Тукай киткән яктан эзлим... (Илдар Юзеев)

Чыганак: Ак чәчәк атар иде : Хәсән Туфан турында истәлекләр / төз. Х. Әюпов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - 368 б.

Безнең буынның әдәбиятка килеп керүе Хәсән Туфанның Казанга әйләнеп кайту чорына туры килде.

1956—1960 еллар. Мин ул вакытта «Пионер» («Ялкын») журналында җаваплы секретарь. Олы шагыйрь Хәсән Туфан белән журнал аркылы аралашулар — үзе бер кадерле хатирә. Шигырь сорап күп тапкырлар аның үзе янына барырга туры килде, үзен дә редакциягә чакыра идек. Шунысы гаҗәп: шагыйрь беркайчан да үз шигырен матбугатка үзе тәкъдим итми иде. Хәсән аганың үз кулы белән язылган берничә шигыре әле дә минем архивымда саклана.

Бервакыт без, редакциядә киңәшеп, шагыйрьнең элек билгеле булган «Юкмыш бабай әкияте»н яңадан басып чыгарырга уйладык. Бу теләгебезне авторга да белдердек. Хәсән ага поэмасын ашыкмыйча гына яңадан төзәтте һәм безгә өр-яңа вариант алып килде. Әкият, бик матур рәсемнәр белән бизәлеп, журналда басылып та чыкты. Архивымдагы иң кыйммәтле ядкәрләремнең берсе — «Юкмыш бабай»ның автор тарафыннан төзәтелгән варианты. Күп тапкырлар Хәсән ага белән бергә очрашуларда булганым бар. Аудиториядә берничә генә бала күрсә дә шагыйрь, Һич тә авырсынмыйча, «Юкмыш бабай»ны яттан сөйли. Кызганычка каршы, бер генә артист та ул әсәрне укырга алынмады. Бәлки, Туфанның үзеннән соң укырга кыюлыклары җитмидер.

Дөресен әйтергә кирәк, олы шагыйрь поэзиягә килгән яшь шагыйрьләрне шунда ук үз күрде, якын итте. Туфан һәм Хәким кебек шагыйрьләрнең җылы мөнәсәбәтен тоеп яшәвем белән мин үземне бәхетле саныйм. 1958 елны чыккан «Җырлар, шигырьләр» китабына Хәсән ага менә шундый юлларны язды:
«Мин бәхетле, Илдар; авам икән — сез бар, дәвам итә алучы алмашлар бар. Такташ кына бу матур көннәрне күрә алмады. Аның өчен дә кулыңны кысам. X. Туфан. 19.4.58.»
1964 елны басылган «Сайланма әсәрләре»ндә исә яшел кара белән шундый автограф куелган:
«Иң яраткан әдәби энем Илдарга, бер үк сафта яшәгән көннәребез истәлеге итеп, чын күңелдән X. Туфан. 12.2.65.»

Мактану булып яңгырамасын өчен әйтеп куюны кирәк дип табам: шагыйрьнең «иң яраткан әдәби энеләре» миннән башка да шактый күп иде һәм ул мондый җылы сүзләрне, әлбәттә, бер миңа гына язмагандыр.

Ул елларда матбугатта минем поэмаларым турында шау-шулы бәхәсләр дә купкалады. 1968 елның 23 октябрь санында «Комсомолец Татарии» газетасында Хәсән Туфанның «Поэт переднего края» исемле мәкаләсе, Сибгат Хәкимнең шул ук елны «Татарстан яшьләре»ндә мәкаләсе чыккач, минем иҗатыма мөнәсәбәт ачыкланды шикелле.

Хәсән абыйлары моны гел башыннан сыйпап кына торган икән, дигән фикер калмасын. Кирәк чагында, үзенә ошамаган шигырь яки поэманы укыгач, Хәсән абый аталарча «кыйный» да белә иде. «Карурман» поэмасының беренче вариантын ул ошатмады. Кайсыдыр санаторийдан тәнкыйть итеп хат та язып салды. Шуннан мин, аның фикерләрен искә алып, поэманы яңадан төзәттем. Поэманың аның тамгалары куелган нөсхәсе әле дә саклана. Кыскасы, «Карурман»ның кайбер урыннарында Хәсән абыйның да җылы кулы бар.

Шул еллардагы поэзия секциясенең җитәкчесе буларак, Хәсән ага белән бик еш очрашырга туры килә иде. Ул үзенең бюро члены дигән вазифасына бик тә җаваплы карый, һәрбер утырышта катнашып, үз фикерен әйтмичә калмый. Кулъязманы кат-кат укып, фикерләрен кулъязмага язып куя, шигырьләр ошаса, ул авторны югалтмый, аның белән даими очраша.

Хәсән аганы мәҗлесләрдә утырганда күзәткәнем бар. Ашау-эчү белән мавыкмый. «Гомумән, ашый иде микән ул?» дип тә уйлап куям хәзер. Үзенә сүз бирмәсәң, ул гел тыңлап утыра, кеше сөйләгәнне ярата. Башкалар сизмәгәндә генә, өстәлдән салфетка алып, нидер яза. Ә инде сүз әйтүен үтенсәләр, гадәттә шигырь сөйли.

