәтен, әдип буларак кыяфәтен, тел сәнгатьчесе буларак осталыгын, культура дәрәҗәсен тулы рәвештә аңлатырлык фактор түгел...

Шигърияттә Хәсән Туфан бөек кодрәт иясе икәнлеген аңлаган һәм аңар мәфтун булганнарның берсе мин. Үземне поэтика белгече дип тә санамыйм һәм аның эшенә дәрәҗә куярлык эрудициям дә юктыр, бәлки. Шуның белән бергә, бөтен иҗатын кабул итеп тә бетерә алмыйм. Туфан үзе дә шигырьләрендә икеләнә кебек тоела, уңайсызлана. Шигырь чын күңелдән, иман белән әйтелгәндә генә үтемле була бит. Инде шагыйрьнең инануында аз гына шөбһәләнсәң дә, әсәр көчен югалта.

Туфан үзе тирән тойгылы, изге хиссиятле кеше икәнендә шөбһәм юк иде. Минем уемча, аның иҗатында кайчак ясалмалылык сизелеп китә, телендә дә төзеклек, сафлык булмый кала. Пакьлек, камиллек җитешмәгән башка байтак шагыйрьләрнең яңлышлыкларын кичерәсең, әмма Туфаннан камиллек, төзеклек көтәбез. Ул булмаса ниндидер рәнҗү тойгысы, юшкын булып, күңелгә утырып кала. Шигырь тәмам канәгатьләндерми. Үзеннән-үзе күңел түренә узып урынлашырга, ялланырга теләми. Аның югалту, сагыну маузугъларында язылган, күңелне тетрәтерлек шигырьләре бар.

Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр,
кебек гаҗәеп шигырьләрен ятлап торырга хаҗәт юк, турыдан-туры хәтереңдә, аңыңда үзе урнаша...

Туфан хакында язганда тагын әйтә торган бер-ике сүзем бар. Бу урында әһәмияте зур булмаса да, шагыйрьнең портретын билгели торган бер штрихтыр ул.

1971 елны гомердәшем Флора Әхмәтова артыннан Иркутск каласына очтым. Ул шушы өлкәдә фольклор экспедициясен тәмамлап, студентларын кайтарып, үзе Читага юнәлергә тиеш иде. Минем исә Сибирия калаларының һәрберсенә тукталып, бик күп татар халкын күрергә, аларның тарихын, хәзерге тормышын, көнкүрешен белү теләгем зур иде. Кросноярск, Омск калаларында да туктап, татар рәссамнары янында булдым, үткәндәге мәдәни хәят турысында шактый мәгълүмат алдым. Әмма шуларны хәзерге көннәр белән чагыштырып, фикер алышырдай кордаш, моңдаш кешеләр инде күп очрамады.

Өркеттән (Иркутск — Ред.) Байкал-күл аша очып, Читада кунакханәгә барып урынлашып алгач, тирә-юньне караштыра башладык. Тәрәзәдән ике катлы итеп салынган һәм мәчет калдыгы икәнлеге беленеп торган зур кызыл кирпеч бина күренде. Өркеттә мәчет тирәсендә яшәгән татар халкын очратып, шулардан кирәкле информация алган идек. Биредә дә берәрсе белән күрешеп булмасмы, дип шул бина янына киттек. Ләкин Өркет мәчете дин бинасы буларак вазифасын үти торган булса, Чита мәчете хәзер сыра заводына әйләндерелгән. Кеше юк, күренми. Шуннан ерак түгел декабристлардан калган кечкенә агач чиркәү бар икән, аның тирәсендә декабристларның каберләре дә бар.

Бу чиркәүне һәм каберстанны ремонтлап маташуларын күреп, барып карыйсыбыз килде, шунда юнәлдек. Бер гаҗәп әкият кебек хәл: чиркәүнең эченнән берәүнең татарча җырлавы ишетелде. Керсәк, бер татар егете — маляр, штукатурланган диварны җырлый-җырлый акшарлап тора икән. Сәламләштек. Ул әллә ни исе киткәнне изһар итмәде. Менә инде һич көтелмәгән җирдән безгә агай-эне хакында информация бирерлек кеше дә табылды.
— Мәктәп бармы? — дип сорадык.
— Юк,— диде.
Әмма моннан ерак түгел, элеккеге мөгаллимә апа торуын әйтеп, аның өен күрсәтте. Бардык, бәхетебезгә каршы, өй алдындагы бакчада самавыр шаулатып, берничә хатын-кыз чәй эчеп утыралар икән. Үзебезне атадык. Бик хуш күреп, сораша башладылар. Тагын пәрәмәчләр өстәп, табын түренә өндәделәр. Казанны сорашалар. Иң әүвәл сораганнары Хәсән Кусинов дигән мөгаллимнәре булды. «Яхшы беләбез, безне укытты. Исән-саумы?» дип кызыксындылар. Без андый кешене белмибез. «Юк, сез аны белергә тиешсез»,— дип, фотолар да китереп күрсәткәч, 27 нче еллар Туфанын шәйләү мөмкин булды. Туфанның Кусинов икәнлеген дә шунда белдек.

