Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханә эше тармагындагы республика конкурсларына йомгак ясалды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2017 нчы елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

2018 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Милли китапханә, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе һәм Республика махсуслаштырылган сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе вәкилләре катнашында конкурсның оештыру комитеты утырышы узды. Премиянең гамәлгә куючысы Мәдәният министрлыгы булса, конкурсны төп оештыручы булып Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тора.

Әлеге премияләр 2000 нче елдан башлап бирелә. Аларның максаты – китапханә хезмәткәрләре арасында иҗади эзләнүгә омтылышны арттыру һәм яңача эшчәнлек төрләрен үстерү, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү юнәлешендә матди яктан кызыксындыру, республика китапханәләре эшчәнлегендәге традицияләрне саклап калу һәм үстерү.

«Лидер» премиясе ел йомгаклары буенча иң яхшы эшләгән китапханәгә хәзерге заман китапханә хезмәте күрсәтүнең югары үрнәген булдырган, китапханәдән файдаланучыларны үзенә һәм китап укуга актив җәлеп иткән, халык арасында китапханәнең һәм китапханәченең социаль статусын күтәргән өчен бирелә.

«Иҗади эзләнү» премиясе китапханәләр эшчәнлегендә яңа юнәлешләр һәм эш алымнары кулланган өчен «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләрендә бирелә.

2017 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 18 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан 28 эш тәкъдим ителде (4-се – «Лидер», 24-е – «Иҗади эзләнү» премияләренә).

«Лидер» премиясенә Нурлат муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет оешмасы китапханә хезмәтен үстерү һәм камилләштерү, халыкка нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен лаек дип табылды.

«Иҗади эзләнү» премиясе лауреатлары:

«Үзәк китапханә» номинациясендә:

  • «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет оешмасының Үзәк балалар китапханәсе 0+ форматында балаларга хезмәт күрсәтүне актив оештырганы өчен.

«Авыл китапханәсе» номинациясендә ике җиңүче:

  • «Кукмара муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Өлге авылы китапханәсе гаилә белән бергәләп укуны популярлаштырганы өчен;
  •  Биектау муниципаль районы «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Бөреле җәнлек совхозы авылы китапханәсе авыл тарихына караган фәнни- тикшеренү эше өчен.

«Шәһәр китапханәсе» номинациясендә премия бирелмәде.

Яңача эш алымнарын актив һәм нәтиҗәле кулланганнары өчен оештыру комитеты карары белән өч китапханә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, болар:

«Яшел Үзән муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Үзәк китапханәсе;

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасы Үзәк китапханәсе;

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының Зеленая Роща авылы китапханәсе.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International