Күңелдә дә, истә дә (З. Фәйзи)

Чыганак: Казан.- 1996.- № 7-8.

Салих Сәйдәшев кебек, иҗатлары күңелемә аеруча якын булган берничә композиторым бар. Алар: Нәҗиб Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров һәм Әнвәр Бакировлар. Бу талант ияләренең һәркайсының бер-берсеннән генә түгел, башка композиторлардан да аерылып торган үз иҗат җирлеге — үз моң чишмәсе бар. Шунлыктан аларның музыкасын, исемнәрен әйтмәсәләр дә, колакка килеп керүгә, кем көе икәнен шундук танып аласың.
Ә Рөстәм Яхин исә арада иң үзенчәлеклесе, дияр идем мин. Аның моңнары образлы һәм тирән хисле булулары белән күңелне дулкынландырып кына калмыйча, күз алдына җанлы картиналарны ук китереп бастыралар. Аларны тыңлаганнан соң, ничектер уйлар ачылып, рух сафланып китә. Шуңадыр, мөгаен, башымда музыкага салырга шигырьләр язу уе тууга, күз алдыма иң беренче Рөстәм Яхин килеп басты.
Яза торгач, дистәдән артык җыр тексты җыелды. Хәзер композиторларны табарга, күрергә кирәк. Адресларын сораша гына башлаган идем, эшләгән җиремнән ерак та түгел Исмай Шәмсетдинов торганын белдем. Уйлыйм: "Болай юл өстендә генә яшәгәч, бер-ике шигыремне күрсәтим әле үзенә".
Трубканы алып тыңлаганнан соң, композитор:
- Минем сезне ишеткәнем юк кебек, моңарчы музыкага салынган шигырьләрегез бармы? — дип сорау бирде.
Әйтәм:
- Юк. Мин алай язган, танылган кеше түгел әле. Музыкага салырга дип, беренче тапкыр язуым, — дим.
- Кайда, кем булып эшлисез соң?— ди.
Әйтәм:
-Фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире булып эшлим.
- Алай икән, — дип тынып калганнан соң, Исмай ага әйтә, —берүк, күңелегезгә авыр алып, үпкәли күрмәгез, шигырьләрегезне карап, музыка язарга теләгем туган очракта да, булдыра алмыйм, мөмкинлегем юк. Сәбәбе шул: минем саулык шәптән түгел бит хәзер. Игътибар итәсездер, соңгы ике елда яңа җырлар бөтенләй язганым юк диярлек. Моңарчы оркестр өчен язып килгән әйберләремне тәмам тәртипкә китерү —төгәлләү белән генә шөгыльләнәм хәзер,— ди.
Бу сүзләрдән соң, билгеле, миңа, борчыганым өчен гафу үтенеп һәм аңа уңышлар теләп, саубуллашырга гына калды. Алга узып шуны да әйтим, бу Исмай аганың, гомере офыгына якынлашып, иҗатына йомгак ясап яткан көннәре булып чыкты. Шушы сөйләшүдән сон ул ике-өч ай гына яшәгәндер — дөньядан китеп тә барды.
Композиторның шигырьләрне карый алмавына җитди сәбәп барлыкны ихлас күңелдән әйткәнен аңласам да, моннан соң, ни өчендер, күңелемә шик төште. Икеләнеп: "Әллә шигырьләрне Рөстәм Яхинга күрсәтеп тә тормаска инде? Мондый зур композиторның минем кебек танылмаган кешенең әйберләрен, вакланып, карап та тормавы бар",
- дип уйлыйм. Алай да, тәвәккәлләп, үзенә шалтыратырга булдым.
Трубканы тормыш иптәше Хәлимә Закировна алып, теләгемне аңлатуга, телефонга Рөстәм абыйны чакырды.
- Тыңлыйм.
Ягымлы, тыныч тавыш. Композитор музыка өчен язган шигырьләремне күрсәтергә теләгәнемне
белгәннән соң, кем һәм нинди кеше булуым белән кызыксынып та тормастан:
- Иртәгә уннарга килә аласызмы?— диде.
- Үзегезгә кайчан уңайлы, шул вакытка килә алам, Рөстәм абый, — дим, күңелгә җылы кереп, һәм шундук торган адресларын сорап белдем. Ул чагында алар Лесгафт урамындагы 18 нче йортта
яшиләр иде әле.
