Татарстан Республикасының Кукмара районы Байлангар авылы китапханәсенә танылган журналист, язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелде. Шушы уңай белән әлеге китапханә урнашкан мәдәният йортында истәлек тактасы ачу тантанасы һәм якташ әдип иҗатына багышланган кичә булды. Аларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.