ТР Милли китапханәсе ресурслары Казан экскурсоводларына ярдәмгә

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә укучы экскурсоводлар төркеме өчен Мәгълүмат көне уздырылды.

Уку үзәге тыңлаучыларына «Казанның һәм Татарстанның һәйкәлләре» дип исемләнгән мәгълүмат чыганаклары презентациясе әзерләнде. Аеруча Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларын ачуга, китапханә сайтының һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмати ресурсларына игътибар бирелде.

Аларга электрон каталогтан һәм башка белешмә-мәгълүмати ресурслардан басмалар эзләү буенча киңәшләр бирелде. Экскурсоводларга тәгаенләнгән мәгълүмати басмалар күргәзмәсе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International