Күңелендә һаман да яз иде аның... (А. Арсланов)

Чыганак : Рустем Яхин : Материалы. Письма. Воспоминания / сост.: Ю.Н. Исанбет. К.С. Тазиева; общ.ред., вступ.ст., коммент., указ. Ю.Н. Исанбет.- Казань : Татар. кн. изд-во, 2002.- 431 с.

Арсланов Айрат Гәрәй улы — нәфис сүз остасы, артист. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
1929 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туган.
1949 елда Татар театр техникумын, 1976 елда Мәскәүдәге А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИСны) тәмамлый. 1949—1957 елларда Татарстан радиосы, 1960—1967 елларда телестудия дикторы, 1956—1960 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры арстисты, 1967—1991 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты, режиссеры.


Талантларга гаҗәп юмарт XX гасыр җир йөзенә дистәләгән даһи ул-кызларын калдырып, китеп бара.
Шуларның берсе — күңелләргә мәңгелек яз алып килерлек сихри моңнар остасы композитор Рөстәм Яхин иде.
Татар музыкасы офыкларын үз иҗаты белән шактый киңәйтеп җибәрә алган, әсәрләре белән туган илендә генә түгел, бөтен дөньяга танылган бу композиторның бар гомере туктаусыз эзләнү, иҗаттан тора.
Минем архивымда Рөстәм дустыбыз белән Казанда концертларда, гастрольләр вакытында төрле шәһәрләрдә, чит илдә булганда яки ял вакытларында төшкән күп кенә рәсемнәр саклана. Инде дистәләгән еллар үткән. Бу рәсемнәрне актарганда төрле еллар, төрле кичерешләр искә төшә, аерым спектакльләрдә яки концертларда бергә катнашкан артистлар, композиторлар, режиссерлар, алар белән кулга-кул тотынып сәнгать мәйданында эшләгән вакытлар күз алдына килеп баскандай була.
Бу вакытларда сагыну, сагышланып алу халәтен дә кичерәсең кебек... Ни кызганыч, ул рәсемнәрдә сиңа елмаеп карап торучыларның кайберләре бүген безнең арабызда юк инде. Менә шунысы күңелне моңсуландыра.
Рөстәм Яхин белән беренче очрашуым һәм танышуым минем Татарстан радиосында эшли башлаган илленче елларның башында булды. Радиода еш була торган композиторларыбыз Салих ага Сәйдәшев, Мансур ага Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзиләр белән инде мин таныш идем. Мәскәү консерваториясендә укучы Рөстәм Яхин турында да ишетеп белә идем, ләкин үзен күргәнем юк иде.
Беркөнне радионың репетицияләр бүлмәсенә килеп керсәм, анда концертмейстер Екатерина Александровна Соколова янында мөлаем гына бер кешене һәм җырчыларыбызны күрдем, шунда Екатерина Александровна мине Рөстәм белән таныштырды. Бераздан Р. Яхин консерваторияне тәмамлап, Казанга кайтты.
Ул елларда Г. Камал театры бинасында еш кына Татарстан радиосы оештыра торган концертлар уздырыла иде. Ул концертларда, әлбәттә, радио аша тыңлаучыларга яхшы таныш булган мәшһүр артистлар, музыкантлар, җырчылар чыгыш ясыйлар иде. Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдинов, Шәфика Котдусова, Усман Әлмиев, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев, Фәйзи Биккинин, Сәгыйть Алиев, Исмәгыйль Һилалов — аларның чыгышларын тамашачылар бик яратып тыңлыйлар иде.
Менә шундый концертларның берсендә Рөстәм Яхинның да катнашканы хәтеремдә калган. Концертта мин беренче тапкыр Рөстәмнең үзе башкаруында фортепиано өчен пьесаларын ишетеп сокланган идем. Ул концертта мин дә Г. Тукай әсәрләрен укыдым. Бу Р. Яхин белән бергә эшләгән беренче концертыбыз булгандыр, мөгаен.