Тагын бер сәер ягын әйтмичә булмый: Хәсән ага үз кулы белән беркайчан да шигыре өчен гонорар алмады, шул гадәте белән редакцияләрне, бухгалтерияләрне тәмам тилмертә иде.

Декадаларда, җыелышларда, очрашуларда, кунак йортларында күпме тапкырлар бергә булып, мин аның үзе турында үзе башлап сөйләгәнен хәтерләмим. Сөйләгәне — шигырь, табигать, сәнгать... Аның белән матди әйберләр турында түгел, гел иҗат хакында гына сөйләшәсең.

Соңгы елларны, инде авырый башлагач, телефоннан шылтыратам: «Хәлегез ничек, Хәсән абый?» һәрвакыт: «Нормально!» яки «Шәп!» дип җавап бирә. Берсендә: «Аккош күленә кошлар килгәндер инде, каршыларга барасы иде»,— ди.

Чын мәгънәсендә, табигать баласы. 1980 елның декабрендә Хәсән абый безне, берничә әдәби энесен, үз өенә — сиксән еллык бәйрәменә чакырды. Кичә генә өлкән дуслары котлап киткәннәр. Шагыйребез, гадәттәгечә, күп сөйләмәде, күбрәк безне тыңлады. Әмма без аның: «Таркалмагыз, бердәм булыгыз!» дип әйткән сүзләрен васыять дип кабул иттек һәм Кол Галидән алып бүгенге көнгә кадәр килгән рухи буыннар чылбырын өзмичә сакларга, дәвам итәргә күңелдән сүз бирдек. Бу кадерле васыятьнең мәгънәсен һәрберебез үзенчә ачты, әмма аның төп асылы ачык иде: һәр төрле ваклыклардан өстен булыгыз, талантыгызны әрәм-шәрәм итмәгез, илебезнең олы җанлы гражданины булып, Тукайча, халык өчен яшәгез!

Вафат булырына берникадәр вакыт калгач, без аның янына шифаханәгә кердек. Үзе дөньядан инде китеп бара, ә үзе: «Хәлең ничек?» — дигәч, елмаерга тырышып: «Шәп!» — ди. Беренче керүебездә: «Мин сездән разый, егетләр!» — дип калды. Без, аның әдәби энеләре, балалары искиткеч зур миссия (Хәсән абый яраткан сүз) күтәреп калырга тиешбез: андый шагыйрьнең фатыйхасын алу һәм васыятен үтәү — җиңел түгел!
Соңгы тапкыр шифаханәгә үзем генә кердем. Миңа Янган тауга санаторийга китәргә кирәк иде. Янында Мөнҗия апа. «Йөреп караган иде, егылды», — ди. Шуннан соң Хәсән абый ятып тора.

- Хәлегез ничек, Хәсән абый?
- Нормально!
Мөнҗия апа өстәп куя:
- Аккош күленә ашкына...
Сизәм: Хәсән абыйга сөйләшүе авыр, әмма сүзләрен әйтергә ашыга:
- Һәр язны Аккош күлендә бер чәчәккә игътибар итәм, аның исеме юк. Ул чәчәк ел саен тургай килгәч ачыла. Ниндидер серлелек бар монда...
«Тургай чәчәге» дигән әзер шигырь бу, Хәсән абый, утырып язасы гына бар...
Соңгы очрашуны тойган кебек, ул бу юлы да:
- Мин сездән разый, — дип калды.
Изге шагыйребезнең васыятьләре хәзер тынгылык бирми, төннәрен йокыдан уята.
Чын шагыйрьнең беркайчан да картаймаганлыгын раслап киткән бөек Туфан, кулларына Тургай чәчәген тотып, ап-ак чәчләрен җилфердәтеп, каршыма килеп чыгар сыман...
Сине эзлим һаман, Хәсән абый,
Аккош күле. Кыш.
Урманнардан, сукмаклардан эзлим.
Син юк. Бүлмәң — буш.
Синнән башка үтмәсә дә шигъри
бәйрәмнәребез,
үзең җитми җанга. Кайда соң син,
пәйгамбәребез?
Ерак сәяхәткә киттең мәллә,
әйтче, син кайда?
Көтмәгәндә пәйда бул, әйдә,
«Ба!» дип елмай да.
Акыл әйтә: «Нәкъ кешечә яшәп,
ул туктап калды:
чиксез мәңгелекнең бер җирендә
йокыга талды.»
Юк, эзләмим сине җир астыннан,
кабердән, таштан,
рухың мәңгелеккә тоташкан да
күкләргә ашкан!
Күрмәсәм дә, шигъри пәйгамбәрем,
Һич өмет өзмим:
Һәрчак сине Тукай киткән яктан,
Һәрчак сине Такташ киткән яктан —
күкләрдән эзлим!

1988
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International