Безнең очрашулар (М. Яруллин)

Чыганак : Рустем Яхин : Материалы. Письма. Воспоминания / сост.: Ю.Н. Исанбет. К.С. Тазиева; общ.ред., вступ.ст., коммент., указ. Ю.Н. Исанбет.- Казань : Татар. кн. изд-во, 2002.- 431 с.

Яруллин Мирсәет Заһидулла улы — композитор, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.
1938 елның 12 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылында туган.
1958 елда Казан музыка училищесын, 1963 елда Казан дәүләт консерваториясен, 1967 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый (укытучысы һәм җитәкчесе А. С. Леман). 1977—1989 елларда Татарстан Композиторлар союзы идарәсе рәисе. 1967 елдан Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә эшли.


Рөстәм абый турындагы иң беренче истәлекләрем яшьлек елларым, музыка училищесында укыган вакытым белән бәйле.
Мин элек Рөстәм абый белән аның музыкасын радиодан тыңлап таныштым. Яңа алымнар белән язылган музыка, яңа аһәң безнең тормышка бер зур яңалык булып килеп керде. Без әле авылда тора идек. Әтинең исән чагы. Рөстәм абыйның әсәрләре яңгырый башлаганда әти дә аңа игътибар итте.
Икенче очрашу тагын радио аркылы булды. А. С. Леманның Фортепиано һәм оркестр өчен өченче концерты татар музыкасы материалына нигезләнгән. Рөстәм абый шул концертка анализ ясап, радиодан тапшыруны үзе алып барды. Шул вакытта мин беренче тапкыр «сонатное аллегро», «кереш өлеше», «ярдәмче тема» дигән терминнар белән Рөстәм абый аңлатуында таныштым. Леман концертында бу темалар шулай яңгырый дип аларны радиодан уйнап күрсәттеләр. Мин 1955 елда Казан музыка училищесында укый башлаган булсам да, уку йортында без мондый мәсьәләләргә әле барып җитмәгән идек. Рөстәм абый радио аркылы «сонатное аллегро» төзелеше турында миңа беренче дәрес бирүче булып исемдә калды. Әсәрнең аерым өлешләрен күрсәтеп биргәннән соң ул тулаем яңгырады. Мин үземне Рөстәм абый белән аралашкан төсле сиздем.
Мин икенче курста укыганда Рөстәм абый музыка училищесына килгән иде. Шунда безне кемдер таныштырды. Ул вакытта Рөстәм абый «Беломор» тарткалап йөри иде. Нәзек кенә мыеклары бар иде. Училище баскычының уеп алынган площадкасында без «Беломор» тартып тордык. Ул моңа хәтле кайда укыганым, нинди музыка коралларында уйнавым белән кызыксынды. Мин сөйләп бирдем, күбрәк баян белән шөгыльләнүемне әйттем. «Рояльдә кирәк, Мирсәет. Рояльне алгы планга куярга кирәк»,— дип әйткәнен хәтерлим. Нәрсә язасың дип кызыксынды. Мин ул вакытта җырлар яза идем.
1957 елны Мәскәүдә яшьләрнең бөтендөнья фестивале булды. Фестиваль уңаеннан Татарстан комсомолының өлкә комитеты татар композиторлары арасында иҗади конкурс үткәрде. Шунда беренче урынны Рөстәм абыйның «Яшьлек бәйрәме» дигән җыры алды, ә икенче-өченче урыннарны минем җырларым алдылар («Син керәсең йөрәгемә» һәм «Фестиваль җыры», икесе дә Ә. Ерикәй сүзләренә). Бу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булды.
Консерваториядә укыган елларда да Рөстәм абый белән консерватория бинасында (ул Композиторлар союзы утырышларына килә иде), концерт, театрларда аралаша идек. Бу чорда зур истәлекле вакыйгалар булды дип хәтерләмим. Гадәти, бик җылы очрашулар, сөйләшүләр генә булды.
Консерватория бетергәч беренче тапкыр үземнең җырлар җыентыгын тотып мин нәшриятка бардым. Анда әйтәләр:
— Әгәр дә редактор итеп синең җыентыгыңа Рөстәм абыйны чакырсак, ничек булыр?
Мин әйтәм:
— Бик яхшы булыр.
Шулай дидем дә шактый шөлләп тә калдым — Мәскәү консерваториясен композитор буларак, пианист буларак бетергән, фортепианный концерт язган, нихәтле матур җырлар иҗат иткән, ул вакытта бит Рөстәм абый Союз буенча гастрольләргә йөри торган, атаклы дирижерлар белән чыгыш ясый торган бик танылган кеше иде. Зур авторитет. Шуңа күрә уйга төштем: минем җыентыкны ничегрәк кабул итәр икән, катгый тәнкыйтьче булмасмы дип.
Рөстәм абый минем «Урман җырлый» дигән җыентыгымны алды да, бераздан соң үзенә чакырды (алар ул вакытта әнисе белән Восстание урамында торалар иде): -