Билгеләнгән вакытка килеп, кыңгырауга бастым. Рөстәм абый белән Хәлимә Закировна, икәүләп ишек ачып, каршы алдылар. Мин күптәнге якын дуслары, әйтерсең, йөзләрендә якты елмаю. Күрешеп-танышуга, Рөстәм абый киемемне чөйгә элеп куйды да:
- Мактап йөрисез икән, әйдәгез, чәй эчеп алабыз! — дип, кыстарга тотындылар.
Әйтәм:
- Мин әле яңа гына тамак туйдырып килгән кеше, рәхмәт! Сез үзегез эчеп алыгыз, ә мин бүлмәгездә кәгазьләремне карый торам, — дим.
Юк.
- Бер чәшке чәй эчәрлек кенә урыныгыз бардыр! — дип, кабат авыз да ачтырмыйча, аш-су бүлмәләренә алып кереп киттеләр.
Сөйләшә-таныша чәй эчеп алгач, Рөстәм абый белән аның иҗат бүлмәсенә кердек.
Анда пианино белән фортепиано, зур булмаган гади генә китап шкафы һәм диваннан башка бернинди әйбер юк. Фатирларында да күзгә ташланырдай затлы әйберләр күрмәгәнлектән, шунда башыма ирексездән "Никадәр гаделсезлек! Милли сәнгатебезне үстерү өчен шул кадәр зур хезмәт күрсәтүче кешенең тормыш шартлары шундый гына булсын әле. Ә бит җәмгыятькә бер тиен файда китермичә йомшак кәнәфиләрдә генә утыручы оятсыз түрәләрнең тормыш шартлары корольләрнеке кебек" дигән уйлар килеп, күңелемне көйдереп алдылар.
- Шигырьләрегезне башта болай гына укып чыгыгыз әле! — диде Рөстәм абый икәүләп диванга утыруга, тыңларга әзерләнеп.
Мин укырга тотындым.
Күренә: композитор, вакыты-ва-кыты белән туктатып нидер әйтергә теләгәндәй, селкенгәләп ала. Әмма бер сүз дә дәшми дә, бүлдерми дә.
Шигырьләр укылганнан соң, ул иң элек нидән башларга белмәгәндәй, бер мәлгә тынып калды. Аннары аларны миннән алып:
- Тыңлап кына шигырьләрнең нечкәлегенә, мәгънәсенә төшенеп бетеп булмый. Шуңа күрә калдырып торыгыз.
Бер атнадан соң, тагын шалтыратырсыз. Шул вакыт эчендә үзләрен иркенләп карап чыгармын да фикеремне әйтермен,— диде..
Мин, саубуллашып, кайтып киттем.
Кыска гына вакыт эчендә дә композиторның садәлеге белән самими мөгамәләсеннән күңелемдә соклану хисе, хөрмәт һәм җылы тәэссорат туып өлгергән иде.
Билгеләнгән вакыт җитеп шалтыраткач, Рөстәм абый, шигырьләр турында бер сүз дә әйтеп тормастан:
- Әйдә сөйләшербез, Заһид, көтәм — кил! — дип, тагын өенә чакырды.
Килеп, өс-башымны салып, композиторның иҗат бүлмәсенә узуга, күрәм, рояльнең ноталар куя торган киштәчегендә "Яз чәчәген өзмә минем өчен" дигән шигыремә язган музыканың нотасы тора.
Ул акрын гына пианино янына килеп утырды да:
- Тыңлап карагыз, ничегрәк чыккан? — дип, башта җырның музыкасын гына уйнап күрсәтте. Аннары сүзләре белән җырлый-җырлый уйнап чыкты.
Мин болай булыр дип башыма да китермәгән идем, билгеле. Шигырьләремне укып чыккандыр да, йә, матур гына әйтеп, үзләрен кире борыр, йә, ошаганнарын тапкан булса, эшләп бетерергә кушып җибәрер, дип уйлаган идем. Юк, килүемә шигыремә музыка да язып өлгергән!
Шатлыкка күмелеп рәхмәтләремне әйтеп торганда, Рөстәм абый, рояль өстеннән алып, "Яшерен сагыш" шигыремә язган җырны уйнап җибәрде, җитмәсә!
Артык шатлыктан иләсләнеп киттем, түбәм күккә күтәрелде!
Һәм мин:
- Ничек шул арада ике җыр язып өлгердегез? — дип сорау биргәнемне сиз
ми дә калдым.