Рөстәм Яхин исеме күпләргә таныш, шуның өчен аның җырларын бар төбәкләрдә дә яратып башкаралар, аның яңа әсәрләрен көтеп алалар иде. Кайда гына булмасын, Рөстәмнең концертларда үзе дә катнашуы бик күп тамашачыларны, җыр яратучыларны җәлеп итә, аның чыгышлары һәркайда зур уңыш казана иде. Бу, беренче нәүбәттә, Рөстәм Яхин җырларының халыкчан, моңга бай булуы белән аңлатылса, шулай ук аның оста пианист һәм һәр җырчының бөтен мөмкинлекләрен ачуга булышлык итүче оста аккомпаниатор булуы да булышлык иткәндер дип беләм. Рөстәмнең Фортепиано һәм оркестр өчен концертын һәм фортепиано өчен башка әсәрләрен үзенең башкаруын, әлбәттә, сокланмыйча тыңлап булмый иде.
Рөстәм, сәнгатьнең кайсы төренә генә булмасын, үзенә дә, башка музыкант һәм җырчыларга да башкару осталыгын үстерүдә таләпчән караучы чын сәнгать кешесе иде. Аның белән эшләүче башкаручыларның да композиторга үтә дә игътибарлы булулары, эшләрен зур пөхтәлек күрсәтеп башкарулары сизелеп тора иде.
Рөстәм Яхин тормышта искиткеч гади, кешелекле шәхес иде. Ул сәнгать һәм әдәбият әһелләренә самими, җылы мөгамәләдә булды, бу өлкәләрдә эшләүчеләргә хөрмәте ифрат зур иде, шуңа күрәдер Рөстәмнең үзенә дә артистлар, язучы һәм шагыйрьләр зур хөрмәт күрсәтәләр, аны олылый беләләр иде.
Әлбәттә, ул еллардан бирле күпме сулар акты, күпме вакыйгалар булып үтте, әмма безнең сәнгать юлыбызда очраган күп шәхесләр арасында Рөстәм Яхин үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән чын сәнгать кешесе буларак аерым урын алып тора.
Кайда гына чыгышлар ясарга туры килмәсен: Казанның опера театрындамы, Мәскәүнең Чайковский исемендәге концерт залындамы, Ленинградның капелла залындамы, шәһәребез гомуми яки махсус музыка мәктәпләрендәме — һәркайда Рөстәм Яхин концертларга нык әзерләнеп, зур иҗади рухлану һәм дулкынлану хисләре белән чыга торган иде.
Шулай концерт башлануны сәхнә артында көтеп торганда, Рөстәм кайвакыт:
— Ничек син бер дә дулкынланмыйча сәхнәгә чыга аласың? — дип сорап та куйгалый иде.
Мин көлеп кенә: «Концертларда катнаша-катнаша дулкынланудан туйдым инде, шуңа хәзер дулкынланмый башладым, ахры. Бу бит тыштан гына шулай күренә, ә эчке дулкынланудан башка артист бер генә мәртәбә дә сәхнәгә чыга алмыйдыр ул»,— дип җавап бирәм.
Кайда гына эшләсәк тә, Рөстәмне сәхнәдә зур уңыш көтә. Бу яктан алганда Рөстәм бәхетле артист һәм үз әсәренең уңышын тоючы бәхетле композитор иде. Иҗатта һәм сәхнәдә башкару осталыгы буенча ул үзенең коллегаларына үрнәк шәхес иде.
1968 елның май аенда миңа Рөстәм Яхин белән бергә гастрольгә чит илгә дә барырга насыйп булды. Финляндиядә яшәүче төрки телләр галиме, профессор Гомәр Таһир чакыруы буенча бер төркем артистлар һәм музыкантлар Финляндиядә яшәүче татарларга концертлар бирү өчен Хельсинки шәһәренә бардык.
Концертларыбыз Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә үтте. Бу концертларның программаларына Р. Яхинның дистәләгән җырлары һәм романслары, авторның үзе башкаруында фортепиано өчен пьесалары кертелгән иде. Һәркайда тыңлаучылар Рөстәмнең әсәрләрен аеруча яратып тыңладылар һәм авторны чәчәкләргә күмделәр.
Баксаң, аның күп әсәрләре белән Финляндия татарлары граммофон пластинкалары аша яхшы таныш икәннәр. Бу хәл, әлбәттә, авторның күңеленә бик хуш килгәндер, андагы концертларда ул зур рухлану белән катнашты.
