Бар икән татарда моңнар (Сибгат Хәким)

Чыганак: Фәрит Яруллин турында истәлекләр: очерклар /төз.М. Яруллин.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1985.- 152 б.

Ф. Яруллин истәлегенә

Ике рота командиры,
Икебез дә Дугада;
Таң белән кыңгыравына
Кемдер китереп суга да;
Кайнарга керешә җәһәннәм,
Ике ара мең адым,
Бәрелеп минем блиндажыма
Тора иде моңнарың.
Ике рота командиры,
Ике моңлы лирикның
Хисләре ике канаты
Кебек иде ирекнең.
Авыр сугышлары барган
Көннәрендә Дуганың,
Ишеттем урманда шыңшып
«Шүрәле»нең елавын.
Еракта таңы Кырлайның
Моңы күк «Шүрәле»нең
Сызылды, сызылды нечкә
Ярасы йөрәгемнең.
Бар икән татарда моңнар...
Һәр моң бер гасыр кебек,
Йөртәсең җаныңда асрап
Әнкәң догасы кебек.


Соңгы яңарту: 2013 елның 22 октябре, 11:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International