Шунда композитор мөлаем гына елмаеп алды да:
- Әйе, вакыты белән күбрәк язган чаклар да булгалый, — дип аңлата да башлады. — Сәбәбе шунда, кайвакытларда эчтәлеге-язылышы белән бертөрлерәк шигырьләр җыела да, җырлар язу кыен
лашып китә. Яңгырашларында охшашлык-кабатлаулар булмасын дип, яңа авазлар, яңарак формалар эзли-эзләнә торгач, туйдыра, ялыктыра башлый — эш акрынлаша. Ә сезнең шигырьләр арасында эчтәлеге һәм формасы буенча моң сорап торганнары чыкты. Шуңа күрә, тансык ризык күбрәк ашала дигәндәй, кыска гына вакыт эчендә бер-бер артлы ике җыр туды, — ди.
Шушы сүзләрне сөйләгәндә, Рөстәм абый калган шигырьләрем арасыннан тагын өчесен: "Хыялым — идеалым", "Ник өзмисен берсен" һәм "Мөмкинме соң" дигән текстларны алып куйды да:
- Боларында эчке драматизм җитенкерәми, кайберләре — озынрак, —дип, калганнарын кулыма тоттырды. Әйтә:
- Җыр өчен өч-дүрт куплет бик җиткән. Җыр текстында һәр җөмләнең афоризм кебек кыска һәм тирән мәгънә булуы шарт. Дүрт-биш минутта башкарыла торган әйбер чын мәгънәсендә җыр
булсын өчен, аңа композиторның да таланты белән бөтен иҗат мөмкинлекләре кереп бетәргә тиеш. Кыскасы, һәр матур язылган шигырьне музыкага салып булмый. Моның өчен, әйткәнемчә, көчле драматизм, тирән мәгънә һәм дулкынландыргыч эмоциональ хис булырга тиеш.
Бу җәһәттән шуны да әйтим, Гарифҗан Мөхәммәтшинның "Керим әле урманнарга" шигыренә музыка язгач, миңа кайберәүләрдән: "Бу бик йомшак шигырь бит, ничек моңа музыка язасы иттегез?" — дигән сүзләр ишетергә туры килгәләде. Моны үзе шагыйрь кешеләр авызыннан ишетү аеруча сәер иде. Кайсына, сәбәбен төшендереп, аңлатып бирсәм, кайсына: "Ошады да — яздым," —

дип кенә җавапладым. Ә бит бу шигырь карап торуга бик примитив күренсә дә, аңарда кешенең рухи халәтен — эчтән өзгәләнүен чагылдыру бар. Шулай булгач, ничек аны музыкага салмыйсың!
Рөстәм абый бу сүзләрдән соң, үзенә генә хас мөлаемлык белән бераз елмаеп торды да дәвам итте: — Бу гынамы, мин — пентатоника рамкасыннан чыккан өчен дә гаепләүләр ишеткән кеше. Имеш, көнбатыш музыкасына табынып иҗат итәм. Бу — татар музыкасына ят нәрсә, имеш. Татар мелодиясе Шәрык, Кытай музыкасы кебек пентатоникага —ярым авазлары булмаган (полу-тон) биш баскычлы гаммага гына корылган, имеш. Мин моны туган моңны аңлап җиткермәү, аның нечкәлеге һәм тирәнлегенә төшенеп җитмәү, дип саныйм. Татар моңы — пентатоникага гына сыеп бетми торган гаҗәеп киң диапазонлы, гаҗәеп сыгылмалы моң ул!
Шулай сөйләшеп утырган арада, Хәлимә Закировна, пианино өстенә кәгазь җәеп, алдыбызга парлары чыгып торган кофе китереп куеп өлгергән иде. Аны эчә-эчә сөйләшеп утырганда, Рөстәм абый белән Хәлимә Закировнаның бик тә гади, кеше ярата торган ачык күңелле кешеләр икәненә тагын бер мәртәбә сокланып алдым мин.
Өченче күрешүдән соң безнең арада чынлап иҗади бәйләнеш урнашып, мин әледән-әле аларга килеп йөри башладым. Алай гына да түгел, шунда туганнарча гаилә дуслыгы да туды. Һәм аларның безгә — Чыңгыз бистәсенә — килеп, мунча кереп, сөйләшеп, ял итеп киткән чаклары да булды.
Кызганыч, бу чорда Рөстәм абыйның саулыгы какшап, иҗат активлыгы да күренеп кими башлаган иде инде. Ул әледән-әле махсус клиникада ятып, дәваланып чыга. Йөрәк авыруы, сулышы кысылу, хәлсезлек баса иде үзен.
