«Яшьтәше мин барча кешеләрнең»

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышлап, «Яшьтәше мин барча кешеләрнең» дигән күргәзмә эшли.

       Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 нче елның 4 нче гыйнварында Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. 70 яшенә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре зур иҗат казанышлары белән килде. Озак еллар (1986 –2000) Разил Вәлиев Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директоры вазифасын башкарды, соңгы елларда китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе булып тора. Күргәзмәдә шагыйрнең иҗат һәм тормыш юлын чагылдыручы китаплар тупланган. Экспозициядә әдипнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм проза әсәрләре, публицистикасы, мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек язмалары урын алган. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре, аның тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән дөнья халыклары әкиятләре кызыксыну уята. Шулай ук күргәзмәдә Разил Вәлиевнең чит телләрдә басылып чыккан төрле әсәрләре дә зур игътибарга лаек. Татарстан китапханәләре тарихына багышланган гыйльми хезмәтләре китапханәчеләр өчен аеруча кадерле.

        Татарстан язмышы, ил-көн гаме, туган тел, милли мәгариф һәм мәдәният-сәнгать хакында әдипнең җитди  уйлануын чагылдыручы күргәзмә укучылар күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Халыкның төп хәзинәсе – рухи байлыкны саклау һәм үстерү, киләчәген кайгыртып яшәүче шагыйрь бүген дә алгы сафта.

        Күргәзмәгә көтеп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International