Любовский Л. Бармы олы җанга тынычлык? Рөстәм Яхинның музыка дөньясы

Чыганак : Казан.- 1996.- № 7-8

Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе — Рөстәм Яхинның иҗат язмышы шактый уңышлы булды кебек. Музыкага табынучылар ярата торган дүрт йөз романс һәм камера инструментлары өчен әсәрләр авторы СССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды. Яхин әсәрләре күп концерт залларында һәм радио буенча яңгырады, аларны хезмәттәшләре хөрмәтләделәр.
Ләкин бу композиторның иҗатында, хәер, һәр чын иҗат кешесенә хас булганча, аңлап җителмәгән генә түгел, ә гадәти күзаллаулар чигенә сыймый торган нәрсәләр дә бар. Тууына 75 ел тулу уңае белән Р. Яхин турындагы җыентык өчен әзерләнгән һәм Казан консерваториясе нәшрияты тарафыннан редакциягә хөрмәт йөзеннән бирелгән бу истәлекләр — аның турында.


Татарстан композиторлары арасында Рөстәм Хаҗиевич Яхин миңа, Салих Сәйдәшев кебек үк, фаҗигале шәхес булып тоела. Ләкин ул, минемчә, Сәйдәшевтан аермалы буларак, исән чакта ук гади тыңлаучыларның да, хакимнәрнең дә үзен тануларын тулысыңча һәм тигез рәвештә төшенгән. Аны шәһәрнең җыр һәм музыка һәвәскәрләре дә, концертларга йөрүчеләр дә һәм ерак авыллардагы радио тыңлаучылар да, аның музыкасын башкаручы артистлар да һәм коллегалар-композиторлар да, обком җитәкчеләре дә, кайчандыр ул укыган Мәскәү консерваториясе буенча иске дуслары да — барысы да яраталар иде.
Рөтәм Хаҗиевичның дошманнары юк иде бугай, — әмма аның музыкасын мин бик борчуларсыз гына, дип әйтмәс идем. Без аларда чын-чыннан Яхинның сагышлылыгыннан һәм назлы лирикадан башка трагедия элементларын да табабыз.
Безнең Яхин белән сирәк кенә очрашуларыбыз һәм әңгәмәләребез, гадәттә, Казан музыка тормышының ниндидер вакыйгалары белән бәйләнгән һәм һәрвакыт — бары тик композитор иҗатының профессиональ мәсьәләләренә генә кагыла иде. Шул ук вакытта Рөстәм Хаҗиевич сүзне еш кына — ул моны бик әдәпле итеп эшли — үз музыкасына күчерә иде.
Миңа соңгы елларда аны үз иҗатына карата икеләнүләр һәм ышанмаучылык борчыды кебек тоела. Ни өчен? Тыштан караганда, аның тормышында бары да тулысыңча уңай һәм бәхетле килеп чыкты кебек, аның иҗатын ихтирам итүчеләр саны үсте, танылуы да артты. Мин ул икеләнүләр аның гаҗәеп намуслылыгыннан килә, дип уйлыйм. "Миңа гадәти чаралардан читкә чыгу бик кыен, — дип зарланды Рөстәм Хаҗиевич, — мин ул чараларның чикләнгән һәм ярлы булуларын да күрәм, ләкин сүзем белән берни дә эшли алмыйм. Карагыз әле, нинди примитив гармония, ә полифония бөтенләй үк юк", — ди иде ул, үзенең кабинетындагы рояль өстендә торган кулъязмаларын күрсәтеп. Бу истәлекле сөйләшү Яхинның фатирына минем сирәк кенә баруларымның берсендә булды.
Башта мине композиторлар өчен сирәк була торган бу "үз-үзен ашау" күренеше уңайсыз хәлдә калдыра, һәм мин аның үз-үзен тәнкыйтьләвен юкка чыгара идем. Мин аңа мисал өчен Бах музыкасын китерәм: анда гармония аккордлар белән генә чикләнә — аларны да бармак белән генә санарлык, ә полифония — ягъни күптавышлылыкны булдыру — имитация техникасы белән генә үлчәнергә мөмкин. Композитор сайлаган чаралар аның индивидуаль һәм кабатланмас булуын тәэмин итәләр. Әмма художникның индивидуальлеге бу чараларның күпме булуына бәйле түгел. Яхин моңының, коенең кабатланмас һәм танырлык булуы, аның романсларының һәм фортепиано әсәрләренең поэтик һәм образлылыгы — болар барысы да югары сәнгать осталыгы үрнәкләре.