Бу мәҗлес безнең озак дәвам итте, кайбер татар мәктәбендә эшләгән педагогларны чакырып күрештерделәр.Фотографияләр алдык. Туфан Верхнеудинскида да мөгаллим булган икән.

Боларны ишеткәч, Хәсән Туфанның романтик кыяфәте, минем багымда тагы да кабатлырак, йомгаклырак сыйфатлана башлады. Туфанның шигърият җәүһәре дә чаткыланып, нурланып киткәндәй булды.

Әлеге дәү, ике катлы кызыл бинаны тагын бер тапкыр тәваф итеп, фидакарь декабристлар чиркәвенә янә күз салып, тарихның әсәрләре белән видагълашып, борынгы һәм күптән түгел генә узып киткән тарихи сәхифәләр үзәгендә йөргән кебек, Хәсән Туфан-Кусиновның Чита каласында яшәүче шәкертләре белән саубуллашып кайтырга йөргәндә Чита безгә Туфан белән бәйле тагын бер көтелмәгән очрашу әзерләп куйган икән. Үзебез торган «Ингода» кунакханәсенә кайтып керсәк, ишек шакып бер ханым килеп керде. Шәһәрдә Свердловск киностудиясе ниндидер кино төшерүен күргән идек. Аның кешеләре шул ук кунакханәдә тордылар. Фәһимә ханым шунда бухгалтермы, экономистмы булып эшли икән. Казаннан килгән кешеләр барын белеп, ул да Хәсән абыйсы исәнме, юкмы икәнен белер өчен безнең янга кергән. Сәлам тапшыруыбызны үтенде, кем булуны үзе белер, диде. Кайткач, әманәтне үтәп, сәламне тапшыргач, Хәсәнебезнең йөзе яктырып китте. «Исән икән!» дип, шатланганын да яшермәде. Әмма ни хәзер сыра заводына әверелдерелгән, манарасы колатылган, борын Чита мөселманнарының гыйззәтле гыйбадәтханәсе булган, манарасыннан азан әйтелгән, мәсҗедкә сыймаслык халыкның, җомга, гает укыган урыны (ихтимал, шунда Хәсән Кусинов та булгандыр), ни үз халкының моңлы җырларын яңгыратып ремонт ясый торган татар егете, ни хәсрәтле декабристлар чиркәве турында; ни Туфан укыткан балалар—хәзер совет мәгариф урыннарында хезмәт итүчеләр һәм алар белән татарча чәй эчеп утырулар турында Туфанның әңгәмә корып, фикер алышып утырасы килмәде шикелле. Шагыйрьнең күңел тәрәзәләре мондый истәлекләр җиле белән ачылып китмәде бугай. Ә минем башны тарихи хәлләрне искә төшереп тора торган бу күренешләр һаман әйләндерә, тарихның лабиринтларына сөрә. Шунда Хәсән Туфанның, үчерелмәс шигырьләр иҗат иткән татар шагыйренең гомере килеп чолгана. Шуларның барысын хәтерләгәннән соң Хәсән Туфан кыяфәте гаҗәп катлаулы, драматик һәм романтик сурәткә әверелә.

Агыла да болыт, агыла...

Татарстан Язучылар союзы, Лысьвадагы кебек үк, Чита һәм Верхнеудинскида да шагыйрь истәлеген мәңгеләштерү эшенә керешсә, яхшы булыр иде.

1987

____________________

Үчерелмәслек — җуелмаслык.
Сима — образ.
Мәфтүн булу — үз-үзеңне онытып соклану, баш-күз әйләнү.
Тәваф — бер нәрсәнең тирә-ягын әйрәнү.
Видагълашу — саубуллашу.
Изһар итү — күрсәтү, ачып салу.



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International