2018 нче елның 1-2 нче июнь көннәрендә Литваның Вильнюс университетында, аның ректоры Артурас Жукаускас һәм Польшаның Торунь шәһәрендәге Николай Коперник университеты ректоры Анджей Третын теләктәшлеге һәм ярдәме белән, «Istorijos ir kultūros sąsajos = Тарих һәм мәдәният бәйләнеше» дигән Халыкара фәнни конференция булып узды. Ул галим А.К. Антоновичның «Гарәп язуында белорус текстлары һәм аларның график-орфографик системасы» дигән монографиясе дөнья күрүгә 50 ел тулу уңае белән үткәрелде.
А.К. Антонович тарихи фәннәрдән саналган Китаб фәненә, ягъни белорус телендәге гарәп язулы китапларны өйрәнүче китабистика юнәлешенә нигез салучы булып тора. Әлеге китаблар XIV–XV гасырларда Беларусь һәм Литва җирләренә килеп урнашкан һәм акрынлап телен үзгәртә барган татарлар тарафыннан XVI гасырда барлыкка китерелгән. Әлеге китабларда күчеп килгән татарларның көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре чагыла, шуңа күрә аларның текстлары тел белгечләре, этнографлар, әдәбият галимнәре, тарихчылар өчен кыйммәтле материал булып тора.
Конференция эшендә Литваның һәм башка илләрнең эре фән үзәкләреннән килгән галимнәр катнашты һәм кызыклы, әһәмиятле темаларга чыгышлар ясады. Мәсәлән:
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең археографик экспедицияләр оештыру тәҗрибәсе һәм аларның кайбер нәтиҗәләре» дип исемләнгән доклад тәкъдим итте. 1889 нчы елда Свислочь шәһәрендә кулдан күчерелгән, хәзерге көндә китапханә фондында сакланучы, гарәп хәрефләре белән белорус телендә язылган хамаил (литва татарлары кулъязмасы) хакында да, әлбәттә, әлеге докладта сүз булды.
Конференция бик нәтиҗәле үтте һәм галимнәрдә генә түгел, Бөек Литва Кенәзлеге җирлегендә яшәүче татарларның күпгасырлык тарихына битараф булмаган һәркемдә зур кызыксыну уятты.