Әмма Рөстәм Хаҗиевич: "Мин эшләгән нәрсәләрнең барысы да булды инде..-. Рахманиновта гына... булса да...", — дип, үз сүзендә тора килде. Ә миңа һаман-һаман Яхинның үзенә үк каршы аның оппоненты булырга туры килә иде.
Чыннан да, аның музыкасы Рахманинов һәм Шопен йогынтысында. Ләкин бит болар киресен — барыннан да бигрәк элекке бөек остазларның уңай традицияләрен буыннан-буынга күчерүнең дәлиле түгелмени?! Ни өчендер без чордашларыбызда андый йогынтыларны күргәндә, чын иҗатның "традицияләргә өстәмә" булуын (авторитетлардан кемдер шулай әйткән) онытабыз, сәнгать тарихы нәкъ менә шулай дип өйрәтә. Бахны француз клавесинчысы Куперенга охшарга тырышуы өчен битәрләгәннәр, Бетховен үзенең дәртле һәм ялкынлы музыкасында Филипп Эммануил Бахны кабатлаган, Моцарт Иоганн Христиан Бахның җиңеллеге һәм артистлыгы белән, Гендель — Перселны, Чайковский үз операларында Майерберны искә төшерергә мәҗбүр итә, ә симфоник Шостакович — Густав Малерның дәвамы булмыймыни... Һәм алга таба да шулай. Музыка шушы традицияләрнең бетмәс-токәнмәс дәвам итүе белән көчле — ул, ихтимал, өзелә алмый торган тере җеп — башкача булса, сәнгать үзе үләр.
Рөстәм Яхин музыкасы боек композитор-пианистларның бик шәп эшләнгән фортепиано техникалы, тасвирлый белү традицияләрен үзенә сеңдергән. Миңа калса, Яхиннын фортепиано өчен язган көйләрен уйный торган пианиночылар үз бармакларында композитор кичергән хисләрне тулысынча тоеп уйныйлардыр кебек. Шуңа күрә Рөстәм Яхинның күп тавышны бирергә омтылган төгәл рәвешле әсәрләре үз тантанасына ирешә дә инде.
Әмма Яхин кабатлап кына калмаган, ул музыкага үзенең аңа гына хас булган ишетә белүен кертте, шул сәбәпле аның музыкасын инде башка бернинди белән дә бутамыйсың. Һәм ачык күренә ки, Яхин музыкасы традициясе — ул Европа мәктәбе традициясе (аның нәфислеге — Европа композиторлары нәфислеге),- ә Яхинның интонацион теле үзенең яңа һәм гаҗәеп үзенчәлекле пентатонлы әйләнешләре белән тамырларына ишарәли һәм аның музыкасын бу сүзнең югары мәгънәсендә чын халык музыкасы итә.
Шулай да, каян килә соң бу үз-үзенә ышанмау? Сирәк була торган үз-үзенә таләпчәнлек һәм намуслылык нәтиҗәсе генә микән?
Композитор иҗатының психологиясенә кереп карыйм.
Әсәрен дөньяга чыгару өчен композитор үз эшенең нәтиҗәсенә кимендә нык ышанган булырга тиеш. Чын иҗат (Яхин кебек композитор өчен бигрәк тә) — һәрвакыт тирән уйлану, үзеңнең интуицияңә тулы ышаныч, һәр иҗат ителгән әсәр, шулай итеп, — үз җаныңның чагылышы. Иҗат ул — тыңлаучы белән бүлешү, аның алдында ачылу, аңа ышаныч белдерү зарурлыгы. Әгәр йөрәк түрендә аңа тынычлык бирмәүче һәм үзен коткаруны таләп итүче кебегрәк бернәрсә булмаса, композиторны бернинди техника да коткара алмый. Бу югары дәртлелек һәр иҗат итүчегә дә аңлаешлы — буш җан дәшми.
Әмма композиторлык аппараты даими "туендыру"га мохтаҗ. Аңа язуның шактый чаралары һәм алымнары кирәк. Шулар ярдәмендә генә тирәндәге, күңел түрендәге хисләр төгәлләнгән композициягә формалаша һәм дөньяга чыга ала. Биредә, чынлыкта, техник терәүләр мөһим, аларга менә нәкъ музыкаль иҗат нәтиҗәсе, ягъни без музыка дип атый торган әйбер бәйле.
