Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына биобиблиографик белешмәлек

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Кремль ур., 33нче йорт) мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең  (1928-2002)  90 еллыгына багышлап биобиблиографик белешмәлек төзелде – http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/gilyazov.htm.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев – Татарстан Республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы.  Ул 1928 нче елның 17 нче гыйнварында дөньяга килә. Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы  XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның тарафыннан 5 зур күләмле роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса язылган. Алар Татарстан, Россия театрлары сәхнәләрендә һәм аннан читтәге  башка театрлар сәхнәләрендә куела.

8 бүлектән торган белешмәлек биографик материалларны, язучының тормышы һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләрне, аның турында истәлекләрне, язучының әсәрләрен, аңа багышланган сценарийларны, методик материалларны, презентацияләрне үз эченә алды. «Библиография» бүлегендә А. Гыйләҗевнең китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге бирелде. А. Гыйләҗевкә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International