Бишек җыры (К. Латыйп)

Чыганак : Татарстан.- 1994.- № 1-2.-Б.85-88.

Яхин үлгән! Яхин үлгән!
Даһи үлгән! Даһи үлгән!


Әлеге юллар минем тарафтан 1993 елның 23 ноябрендә, композитор Рөстәм Яхин вафат дигән кайгылы хәбәрне Татарстан радиосыннан ишеткәч туды. Гадиләр генә түгел, даһилар да үлә икән!
...Илленче елларның башында композитор исемен ишетеп кенә белә идем. Аның зыялыгы хакында берсеннән-берсе матуррак сүзләр йөри иде. Аны беренче тапкыр күрүем дә сәер генә килеп чыкты. Колхоз базарында ул бер шәрекъ картыннан йөзем сатып ала иде. «Әниемне йөз ел яшәтәсем килә, йөземдә калий мул»!,—диде дә, чибәр егет, рәхмәтләр яудыра-яудыра, җәһәт кенә атлап, китеп тә барды. Аның атлауларына сокланып калдым, егетнең адым-йөрешләре, аяк басулары сикереп барган тупны хәтерләтә иде. «Рөстәм Яхин ул, көйләр яза,— диде шөрекъ карты.— Бик тәүфыйклы, шәфкатьле бала. Карт анасы өчен җаны фида, ун көнгә бер миннән йөзем сатып ала. Нинди бәхетле ана! Үзе дә бәхетле. Нурлы йөзеннән күренә, айдай балкый. Бу тирәдә генә яши бугай...» Аннары мин аны Париж Коммунасы тирәсендәге бер диетик ашханәдә очраттым. Бирегә шифалы су эчәргә йөри икән. Бик теләсәм дә сүз кушарга базмадым. 1959 елның октябрендә мин яңа гына оештырылган Казан телестудиясендә эшли башладым. «Документаль фильмнарга, ә бәлки нәфис фильмнар өчен сценарийлар язарсың»,— диде студия директоры Зәйнәп Шәйхулла кызы Хәйруллина, ә үзе миңа «Соңгы хәбәрләр» редакциясен алып барырга кушты. Күпмедер вакыт узгач, аңа мин сценарий турында сүз кузгатып, Рөстәм Яхин исемен телгә алдым. «Өлкән композитор Мансур Мозаффаровның тууына алтмыш яшь тула, аның хакында сценарий язсаң иде,— диде җитәкче вә музыка белгече.— Инде Рөстәм Мөхәммәтхаҗиевич белән элемтәгә керергә телисең икән, Мансур ага турында язылачак сценарийның планын Яхинга күрсәтеп, үзеннән музыка белгече буларак, киңәшләр ал. Рөстәм Яхин Париж Коммунасы урамыннан, әнисе белән торырга, Восстание урамына күчте. Син дә шул тирәдә яшисең түгелме?..Хәер, сине мин аның белән үзем таныштырырмын...» Үзенчәлекле җырлары, романслары, сонаталары, сюиталары, музыкаль поэмалары белән инде халыкка танылып өлгергән Рөстәм, ул чакта, хәер, телестудиянең музыка редакциясенә үзе дә килеп йөри иде. Авторның шәхсән үзе һәм җырчылардан М. Булатова, А. Аббасов, В. Шәрипова, 3. Хисмәтуллина катнашында «зәңгәр экран»да концертлар бирелә иде. Зәйнәп апа Хәйруллина да сүзендә торды: киләчәге бик тә өметле вә олы булган композитор белән мине ул таныштырды. Беренче сүз ерактан, фронт елларыннан башланды. Минем абыем кебек Рөстәм Яхин тупчылар дивизиясендә хезмәт иткән, зенит тубыннан свастикалы «козгыннар»га аткан...
