«Лев Толстой – язучы, фикер иясе, публицист»

2018 елның 31 августы, җомга

9 сентябрь – рус әдәбияты классигы Лев Толстойның туган көне. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль урамы, 33) «Лев Толстой – язучы, фикер иясе, публицист» дип аталган экспозиция куелды.

Билгеле булганча, «2018 нче ел – Татарстанда Лев Толстой елы» дип игълан ителде. Л.Толстой – үзеннән соң шедевр булырлык иҗат әсәрләре генә түгел, ә халыкларны берләштергән рухи фәлсәфәне дә калдырган олы шәхес. Аның яшьлек еллары Казан белән бәйле, ул монда университетта укыган, тормышның төрле катламнарын өйрәнгән. Экспозициядә язучының иҗаты, шәхесе, фикерләре, Казан чоры тормышын чагылдырган күпсанлы материаллар урын алды. Укучыларга тел галиме П. Басинскийның  «Лев Толстой: җәннәттән качу», язучының кызы А.Л. Толстаяның «Кызы»,  танылган туган якны өйрәнүче Н.П. Загоскинның «Граф Л.Н. Толстой һәм аның студент еллары» китаплары да кызыклы булыр. Вакытлы матбугатта Лев Толстой иҗатын төрле яктан яктырткан мәкаләләр күргәзмәне тулыландыра. «Мәдәни җомга» газетасында 2018 елның 8 июнь санында басылып чыккан Нургали Латыйповның җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Шәнгәрәев белән әңгәмәсе «Бөек әдип һәм Казан» дип атала. Язмада язучының шәһәребез һәм татар халкы белән бәйләнеше тасвирланган.

Казан – язучыны рухи яктан формалаштыруда зур роль уйнаган шәһәр. Күргәзмә укучыларның бөек шәхес турында күзаллавын тагы да баетыр.

Экспозиция сентябрь ае дәвамында эшләячәк. Хөрмәтле укучылар, сезне күргәзмәгә чакырабыз. Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International