Рөстәм Яхинның тормышта гаять гади, кешелекле булуы турында язып үткән идем инде. Илленче еллар уртасында дүрт-биш еллап безгә Рөстәм белән бер тирәдә — Казанның ул вакыттагы Ленин районында күршеләр булып яшәргә туры килде. Ул Восстание урамында, ә без Кызыл Байрак урамында яши идек. Рөстәм чаңгыда йөрергә ярата иде. Берничә мәртәбә мин, хатыным Мәрьям һәм Рөстәм белән бергә Аккош күленә чаңгы шуарга баруыбыз истә калган. Соңрак ул чаңгы «поход»ларын көлеп, сагынып искә ала идек.
Рөстәм бездә еш була иде. Ул чакта квартирабыз әллә ни зур булмаса да, күңелле яши идек, бәйрәмнәр уңае белән дуслар — артистлар, режиссерлар килә, күңелле сөйләшеп утырулар, сәнгать яңалыклары белән танышулар була торган иде.
Рөстәмнәргә барганда безне аның әнисе Мәрьям апа бик җылы каршылый иде. Аш-суга оста, бик пөхтә, ифрат кечелекле, өендә дә чисталык һәм пөхтәлек яратучы ханым иде Мәрьям апа. Өендә матур гөлләр, ничә килсәң тәрәзәләре киң итеп ачылган булыр иде. «Кыш көннәрендә дә мин форточкаларны ачык тотарга тырышам, ә җәйнең матур көннәрендә фатирымда чиста һава булуны яратам, тәрәзәләрне гел ачык тотам»,— ди иде ул. Мин аңа: «Мәрьям апа, сез минем Башкортстандагы әниемә бик охшагансыз, ул да шундый ук аш-суга оста, бик уңган чын татар хатыны, исеме дә Мәрьям»,— дигәч, ул: «Айрат, алай булгач, әниеңне сагынган саен безгә кер, аны күргән кебек булырсың, ә мин сезне пәрәмәч белән сыйлармын. Синең үз хатының да Мәрьям исемле бик мөләем хатын бит»,— дия торган иде.
Мәрьям апа шаян сүзле, хөр күңелле, ифрат ягымлы кеше иде. Ул әле шагыйрә дә булган, аның шигырьләр язуын мин соңгы елларда гына, Рөстәм турында документаль фильмны карагач кына белдем. Әгәр ул елларда белгән булсам, ялварып булса да шигырьләрен укуын үтенер идем.
Ул шигырьләрне табып булса, алар буенча радиода тапшыру ясарга да исәбем бар хәзер, Рөстәмнең музыкасы белән искиткеч яңгырар иде алар... Мин Мәрьям апаның шундый белемле, әдәпле, зәвыклы ханым булуына сокланып, Рөстәмгә әнисенең нинди гаиләдә үсүе, тәрбияләнүе турында сораулар биргәнем булды. Рөстәм гаиләләре, гаилә әгъзалары турында саран гына сөйли иде. Аның шулай бик үк теләмичә сөйләүләреннән мин шуларны аңладым: Мәрьям ханым Казан байлары Мусиннар нәселеннән булган Ситдыйк Мусин кызы икән. Вакыт үтү белән Мәрьямне Ситдыйк байда приказчик булып эшләгән Мөхәммәтхаҗи Яхинга кияүгә бирәләр. Алар үзләренә йорт салып, аерым яши башлыйлар. Аларның бер кызлары, өч уллары була. 1921 елда төпчекләре Рөстәм туа.
Революция бу гаиләгә кайгы артыннан кайгы китерә. Алар раскулачивание дигән афәткә эләгеп, йортсыз, бер әйберсез калалар. Әтиләре Мөхәммәтхаҗины Арча районына сөрәләр, ул шунда тиздән тиф авыруыннан вафат була. Дүрт бала белән калган Мәрьям ханымны шәһәрдә калдыралар, туганнары аңа мәрхәмәт кылып бер бүлмә бирәләр, алар шунда озак еллар яшиләр.
Рөстәмнең абыйларының да язмышлары фаҗигале, апасы Әминә дә дүрт баласын калдырып, иртә вафат була.
