Нигъмәтҗанов М. Халык күңеленең аһәңсазы

Чыганак : Мәдәни җомга.- 2011.- 16 сент. (№ 37).

СССРның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, композитор Рөстәм Яхин иҗаты - татар музыка мирасын киңкырлы чагылдыра торган иң зур һәм мөһим күренешләрнең берсе. Ул өлкән буын композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин иҗатлары нигезендә үсә, классик музыка корифейлары Чайковский, Шопен,Рахманинов музыкаларының йогынтысын кичерә, һәм бу табигый да, чөнки сәнгатьтәге тарихи, иҗтимагый әһәмияткә ия күренешләр һәммәсе традицияләргә нигезләнгән. Әмма зур талантлы, югары һөнәрмәндлек дәрәҗәсенә ирешкән аһәңсаз, иҗатын тирән тамырлар сугарып тору нәтиҗәсендә, музыка башкаручылар, гап-гади музыка сөючеләр, яшьләр арасында бердәй популяр, чын мәгънәсендә милли композитор булып китә алды. Композиторның фортепиано өчен пьесалары, миниатюралары балалар музыка мәктәпләре, училищелар һәм шулай ук профессиональ музыкантлар репертуарының нигезен тәшкил итә. Р.Яхин әсәрләре көйле, нечкә, нәфис, җете образлы һәм югары кимәлдә булуы белән күңелгә кереп кала. Пьесаларның исемнәреннән үк аларның жанрын һәм эмоциональ төзелешен чамаларга була (ноктюрн, җыр, музыкаль мизгел, вальс-экспромт, прелюдия, юмореска, канцона...) Р.Яхин бүген дә эстрада, радио, телевидениедә иң күп башкарылучы композитор булып кала бирә.
Шулай да композитор иҗатында төп урынны җырлар алып тора. Алар үзебездә дә, Мәскәү нәшриятләрендә дә дистәләгән җыр җыентыкларында нәшер ителде һәм татар артистлары гына түгел, Русия сәнгать осталары да әлеге әсәрләрне бик яратып башкара. Аһәңсазның җырлары хис-киче- решләргә гаять бай - анда нечкә лиризм да, патетика да, драматик пафос та, фәлсәфи уйлану да, табигатькә сокланулы караш та бар. Шул ук вакытта композиторның иҗаты һәрвакытта да лирик геройның эчке дөньясына юнәлдерелгән. Р.Яхин – 300 дән артык җыр авторы. Ә инде җырларының җанр төрлелеге шаккатыра. Автор үз иҗатында классикага да, озын көйләргә дә, лиро-эпик бәет, мөнәҗәтләр стилистикасына да мөрәҗәгать итә. Һәм ул һәрвакытта да халык интонациясенә, сүз ритмикасына, ана телебезнең фонетик төзелешенә тугры кала. Бу исә - хәзерге заман көй-моң осталары иҗатында сирәк күренеш. Р.Яхин җырларында фортепиано партиясенең байлыгын, камиллеккә җиткереп чарланганын искәртеп узарга кирәк. Аны җыр сүзләренә гап-гади иярү дип әйтү дә уңайсыз. Композиторның күп кенә җыр һәм романсларын җырчы тавышы һәм фортепиано дуэты дип карасак, дөресрәк булыр кебек.
Әйе, Р.Яхинның композиторлык таланты күпкырлы. Ул төрле жанр һәм өслүбләрдә бердәй уңышлы иҗат итә иде. Кече формалар белән чикләнүе исә аның үзенчәлеген билгеләп кенә калмый, ә үз-үзенө карата зур таләп-чәнлеге турында да сөйли. Гомумән алганда, XX гасырның күп төрле формаль мавыгуларына иярмәс өчен иҗатчыдан зур батырлык соралгандыр, мөгаен. Һәм милли мәдәниятне начар белгән көнчел адәмнәрнең тәнкыйтенә дә карамастан, композитор Р.Яхин милли сәнгатькә тугры булып калды. Ә Ауруцентризмга йөз тоту, Аурупа традицияләрен механик рәвештә милли җирлеккә күчерү, мәдәниятләрнең якынаюына, үзара баюына түгел, ә рухи манкортлыкка китерәчәген тәҗрибә күрсәтте инде.
