Илдар Юзеев. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://kopilkaurokov.ru/literatura/uroki/tvorchieskii_put_poeta_il_dara_iuzieieva

Илдар Юзеев – татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның иҗаты  гаҗәеп киң кырлы. Аның шигърияте автор үзе исән чагында ук югары дәрәҗәдә бәяләнде. Ул әдәбиятка 1950 нче елларда килеп, «Таныш моңнар» поэмасы белән таныла. Аның «Әнкәй», «Фәрит-Фәридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары татар шигъриятендә аерым урын алып торалар. Илдар Юзеев шигырьләренә бик күп композиторлар көй язган. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырлары бар.

 Илдар Юзеев – драматург та. «Кыр казлары артыннан», «Гашыйклар тавы», «Сандугачлар килгән безгә», «Ак калфагым төшердем кулдан…» кебек әсәрләре төрле театр сәхнәләрендә куела.

2018 нче елның  3 нче гыйнварында күренекле  әдипнең тууына 85 ел тулды.

Биобиблиографик белешмәлек И. Юзеевның юбилее уңаеннан төзелде.

Белешмәлектә материаллар 7 бүлеккә урнаштырылды. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, аның турында замандашларының  истәлекләре, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә И. Юзеевның китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

И. Юзеевка багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

 И. Юзеевның тәрҗемәи хәле

И. Юзеевың әсәрләре

И. Юзеевның тормышы һәм иҗаты турында

И. Юзеев турында истәлекләр

Фотоархив

Сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр

Сценарийлар

Методик материаллар

Презентацияләр

Илдар Юзеев турында Интернетта мәгълүмат чыганаклары

Видеоязмалар

Библиография

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 30 марты, 11:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International