— Ә менә немец тупчылары, фронт сызыгын ябу-бикләү ниятеннән, һаваларда очкан кошларга — торналарга, аккошларга да атканнар,— дидем мин, тупчы абыемның сугыш кырыннан килгән бер сәлам хатын искә алып.
— Сугыш-әҗәлдән нинди яхшылык көтәргә мөмкин! — диде композитор,ьдулкынланып.— Үзебезнең батыр йөрәкле каһарманнар алдында без зур бурычлы әле. Моны, беренче нәүбәттә,
без — фронтовиклар башкарырга тиеш. Тиеш, бик тиеш!
Шулай ук, әлеге сценарийны язар алдыннан, үзенең киңәшләрен дә бирде: консерваториядә сольфеджио укыткан Мансур ага Мозаффаров дәресләрендә булырга, Мансур аганың күршесе Заһид Хәбибуллиннан юбиляр турында сорашырга кирәклеген әйтте. Сценарий язылып, өч минутлык киносюжет төшерелгәч, «зәңгәр экран» аша тамашачыларга тәкъдим ителде. Рөстәм Яхин да аны хуплады. Шуннан соң икенче киносюжет рәссам Әнәс Тумашев турында эшләнде. Биредә Рөстәм Яхин музыкасы файдаланылды. Шулай итеп, безнең танышлыктан башланган дуслык үзенең нәтиҗәләрен, җимешләрен бирә торды. Ихлас дуслыкның офыгы киң: тугандаш казакъ җырчысы Ермек Серкебаев үзенең табибә хатыны белән Казанга килгәч, Рөстәм Яхин мине үзенең кунагы белән таныштырды. Мәшһүр җырчы, үзенең култамгасы белән, миңа фоторәсемен ядкарь итте. Иң әһәмиятлесе, танылган җырчы, Рөстәм Яхинның романсларын, җырларын үзенең репертуарына кертеп, башта Казанда, аннары бөтен ил буенча җырлап йөрде. Композитор моңа бик тә шат иде. «Бездә дә шундый җырчы булсын иде»,— дип әйтә иде ул. Безнең җырчылардан ул бигрәк тә Эмиль Җәләлетдиновка зур өмет баглый иде. Әйтергә кирәк, эстрада җырчысы, артист-башкаручы буларак, Эмиль Җәләлетдинов аның ышанычын аклады булса кирәк.
Рөстәм Яхин квартирында булу минем өчен бер сөенеч иде. Ул чакта аның әнисе Мәрьям апа исән иде әле. Югары катта аналы-уллы гомер сөрүчеләрнең татулыклары, аңлашулары-сайрашулары мине сокландыра иде. Анасының күңеле баласында булса, баласының күңеле дә чын мәгънәдә анасында иде. Белгәнемчә, шулай бары тик Александр Блок үз әнисе белән аңлашып, сайрашып яшәгән...
Зыялы вә илаһи иҗатчы буларак, Рөстәм Яхин гел эзлөнүчән, камиллеккә омтылучан дәртле, хисле музыка әһеле генә түгел, ә бәлки алга юл яручы, уй-фикер-акыл иясе, фәлсәфәче дә иде. Ул үзенең җыр-романсларында, миниатюраларында, сонаталарында, сюиталарында, поэмаларында, әлегә кадәр татар музыкасында булмаган аһәңнәр, бизәкләр, интонацияләр, аккордлар тапты. Аның әсәрләре, җыеп әйткәндә, төрле төсләрдән, бизәкләрдән торган, җиһанга нурлар тараткан Балкыш булып калды. Милли музыкабыз күгендәге ул Балкышны, ул Аҗаганны Яхин Балкышы, даһи Балкышы, дип, тулы тавыш белән әйтә алабыз. Андый балкыш, андый аҗаган җиһанда, табигатьтә, татар дөньясында булмастыр, кабатланмастыр