Еллар үтү белән, Яхинның тормышы аның өчен фаҗигале була бара; анда тудырган киеренке һәм катлаулы образлар аның каләме астыннан, матур булсалар да, кабатланып чыгуын ул сизә иде кебек тоела миңа. Алладан бирелгән остаз өчен бу, әлбәттә, аз иде. Аның фаҗигасе нәкъ менә шунда булды. Композиторның дөньяны аңлавы, культурасы һәм фикер йөртүе, аның техник мөмкинлекләренә караганда, югары иде. Композиторлар берлегендә Яхин адресына эре формага, опера һәм балетка күчәргә вакыт, дигән шелтәләр ишетелгәләде. Ул, һичшиксез, үзе дә шундый ихтыяҗ сизә иде. Ләкин... янәшәдә Нәҗиб Гаязович Җиһанов — эре формалар композиторы эшли. Ирексездән, бу ике фигураны чагыштырганда, аңлыйсың — аларның масштаблары һәм дөньяны аңлаулары төрлечә. Җиһанов — җәмәгать эшлеклесе, опера һәм симфония композиторы, педагог. Ул үзенең бу эшчәнлеген ярата һәм бөтенесендә дә ул үз сүзен әйтергә өлгерде, беркемгә дә беренчелекне бирергә теләмәде. Ә Яхин, үзенең эчке иҗади дөньясын саклап, зур җәмәгать эшләреннән читләшә иде. Җиһановка хас булган энергия, төрле эшчәнлек сфераларына күчә белү сәләте анда булмады, аңа бер нәрсә комачаулый, игътибарын читкә тарта иде.
Мин, ничектер, Рөстәм Хаҗиевичтан ни өчен консерваториядә укытмавын сорадым. Ул үзе бит композитор буларак бик шәп мәктәп үткән (Яхин Шапорин шәкерте иде). Искиткеч пианист буларак, ул киң белемгә ия — аның әдәби сөйләме югары мәдәниятлы һәм мәгърифәтле кеше булуын күрсәтә иде. Шундый остазның башлап язучы композиторлар өчен бәясе турында әйтеп тору кирәк микән? "Мин эшләп карадым, ләкин, күрәсең, ул эш минем өчен түгел. Башкалар музыкасы минем игътибарны читкә юнәлтә, һәм мин уңышлы укыта аямаячагымны аңладым. Мин үзем киттем, сәбәп миндә генә,
—диде дә, өстәп куйды, — менә Альберт Семенович Леманның яхшы килеп чыга. Ул педагоглыкны да, иҗатны да бер үк вакытта башкара ала. Ә мин — юк".
Рөстәм Яхин бердәнбер — әле консерваториядә укыган вакытта ук язган эре әсәр фортепиано концерты авторы булып калды. Аның яраткан жанры — лирик вокаль яки фортепиано миниатюралары. Ул монда аны татар музыкасы классигы иткән югары камиллеккә иреште. Бу жанрда ул үзенең нәфис һәм җиңел яраланучан эчке дөньясын гәүдәләндерде. Аның шәфкатьлелеге, кеше хәленә
керә белүе, йомшак күңеллелеге һәм назлылыгы — боларның барын да без зур булмаган камера әсәрләрендә ишетәбез. Алар Яхинның шәхес буларак асылына бик нык тәңгәл килделәр: аның сәләте шундый иде.
Аның характерына бөтенләй ят нәрсәләр: хакимлек ярату (эчке дөньясы гына саклансын),
үз-үзен ярату (икеләнү генә), ыгы-зыгы (ул шатлык һәм ял таба торган "мин"ен ишетергә комачаулаучы). Хәзер без әйтә алабыз: Яхин ул үз иҗатының эченә күмелү — тыныч,
әмма шундый гүзәл гаваньга керү бәхетенә ия кеше.
Алга таба да безнең әңгәмәләрдә Рөстәм Хаҗиевич үзенең чикләнгәнлеге һәм композиторлык чараларының ярлылыгы турында сукрана башлаганда, мин соңгы нигезләвемне китердем: "Күз алдына китерегезче, Сез додекафонияне, серияле техниканы, алеаториканы, коллаж техникасын (ул вакытта модада иде) һәм башкаларны үзләштердегез һәм бик катлаулы, әйтергә мөмкин, хәтта бик матур да иҗат итә башладыгыз ди. Ул вакытта кем соң Яхин кебек язар?"
Ул мине аңлады да шикләнеп кенә елмайды...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International