Хөснулла Вәлиуллин. Биобиблиографик белешмәлек



2014 нче елның 28 нче февралендә күренекле татар композиторы, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966, 1974). ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1989) Вәлиу́ллин Хөснулла Вәлиулла улының (1914-1993) тууына 100 ел тулды. «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән чираттагы электрон белешмәлек шушы күренекле датага багышланып төзелде.
Х. Вәлиуллин иҗатында опера жанры үзәк урынны алып тора. Аның төп әсәрләреннән - лирик-психологик рухтагы «Самат» операсы, «Дим буенда» (1965) операсы, «Туган як» (1970) кантатасы аеруча игътибарга лаек. Ул шулай ук камера-инструменталь әсәрләр, җырлар һәм романслар, драма спектакльләренә музыка иҗат итеп татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертте.
Тәкъдим ителә торган белешмәлектә материаллар 5 бүлеккә төркемләп бирелде. Композиторның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, композиторның әсәләре, фотоархив, Х. Вәлиуллин хакында дөнья күргән хезмәтләр, мәкаләләр исемлеге урнаштырылды. Соңыннан Хөснул Вәлиуллинга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар бирелде. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Х. Вәлиуллинның тәрҗемәи хәле
Х. Вәлиуллинның тормышы һәм иҗаты турында
Фотоархив

Х. Вәлиуллин әсәрләре
Библиография




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International