Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге күргәзмәләре

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Россиянең бөек хатын-кызлары» һәм «Уңыш китерүче Интеллект» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәләре ачылды.

Әлеге әдәбият киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Күргәзмәләр 2019 елның ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

«Россиянең бөек хатын-кызлары»

Соңгы елларда, тарихны ир-атлар гына иҗат итә, дип әйтү кабул ителми. Хатын-кызлар да кыю гамәлләре белән тарихка кереп калган. Нинди генә дәреслекне ачып карасак та, без фәнни, гамәли һәм иҗади тармаклар үсешенә зур өлеш керткән хатын-кыз исемен таба алабыз. Күргәзмәгә илебезнең танылган хатын-кызлары белән таныштыручы китаплар куелган. Алар тарихта мөһим урын алырлык үзгәрешләрдә зур вазифалар башкарган. Бу – тарихи шәхесләр, сәяси эшлеклеләр, уйлап табучылар, фәнни тикшеренүчеләр, сүз осталары һ. б.

 

«Уңыш китерүче Интеллект»

Интеллект, күңел сәләтеннән (хисләр, интуиция, уйлау һ.б.) аермалы буларак, фикерләү, танып-белү, анализ һәм синтез, төп факторларны икенче дәрәҗәдән аеру, белем туплау һәм аны гамәлдә куллану, тормыштагы төрле ситуацияләргә җайлаша белү сәләтен үз эченә ала. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда укучылар акыл психологиясе, җәмгыятьнең төрле вәкилләрендә аның үсеш үзенчәлекләре белән таныша алалар. Авторлар балаларга да, өлкәннәргә дә хәтер һәм акыл үсеше өчен төрле тренинглар һәм уеннар, программалар тәкъдим итәләр. «Интеллектика» һәм «эмоциональ интеллект» төшенчәләренең мәгънәләре аңлатыла. 

 

Күргәзмәләргә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International