Әйдәгез, Р.Яхинның художник буларак формалашуын аңлар өчен аның тормышына күз салыйк. Булачак композитор 1921 елның 16 августында Казанда дөньяга килә. Әтисе, мулла малае Мөхәммәтхаҗи абзый үз чоры өчен укымышлы кеше була, милли читекләр тегә, әнисе Мәрьям апа ши
гырьләр иҗат итә, үзалдына һәрдаим татар халык җырларын көйләп йөри торган була. Рөстәмнең әтисе бик яшьли, 1933 елда дөнья куя, баланы тәрбия кылу тулысы белән әнисе җилкәсенә тешә. Үсә
төшкәч исә, Мәрьям апа улына фортепиано алып бирә. Рөстәм кечкенәдән музыканы, фольклорны яратырга өйрәнеп үсә. Гомумән, Яхиннар нәселеннән танылган музыкантлар, җырчылар чыккан.
Кызганычка, Сталин репрессияләре Яхиннар гаиләсен дә читләтеп үтми, нәтиҗәдә, гаилә йортсыз-җирсез, мал-мөлкәтсез, Рөстәм исә фортепианосыз кала. Аның бик яраткан бер кәҗә бәтие була. Инде өлкән яшькә җиткәч, композитор, балачак хатирәләрен исенә төшереп, мөҗелдәвек тавышлы җан дусты белән аерылышу мизгелен күздән яшь китерерлек итеп сөйли иде...
Балалар музыка мәктәбе мөгаллимнәре Рөстәмнең музыкага һәвәслеген бик тиз күреп ала һәм аңа ярдәм итәргә тели. Мәсәлән, 1937 елда Р.Яхин укытучы А.Черныщева тырышлыгы һәм ярдәме белән Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына профессор А.Руббах сыйныфына укырга керә. Мәскәүдә көн саен булып торган концертлар, консерватория мохите яшь музыкантның формалашуына йогынты ясамый калмагандыр, билгеле. Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, Р.Яхин консерваториягә укырга керә. Әмма Ватан сугышы башлану сәбәпле, ул аны 1950 елда гына тәмамлап чыга. Композиция буенча профессорлар В.Белый, Ю.Шапориннан белем-күнекмәләр ала, доцент В.Эпштейнның махсус фортепиано сыйныфына йөри. 1950 елда Р.Яхинны Казанда яңа гына ачылган консерваториягә булачак композиторларны укытырга җибәрәләр. Әмма биредә ул 2 генә ел эшләп кала, иҗади омтылышлары консерватория җитәкчелегенә ошап бетмәү сәбәпле, педагогиканы ташларга мәҗбүр була.
Бервакыт Р.Яхин Мәскәүдә консерватория тәмамлаучылар концертында катнаша. Шул сәбәпле, эшенә бераз соңга калып килә. Консерваториягә килгәндә, эшкә соңга калып йөрүче яшь мөгаллимгә карата төрле хурлау сүзләре язып, дивар гәзите чыгарып элгән булалар инде. Тәртәдән чыккан яшь укытучыны студентлар үзләре фаш итә, янәсе. Әмма Р.Яхин бу эшнең кем күрсәтмәсе буенча башкарылуын яхшы белә һәм турыдан-туры консерватория җитәкчесе, композитор Н.Җиһановка кереп, үз теләге белән эштән китүе турында гариза яза. Ректорның исә яхшы булып күренәсе килә, ул яшь кадрга иҗади ял тәкъдим итә. Р.Яхин тәкъдимгә күнә, әмма талантлы яшь композиторның иҗади ялы гомеренең ахырына кадәр сузыла. Дөресен әйткәндә, Р.Яхинның консерваториядән китүе татар музыкасының киләчәгенә шактый тискәре йогынты ясады - хәзерге заманда ул баерак һәм төрлерәк булырга мөмкин иде. Р.Яхин консерваториядә укытса, ул чын мәгънәсендә милли композиторлар тәрбияләгән булыр иде.