Көннәрнең берендә, шифаханәдә һава сулап йөрештереп керергә чыккач, мин аңа моңарчы сөйләгәнемне — элегрәк авыр инфаркт кичереп, икенче катка да көчкә генә менәрлек хәлгә калганымны яңадан исенә төшереп, һәрдаим акрын йөгерү, велосипедта һәм чаңгыда йөрү, физик эш белән шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә яңадан аякка басканымны әйтеп — үзен физик шөгыль белән кы-зыксындырмакчы булдым. Моңа каршы башта:
- Син миңа караганда күпкә яшь бит, Заһид: сиңа теләсә нинди бапка, рәвешкә керергә була әле, — дип, җиңелчә генә елмаеп алды ул. Аннары, йөзенә җитдилек чыгарып: — Бу яшьтә организмның физик халәтен үзгәртү бик авыр шул инде. Җитмәсә, сәнгать шундый нәрсә, аңа бөтенләең белән бирелеп, туктаусыз эшләргә кирәк. Кеше үземдә гармония, саулыгымны саклыйм дип, спортка да бирелсә, иҗатында әллә ни кыра алмый, — диде.
Иҗатына шулай бөтенләе белән бирелгәнгә күрә, әсәрләренә карата югары таләпләр куеп һәм аларны җиренә җиткереп эшләве дә күзгә бәрелеп тора иде композиторның. Әсәрләрне язганнан соң, яза башлап калдырып торулар аның өчен гадәти хәл икәнне дә әйтергә кирәк. Үзенә шундый таләпчәнлеге аркасында, минем "Мөмкинме соң" дигән шигыремә язган җырны да:
- Бусы канәгатьләндереп җитми, ятсын әле, Заһид. Бәлки, аны тулысы белән халык көенә охшатып язаргадыр?— дип, бер җырчыга да өйрәнергә бирмәде. Бу җыр нотасының бер данәсе бүген
дә миндә саклана.
Җырларның эчтәлегенә, матур язылышына гына түгел, исемнәренә кадәр җитди игътибар бирә иде Рөстәм абый. Шагыйрь авторларны, кем генә булуына карамастан, тигез күреп, кечкенә үзгәртер йә өстәр нәрсә булса да, аның белән килешеп, күңеленә хуш килерлек итеп эшли иде. Берничә шагыйрьнең сүзләренә музыка язып, шулардай цикл төзергә ниятләүгә үк миңа — Чыңгызга хат җибәргән. "Яшерен сагыш"ның башка исеме юкмы, Заһид? Бу исем циклга керткән бөтен җырларны берләштерә. Уйлап кара да, кичекмәстән, карарыңны йә килеп, йә шалтыратып әйтерсең", — дигән.
Мин: "Ник соң аерылдык" дип, шалтыратып әйттем. Һәм цикл "Яшерен сагыш" исемен алды.
Рөстәм Яхин минем хәтергә мәшһүр композитор, олы җанлы, кече күңелле кеше булып кына түгел, һәрьяклап югары эрудицияле шәхес булып та кереп калды.
Бервакыт, әңгәмә барышында сүз иярә сүз чыгып, Горбачев турында сөйләшә башладык. (Бу Горбачевның әле яңа гына Генераль секретарь кәнәфиенә күтәрелеп, берсеннән-берсе матуррак нотыклар тота башлаган көннәре иде.) Шунда Рөстәм абый, уйлап та тормастан: "Ил белән идарә итү өчен, чын тормыш һәм хезмәт юлы узган "гибкий" кеше кирәк. Ә бу — комсомол һәм партия билеты тотып, баскычтан-баскычка сикергән карьерист, коры куык шарлатан гына бит. Шуңа күрә аның тормышны яхшыртуга алып барырына ышанмыйм мин", — дип, әйтеп тә салды.
Олы шәхесләр үзләре исән чагында да, вафатларыннан соң да кешеләрне кызыксындыра торган булалар бит. Мин дә Рөстәм Яхин әсәрләрен кайчан һәм кайда гына тыңламыйм, җанлы образы күз алдыма килеп, аның яңадан-яңа кешелек сыйфатларын күрәм.
Ул, үзе әйткәнчә, бөтенләе белән иҗатка бирелеп, гомерен тулысы белән туган халкының рухи байлыгын арттыруга — аның музыка сәнгатен үстерүгә багышлаган композиторларның берсе иде. Шифаханәдә тәнендәге венасына аппарат контакты тоташтырып "система" кабул итеп ятканда да ноталарын карап, эшләп һәм уйланып ята иде ул!
Рөстәм Яхин, талантлы композитор һәм югары класслы пианист кына булмыйча, чорыбызның иң кешелекле, югары культуралы зыялысы да иде. Менә шуңа күрә дә ул һәрвакыт күңелдә дә, истә дә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International