Гасыр кичкән «Мәгариф»

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

  2018 нче елның 16 нчы апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында, «Мәгариф» журналының 105 еллык юбилее уңаеннан, районнарда һәм Казан мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен журнал редакциясе вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең үткәне һәм бүгенгесе, фондлары турында сөйләделәр, шулай ук «Мәгариф» журналының бай тарихы, аның китапханәдә сакланучы күпьеллык тупланмалары белән таныштырдылар.

Бүген «Мәгариф» исеме белән чыгып килә торган айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журналның чишмә башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. Шиһабетдин Әхмәров җитәкләгән бу журнал 1913 нче елның 21 нче февралендә (яңа стиль белән 6 нчы мартта) Казанда нәшер ителә башлый. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 нче елның октябрендә журнал басылудан туктый. Аның нибары 25 саны гына чыгып кала. 1918 нче елның 7 нче ноябрендә Казанда «Мәгариф» исемле журнал нәшер ителә башлый. Журнал 1936 нчы елның октябреннән «Башлангыч мәктәп», 1938 нче елдан 1990 нчы елның августына кадәр «Совет мәктәбе», 1990 елдан хәзерге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә. Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше үзгәрми. Ул яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә тупланган алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуда үзеннән зур өлеш кертә. Ничәмә-ничә буын укытучы, тәрбияче, методист, галим бу журнал битләрендәге язмалардан файдаланып, үз белемнәрен яңарта.

Очрашуга «Мәгариф» журналы редакциясе җитәкчесе урынбасары Рифат Рифгать улы Каюмов, «Мәгариф» журналының җаваплы сәркятибе Раушания Рәхимҗан кызы Хөснетдинова, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Равил кызы Нәсыйхова килгән иде. Редакция хезмәткәрләре мөгаллимнәрне журналның бүгенге эшчәнлеге, киләчәк планнары белән таныштырдылар, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова, мондый очрашуларның кирәкле һәм файдалы булуын ассызыклап, килгән кунакларга рәхмәт әйтте.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International