Милли китапханә «Дөньякүләм мәгълүмат киңлегендә университет китапханәсе» 2 нче Халыкара конференциясендә катнашты

2017 елның 1 декабре, җомга

2017 нче елның 28–30 нчы ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә «Дөньякүләм мәгълүмат киңлегендә университет китапханәсе» дигән 2 нче Халыкара конференция узды. Аның эшенә 100дән артык кеше, шул исәптән якын һәм ерак чит илләрдән дә белгечләр җәлеп ителгән иде.

Тантаналы ачылышта КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Д.К. Нургалиев, Россия Дәүләт фәнни-техник җәмәгать китапханәсе генераль директоры,  «Киләчәк китапханәләре» Милли ассоциациясе президенты Я.Л. Шрайберг,  Милли электрон-мәгълүмати консорциумның башкарма директоры А.Ю. Кузнецов, «Үзара берләшкән төбәк китапханәләр консорциумнары» (АРБИКОН) коммерцияле булмаган партнерлыгы башкарма директоры А.И. Племнек катнашты.

Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә холлында төрле нәшриятларда чыккан басмалар күргәзмәсе оештырылган иде.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. «Китапханәләр һәм китап фондлары: тарих, саклау, өйрәнү» секциясе утырышында бүлек мөдире А.Җ. Заһидуллин «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә кергән яңа басмалар», әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Р.Ү.Елизарова «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарихында сугыш еллары сынаулары: 1941–1945»,  бүлекчә мөдире Р.К. Юнысова « Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында рус классикларының үзләре исән чакта дөнья күргән китаплары» дигән докладлар белән чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International