70 нче еллар башында Композиторлар берлеге парторгы буларак, мин Р.Яхинны консерваториягә эшкә кайтаруны сорап, партия өлкә комитетына мөрәҗәгать иттем һәм анда теләктәшлек таптым. Бик тыйнак булса да, композитор үз бәясен яхшы белә иде, шуңа күрә ул консерваториядә эшләүдән баш тартты. Рөстәмнең бәясен аның белән бергә Мәскөү консерваториясендә укыган коллегалары да белә иде. Бервакыт миңа Тбилиси консерваториясе ректоры С.Цинцадзе белән бергә самолетта очарга туры килде. "Рөстәм Яхинның композиторлар сыйныфы ничек анда?" - дип кызыксынды миннән юлдашым. Ә инде Рөстәмнең мөгаллимлектән китәргә мәҗбүр булуын белгәч, йөзен болыт баскандай булды. "Рөстәмгә мөгаллимлек сәләте табигатьтән бирелгән бит. И-и-и-их!.."-дип уфтанды ул. Аннан соң шактый вакыт дәшмичә уйланып утырды. Бу тынлык безгә шелтә, протест иде...
1952 елдан башлап композитор Р.Яхин музыка иҗат итә, ара-тирә концертларда музыкант буларак катнаша. Даими хезмәт хакы алмагач, тормышы бик авыр була.
Композитор беренче зур күләмле әсәрен - фортепиано өчен концертын 1951 елда тәмамлый, шул ук елны ул Казанда авторның үзе тарафыннан башкарыла. Ярты гасыр элек иҗат ителсә дә, ул бүген дә репертуардан төшми, милли мәдәният күгендә системалы, күпкырлы, тулы канлы академик белемгә, лирик сәләткә һәм зур акыл көченә ия, шул ук вакытта чын мәгънәсендә милли композитор, зур художникның йолдыз булып кабынуын дәлилләүче иң яхшы музыкаль әсәр булып кала бирә. Үз вакытында талантларны йөгәнләү һәм тигезләү максаты белән оештырылган Композиторлар берлеге идарәсе бу милли музыканың тууы җәһәтеннән куркуга кала, аны төрле яктан килеп тәнкыйтьләргә керешә. Чыннан да фортепиано өчен әлеге концерт, ягъни академик жанр кысаларында милли әсәрнең барлыкка килүе көтелмәгән вакыйга була.
Шәһәрдә туып-үссә дә, Рөстәм мәктәпкә кадәр урысча бер авыз сүз белмәгән. Бервакыт укытучы 8 яшьлек баланы сыйныфташлары алдына чыгарып: "Лениться будешь?" - дип сорый. Урыс телен бөтенләй белмәгән бала озак уйлап тормыйча, "Буду", дип җавап кайтара. Сыйныфташлары бөгелә-сыгыла көлә башлый. Туган тел, татар халык әкиятләре, халык җырлары аркылы күңеленә сеңгән милли интонация, музыканы сизү-сиземләве, Аурупа һөнәрмәндлеге урыс композиторлык мәктәбе белән кушылып, бөтен музыка тарихы өчен зур әһәмияткә ия мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирә.
Дустым, фикердәшем, зур талантлы композитор Р.Яхинга музыка осталары С.Габәши, Ф.Яруллин, М.Мозаффаров һәм, әлбәттә инде, С.Сәйдәшев кебек үк Табигать-Анабыз биргән талантны тулысынча ачарга җәмгыяви мөмкинлекләр җитеп бетмәде. Юкса татар музыкасы тагын да баерак булыр иде.

Мәхмүт НИГЬМӘТҖАНОВ,
музыка белгече, Татарстанның Г.Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International