инде. Күп кырлы талантлы Рөстәм Яхин моңнар Илаһы гына түгел, бер үк вакытта, баш хәрефләрдән торган Пианист-Солист, Музыкант-Актер иде. Әйе, чын мәгънәдә зыялы, нурлы, якты, матур кеше иде Рөстәм Яхин! Аның белән очрашып, күрешеп сөйләшүне мин үзем өчен бер бәхет дип саный идем. Бер мин генә микән?! Тылсымлы моңнар белән ул йөзләргә, меңнәргә, бар татар халкына рух, яшәү көче биреп торды. Аның моңнары безләрне яшәтте дә, яшәртте дә. Киләчәктә дә шулай булыр: аның моңнары белән яна таңнар атар, азаннар яңгырар, әби-карчыклар тәсбихлар тартыр, яшь йөрәкләр кавышыр, бишекләрдәге сабыйлар уяныр, шагыйрьләр шигырьләр язар, мәдрәсә-мәктәпләрдә сабаклар бирелер — Рөстәм Яхин Татарстан Җөмһүриятенең Гимны авторы. Аның тарафыннан мәмләкәт-хөррият вә Ватан җыры—Гимн гына түгел, ә аналар җыры, «Бишек җыры» (Кави Латыйп шигыре) да иҗат ителде. «Аналар җырының көе гаҗәеп матур, төсле җыр ул»,—дип язды Зеленый Долда яшәүче бер җыр сөюче, Галина Казанцева башкаруында, беренче тапкыр ишеткәннән соң. «Бишек җыры»ның сүзләрен Рөстәм Яхин бик тә яраткан иде, ул бу хакта тормыш иптәше Хәлимә аша да, үзе дә әйтте:
Офыкта батты кояш та,
Йоклыйлар инде кошлар.
Син дә йом зәңгәр күзеңне,
Бәллү-бәү, нәни татар...
«Бишек җыры»на кадәр, үзенең үтенече буенча, Рөстәм Яхинга мин «Ә гыйшкыбыз гел тыкрыкта» дигән шигырьне тәкъдим иткән идем:
Вәгъдә бирдек ташлашмаска,
Ә мин яшим синнән башка.
Син кырыкта, мин кырыкта,
Ә гыйшкыбыз гел тыкрыкта,—
дип тәмамлана ул. Әлеге җыр текстын мин композиторның үзенә багышлап язылгандай иҗат иткән идем. Һич кенә дә сер түгел, Рөстәм Яхин кебек бер күрүдә гашыйк булырлык, сылу егет шактый еллар буйдак булды, өйләнмичә йөрде. Ярын, йөрәк парын тапмасмы дип, мин аңа шундыйрак текст тәкъдим иттем. Чөнки ул үзе: «Кырык яшьтәге гашыйклар турында яз әле, ялварып сорыйм»,— диде... Көтө-көтә көтек булдым, әмма көй язылмады. «Гыйшкыбыз гел тыкрыкта»,— дигән юллар аны канәгатьләндермәдеме?.. Алай дисәм, очрашкан саен ул: «Син кырыкта, мин кырыкта»га көй язам, тәгаен язам»,— дип соңгы күрешүгә кадәр әйтә килде. Соңгысында түгел, элегрәк шифаханәдә дәваланганда да, минем алдамы, үз алдындамы, үзен гаеп иткәндәй, үкенгәндәй, юк, миннән гафу үтенгәндәй: «Кырыктагы мәхәббәт турында гел уйланам... Көй язылды дип әйтергә була, ләкин яңадан эшлисе урыннары бар»,— диде..
Ә «Бишек җыры»ның көе дә, сүзләре дә аның күңеленә хуш килде. Ул бу җыр белән бик тә канәгать иде. Шулай булмаса, йөзләрчә җыр арасыннан, Әдрән диңгез якларыннан килгән олы кунак-балалар язучысы, әкиятче Джанни Родари (1920—80) алдында «Бишек җыры» җырланмас иде. Юк, җырланмас иде. Бу хакта миңа композитор үзе дә, җырны башкаручы Галина Казанцева да әйтте.
