Милли китапханәдә Каюм Насыйриның уникаль кулъязмасын тәкъдир итү

2016 елның 21 июне, сишәмбе

2016 нчы елның 23 нче июнендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән, ике томнан торган «Мифтах әл-Коръән» исемле уникаль басма тәкъдир ителәчәк. Мәшһүр шәхеснең әлеге кулъязмасы табылу һәм нәшер ителү – заманыбызның әһәмиятле фәнни ачышы. Татар галиме әлеге хезмәтен, күп көч куеп, дүрт ел дәвамында башкарган һәм 1886 елда тәмамлаган. Үзе дә моны иҗтиһадының иң югары казанышы буларак бәяләгән.

Җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә торган басма ике томнан тора. Беренчесе – Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы, аны Каюм Насыйри сүзлек төзегәндә нигез итеп алган. Икенче томда – «Мифтах әл-Коръән» кулъязмасының факсимилесы.

Китап тәкъдир итү кичәсенә рәхим итегез!

Безнең адрес: Казан, Кремль ур., 33 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International