Менә шундый тормыш авырлыкларын һәм зур кайгылар кичергән чыдам татар хатыны икән ул Мәрьям апа Яхина.
Бай кызы булгач, әлбәттә, Мәрьям апаны укытканнар; ул гарәп телен яхшы белә, әдәбият белән кызыксына, Тукайны яратып укый иде. Аның әдәбиятны, сәнгатьне яратуы, кешеләргә үтә дә ягымлы һәм мәрхәмәтле булуы, барлык кешелек сыйфатлары улы Рөстәмгә күчкәндер... Рөстәм, язып үткәнемчә, бик мөлаем, кешелекле, җор сүзле, кирәк чакта шаярып алуны да яратучы киң күңелле кеше иде.
Шаяруны яратучы дигәннән, шундый бер вакыйга истә калган.
Илленче еллар ахыры, хакимияткә Н. С. Хрущев килгәч, авыл хуҗалыгында «кырлар королевасы» — кукуруз игелә башлаган вакыт. Мәскәүнең «Союзмультфильм» студиясендә «Яшел квадратлар турында» дигән документаль фильмны төрле телләргә күчерәләр. Фильмны татарчалаштыру өчен мине дә Мәскәүгә чакырдылар. Фильмда диктор тавышыннан тыш бер-ике актер да кирәк икән. Режиссер миңа татар телендә сөйләшүче ике кеше табарга кушты. Бер иптәшне югары партия мәктәбеннән таптым, икенчесен каян табарга? Шунда исемә төште, Мәскәүдә шул вакытларда консерваториягә үз эшләре белән килгән Рөстәм бар бит. Аның өй телефонын табып, аңа шалтыратам, хәлне аңлатып биргәч, Рөстәм кычкырып көлә, «миннән нинди актер чыксын?» ди, ризалашмый. Мин шунда ук ул яшәгән йортка барам, Чернышевский урамында яши иде ул. Мин барып кергәндә Рөстәм рояль артында утыра иде, миңа үзенең Г. Тукай шигыренә язган «Шагыйрь» җырын уйнап күрсәтте, икәүләп ул җырны җырлап та карадык. Хәлне аңлата торгач, син бармасаң, эшебез туктый, дип бик сорагач, Рөстәм барырга риза булды. Икенче көнне студиядә фильмны татарчалаштыра башладык. Рөстәмгә тимер юлчы машинист булып берничә җөмлә әйтергә кирәк, машинист перронда торучы иптәшенә нәрсәдер кычкыра. Менә шул җиргә җиткәч, эшебез бераз төртелебрәк калды, бик тыныч кына, әдәпле генә сөйләшүче Рөстәмебез кычкырып әйтәлми генә бит теге машинист сүзләрен. Берничә дубль ясарга туры килде. Дубльләр арасында тәнәфес вакытында Рөстәм миңа үпкә катыш тавыш белән: «Син мине нинди авантюрага тарттың, миннән нинди актер чыксын инде»,— дип ачулангандай итте. Ләкин эшне башкарып чыктык. Бу вакыйгадан соң озак вакытлар мин Рөстәм белән очрашканда «Исәнме, иптәш машинист!» дип исәнләшә идем, ә ул «Ох, авантюрист...» дип ачуланган була, аннан рәхәтләнеп көлешә торган идек...
...Архивлардагы рәсемнәрне актарып утырганда, менә шундый ерак еллар томаны артында калган аерым мизгелләр хәтергә килә. Ул мизгелләр күз алдына халкыбызның яраткан композиторы Рөстәм Яхинның якты образын китереп бастыра. Аның безнең арабыздан киткәненә дә берничә ел үтте. Әмма аның гүзәл музыкасы халкыбыз күңелендә мәңге яшәр, сәхнәдәш дусларына нечкә күңелле гүзәл кешене искә төшереп торыр.

325-нче б. Әтиләре Мөхәммәтхаҗины Арча районына сөрәләр... — Бер автобиографиясендә Яхин әтисе Бөреле җәнлек совхозында хисапчы булып эшләде, дип күрсәтә. Аның ниндидер вакыт бакчачылык үзәгенең Дөбъяз район бүлегендә эшләве турында мәгълүматлар бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International