Яхин үлгән, Яхин үлгән!
Даһи үлгән! Даһи үлгән!..

Даһилар өчен дә үлем-әҗәл бар ул, хыялда гына, идеалда гына алар үлемсез. Әмма анда да тәннәре түгел, ә рухлары, халык бәгыренә үтеп кергән әсәрләре генә үлемсез. Аңлаешлы тел белән әйткәндә, даһилар үзләре үлә, ә кылган эшләре, хезмөтләре-җисемнәре, алар белән бергә, исемнәре кала.
«Яхин үлгән!»—дигән хәбәр мине тетрәтте, үземне мин яшен суккандай хис иттем һәм 1993 елның 25 ноябрендә Яхин белән, даһи белән бәхилләшергә дип, консерваториянең концерт залына юнәлдем... Бина эченнән матәм моңнары ишетелә. Тән яна, җан сызлана. Бәгырь өзелә, күңел елый... Түрдә, сәхнә уртасында ак чәчәкләргә күмелеп, Яхин ята, даһи ята. Мәңгелек йокыга талган, инде аны күкләр күкрәве дә, җирләр тетрәве дә уятмас. Киң колачлы, шәфкатьле Җир-Ана кочагына алыр да, бишегенә салыр. Гүр иясе шунда йоклавын дәвам итәр. Ә җиһанда «Бишек җыры» көйләнер, җырланыр...
Олы зал халык белән тулы. Үле тынлык. Күзләр юксынулы, моңсулы, күңелләр әрнүле, сагышлы. «Сызла, күңлем, сызла күңлем, сызла бертуктамыйча»,—дигәндәй, скрипка кыллары, моңнар сузыла. Менә-менә алар өзелер шикелле:
Өзелде лә даһи гомере,
Өзелде лә Яхин гомере.
Юк,
Ул түгел гүр гөле,
Ул безнең күңел гөле...
Күңелемдә әлеге шигырь юллары, ә телем белән Ходайдан түземлелек, сабырлык сорыйм... Мәрхүмнең баш очында туксанны узып киткән аксакал-әдип Гомәр ага Бәширов басып тора...
Менә табут яныннан бер-бер артлы сөекле композитор белән бәхилләшергә килүче Татарстанның халык депутатлары уза, башлары түбәнгә иелгән: Салих Сәйдәштән соң шундый зур югалту!.. Инде мәрхүмнең баш очында Ил-башы, Мөхтәрәм Президентыбыз һәм аның көрәштәшләре баш иеп тора.
Гражданлык җеназасы тәмам. Соңгы матәм моңы, аһәңе тоткындагы кош сымак дивардан-диварга сугыла-бәрелә... Мәрҗани мәчете аша мәрхүмнең соңгы юлы Татар зиратында мәңгегә туктала. Гүр иясе бәндәләр тарафыннан Җир-бишеккә салынып, мәңгелек йокыга тала:
Даһи йоклый Җир-бишектә,
Яхин йоклый Җир-бишектә.
Яшенле матәм моңнарын
Тәңре үзе ишетә...
Кулыма бер уч туфрак алып, аны мәрхүмнең табуты өстенә салам: «Авыр туфрагың җиңел булсын, сөекле Рөстәм!»
Учлап-көрәкләп салынган җир-туфрактан гүр-үр хасил була. Чалмалы, иманлы хәзрәткә кушылып, тезләнеп, бәндәләр тарафыннан дога укыла... Ә мин үз күңелемдәгене укыйм:
Син Яхинга, син даһигә,
Оҗмахта булыр чаклар.
Йокла, йокла, йом күзеңне,
Бәллү-бәү, бөек татар...
Яңа кабер өстенә ак кар ява... Ул үзе китте, ә яктылыгы, балкышы безнең күңелләрдә, җиһанда калды. Илаһи яктылык, илаһи балкыш!..
Кави ЛАТЫЙП,
фронтовик-шагыйрь

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International