1 август көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Швециядә яшәүче милләтәшебез Түркәр Суоккан гаиләсе белән килде. Ул әлеге көнгә кадәр үзендә сакланып килгән, китапханә өчен гаять кыйммәтле, татар халкы тарихын яктырткан китаплар бүләк итте.