- «Мирсәет, вакытың булганда килеп чык. Мин шундый вакытларда өйдә»,— дип. Килдем. Рөстәм абый бик ачык йөз белән каршы алды. Без аның кабинетына кереп утырдык. Рөстәм абый шул хәтле кайгыртучанлык белән, шундый игътибар белән сөйләп китте минем җырлар турында: «Аларның менә шундый яхшы сыйфатлары, алар менә шуның белән аерылып тора, бөтенесен дә чыгарырга кирәк»,— дип, ун җырны да кабул итеп алды. Редактор буларак вак-төяк эшләнеп бетмәгән нәрсәләрне дә күрсәтте. Бу Рөстәм абый белән иҗади эш буенча беренче аралашу иде. Аның яшьләргә игътибарлы булуына шул вакытта ышанып калдым.
1964 елны мин Композиторлар союзы әгъзасы итеп алындым. Гадәттә аена бер була торган яңа музыка тыңлау утырышларында Рөстәм абый белән гел очрашып тордык. Аңа булган ихтирамым һич кимемәде, арта гына барды.
Бик ачык хәтерлим — нинди генә әсәр тыңланса да, кемнеке булуына карамастан фикер алышу бик тә принципиаль була иде. Анда Рөстәм абый әсәрләренә дә шактый тәнкыйть сүзләре әйтелде, Җ. Фәйзигә дә, 3. Хәбибуллинга да... Александр Сергеевич Ключаревка гына азрак әйтелде шикелле. А. С. Леман чыгышлары — тирән, мәсьәләнең төбенә төшеп ясалган чыгышлар... Ю. В. Виноградов бик принципиаль чыгыш ясый иде. Беренче сүзне аңа әйттерү гадәткә кергән иде. Чыгыш ясамый калган кеше булмый, барысы да үз фикерен әйтәләр иде. Анда мактау сүзе дә, тәнкыйть сүзе дә булды. Кешенең кәефе китмәсен дип тәнкыйть сүзләрен әйтмичә калулар юк иде. Әлбәттә, тәнкыйть сүзе тупас формада түгел, дәлилле итеп, аңлатып, үпкәләмәслек итеп әйтелә иде. Рөстәм абый бик таләпчән кеше, ул Союзда тикшерелгән бөтен нәрсәне кабул итә алмагандыр. Аның һәрвакыт үз фикере була иде. Үзенә карата әйтелгән сүзне ничек күтәрде дип өзеп әйтә алмыйм, ләкин аның кемгәдер үпкәләп йөрүен бер дә хәтерләмим. (Аның интонацияләре турында үзара сөйләшкәндә, Александр Сергеевич шаярып «яхинизм» дия иде.)
Рөстәм абый беренче караганда бик йомшак булса да, ул бик принципиаль дә була белә иде. Мин Композиторлар союзының идарә рәисе булганда 1985 елда шундый бер очрак булды. Бер иптәш минем өстән язып үзенең язмасына имзалар җыеп йөргән. Имза куйган кешеләр үзләре үк обкомга шалтыратып бу турыда хәбәр иткәннәр. Аннары обкомнан миңа әйтәләр: «Әйдәгез, бу мәсьәләне үзегез хәл кылыгыз, бу хат безгә кермәсен, ниндидер карарга килегез». Идарә җыелгач, мин: «Менә, иптәшләр, эш ничек тора»,— дип сөйләп бирдем. Имза җыючы да, кул куючылар да шунда утыралар иде. Рөстәм абый монда беренче булып сүз алды һәм мондый эшкә үзенең катгый ризасызлыгын белдерде.
Соңгы елларда Рөстәм абый шактый авырды. Ләкин кәефе яхшырган вакытларда ул Союзга килеп чыга иде. Безне үз итте, якын күрде. Ул килә алмый башлагач, еш кына без үзебез аңа бара идек: мин, Миңгол Галиев (ул вакытта музфонд директоры), Рәмзия Усеинова. Мин Рөстәм абыйда Ф. Әхмәтов, Р. Билялов, Р. Еникеев белән дә булдым. Сәбәпләре — йә Рөстәм абыйның туган көне, йә Совет Армиясе көне, йә Җиңү көне. Яңа ел алдыннан да кереп чыга идек. Рөстәм абыйның хәлен белергә хатыным Луиза белән барганыбыз бар. Компаниядә ул бик матур утыра иде. Кунак өстәлендә Рөстәм абый бер-ике рюмка тотып куюы мөмкин иде, ләкин шуннан да артык күтәргәнен күргәнем булмады.
Кайсы елны булуын хәтерләмим, ләкин туксанынчы елдан соң Рөстәм абыйны больницага салганда аны үзем утыртып алып бардым, аннары аның күршесе белән икәүләп Рөстәм абыйны өйгә алып кайттык.
Безнең композиторлар арасында Рөстәм абыйны бик яраткан кешеләр дә, аңа: «Эх, гармонияләрен заманчарак итәргә иде...» —дигән теләк белдерүчеләр дә бар иде. Рөстәм абыйда мелодия белән гармония арасында нинди дә булса бәйләнеш җитеп бетми дип әйтергә телем әйләнә алмый. Аның үз стиле, үз мелодиясе һәм үз гармониясе бар. Аңа тегеннән-моннан диссонанслар кыстыра башласаң ул музыкадан бернәрсә дә калмый. Ул музыка үзенең иң кыйммәтле сыйфатларын югалтып бетерер иде. Рөстәм абыйның музыкасын шулай яратып кабул итүем минем өчен гомерлек сер булды. Аңа ниндидер билгеләмә таба алмыйм әле.

353-нче б. Әтинең исән чагы... — Сүз халык музыканты һәм композитор Заһидулла Яруллин (1888—1964) турында бара.
354-нче б. «Урман җырлый» — Җыентык 1965 елда Казанда нәшер ителә.



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International