Әмирхан Еники кичәсен үткәрүдә катнашу

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 февралендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр әдип Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еники (17.02.1909–16.02.2000) – язучы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984), Татарстанның халык язучысы (1989). Ул 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Иҗади мирасы XX–XXI гасыр татар әдәби-мәдәни дөньясының иң кыйммәтле хәзинәләреннән санала. Әдипнең үзенчәлекле әсәрләре татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Әмирхан Еникинең барлык китаплары саклана һәм укучылар тарафыннан яратып укыла, өйрәнелә. «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять», «Кем җырлады?», «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Мәк чәчәге», «Саз чәчәге», «Төнге тамчылар», «Йөрәк сере», «Матурлык», «Кояш баер алдыннан», «Соңгы китап» һ.б. әсәрләре китап сөючеләр тарафыннан аеруча еш сорала. Китапханәдә шулай ук аның тормыш юлын, иҗатын яктырткан басмаларны, җыентыклардагы, газета-журналлардагы мәкаләләрне дә алып укырга була.

 Әмирхан Еникинең әсәрләре рус, инглиз, төрек, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп, Татарстаннан читтә дә үз укучысын тапты. Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә әлеге тәрҗемәләр дә бар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештыра һәм үткәрә торган «Ел китабы» конкурсында Әмирхан Еники китаплары еш кына иң күп укылган басмалар рәтенә керә.

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең бай мирасын барлауда, аны шәхес буларак төрле яклап күрсәтә торган материаллар туплауда, киң җәмәгатьчелеккә танытуда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әһәмиятле урын тота. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән тантаналы кичәдән дә Милли китапханә читтә калмады. Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре театр фойесында «Рухи матурлык җырчысы» дип аталган зур китап күргәзмәсе оештырды. Кичәгә килүчеләрнең күбесе әдипнең киң колачлы иҗатын тулаем күзалларга мөмкинлек бирүче китапларны һәм башка төр басмаларны кызыксыну белән карады, күргәзмәне югары бәяләде. Мисалга, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев шәхесләргә багышланган кичәләр уздырганда күргәзмәләр куюның аларны киң җәмәгатьчелеккә танытуда үтемле чара булуын ассызыклады.

Әлеге күргәзмәне карап һәм әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, тамашачы үз күңелендә Әмирхан ага Еникинең иҗат дөньясын яңадан ачты, истәлеген яд итте.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International