Безнең эшләр, безнең хыяллар

Чыганак: Рустем Яхин : Материалы. Письма. Воспоминания / сост.: Ю.Н. Исанбет. К.С. Тазиева; общ.ред., вступ.ст., коммент., указ. Ю.Н. Исанбет.- Казань : Татар. кн. изд-во, 2002.- 431 с.

Октябрьнең 40 еллыгына мин байтак вокаль-инструменталь әсәрләр: романслар, җырлар, скрипка һәм виолончель өчен пьесалар, фортепиано өчен балаларга пьесалар язып тәмамладым.

Хәзер мин үземнең фортепиано һәм оркестр өчен язылган концертымны матбугатка чыгару өстендә эшлим.

Минем киләчәк планымда яңа җырлар, романслар язу белән бергә, сәхнә өчен нинди дә булса зур күләмле әсәр — опера яки балет язу бар.

Анкетадагы сорауга бәйләнешле рәвештә үземне борчыган бер мәсьәләне әйтеп үтәсе килә. Безнең сәнгать Октябрьдән соң үткән 40 ел эчендә күрелмәгән зур уңышларга иреште. Әмма сәнгатьнең аерым төрләре арасындагы бәйләнеш тыгызрак булса, композиторлар һәм музыкантлар иҗат эшендә язучылар, драматурглар һәм артистлар белән ныграк аралашсалар, культурабызның, сәнгатебезнең уңышлары тагы да зуррак булыр иде. Стасов, Шаляпин, Мусоргский, Балакирев, Крамскойлар вакытында шундый бәйләнеш әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешенә нинди зур йогынты ясаган. Үзара дуслыкны көчәйтү рухи дөньяны баетырга, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итәр иде. Безнең сәнгать моңардан отар гына иде, тагы да баерак, төрлерәк һәм матуррак булыр иде.
Совет әдәбияты. 1957. № 11. 21-нче б.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International